Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Әгерҗе районында машина елгага төшеп өч кеше үлгән, берсе югалган

Әлеге коточкыч хәл Наҗар авылы янәшәсеннән агучы Иж елгасында була. Биредә хәзер эзләү эшләре алып барыла. Бүген иртәнге сәгатьләрдә Бердәм диспетчерлык үзәгенә 12 ноябрь төнендә 11нче модель "Лада" автомобиленең Иж елгасына төшеп китүе турында хәбәр алына. Фаҗига урынына коткаручылар төркеме килә. Ачыкланганча, дүрт кеше Наҗарга балыкка килгән була. Руль белән...

Әлеге коточкыч хәл Наҗар авылы янәшәсеннән агучы Иж елгасында була. Биредә хәзер эзләү эшләре алып барыла.

Бүген иртәнге сәгатьләрдә Бердәм диспетчерлык үзәгенә 12 ноябрь төнендә 11нче модель "Лада" автомобиленең Иж елгасына төшеп китүе турында хәбәр алына. Фаҗига урынына коткаручылар төркеме килә. Ачыкланганча, дүрт кеше Наҗарга балыкка килгән була. Руль белән идарә итә алмау нәтиҗәсендә, автомобиль ярдан елгага төшеп китә. Машинада бер хатын-кыз, тагын өч ир-ат була.

Водолазлар автомобиль эченнән 43 яшьлек ир-атны, 37 яшьлек Ижау кешесен һәм әлеге ханымны чыгаралар. Ә менә 62 яшьлек Тирсә кешесен эзләү эшләре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев