Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Әгерҗедәге дүрт мәктәпкә гаризалар кабул итү башланды

2017-18 уку елына шәһәрдә - 284, авылларда 125 бала 1 сыйныфка кабул ителер дип фаразлана. 1 февральдән шәһәр мәктәпләрендә балалары тәүге тапкыр мәктәпкә баручы ата-аналардан гаризалар кабул итү башланды. Быел шәһәрдәге дүрт мәктәптә дә өчәр беренче сыйныф ачыла. Аерма шунда: 1нче гимназиядә татар сыйныфын ачу да планлаштырыла. Димәк, бу белем...

2017-18 уку елына шәһәрдә - 284, авылларда 125 бала 1 сыйныфка кабул ителер дип фаразлана. 1 февральдән шәһәр мәктәпләрендә балалары тәүге тапкыр мәктәпкә баручы ата-аналардан гаризалар кабул итү башланды.

Быел шәһәрдәге дүрт мәктәптә дә өчәр беренче сыйныф ачыла. Аерма шунда: 1нче гимназиядә татар сыйныфын ачу да планлаштырыла. Димәк, бу белем йортында ике сыйныф - гадәти, берсе татар сыйныфы булачак.

Моннан дистә еллар элек әти-әниләргә мәктәпне сайлап алу мөмкинлеге булса, хәзер балаларны бары яшәү урыны буенча гына кабул итәләр. Бу балага янәшәдә урнашкан мәктәптә белем алу мөмкинлеге булдыру өчен шулай эшләнә.

- Әмма быел 1нче гимназия, 3нче мәктәп урнашкан микрорайоннарда балалар саны күп булу сәбәпле, без 2нче һәм 4нче мәктәпләрне дә сайларга мөмкинлек бирәбез. Бу мәктәпләр "үз балаларын" кабул иткәннән соң 1 июльдән "читләрдән" гаризалар кабул итә башлый. Әти-әниләр хафага төшмәсеннәр, бер генә бала да мәктәпсез калмаячак, - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина.

Директорлар шуны искәртә: мәктәпләрдә прописка буенча 30 июньгә кадәр гаризалар кабул ителә дип, әти-әниләр, вакыт барлыкны сылтау итеп, гариза тапшыруны кичектермәсеннәр иде, диләр.

Кабул итү гаризасын интернет аша тапшыручыларга да әйтер сүзләре бар: бер атна эчендә документларның төп нөсхәсен мәктәпкә китермәгән очракта балагыз чираттан төшеп кала.

Гариза тапшырырга килгәндә түбәндәге документларыгызны алыгыз: баланың туу турында таныклыгы, прописка турында белешмә, әти йә әнинең паспорты.

Хөрмәтле әти-әниләр! Әгәр улыгыз йә кызыгыз татарча матур итеп сөйләшә икән, сез аны 1нче гимназиядә ачылачак татар сыйныфына бирә аласыз. Татар сыйныфына гаризалар кабул итү дәвам итә.

Белешмә:

Шәһәр мәктәпләренә 1 сыйныфка баручыларның әти-әниләреннән гаризалар кабул итү ике этапта башкарыла. Беренчесе - яшәү урыны буенча - 1 февральдән 30 июньгә кадәр, икенчесе - "үз балаларын" кабул иткәннән соң урын калган очракта башка мирорайонда яшәүчеләр өчен 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев