Әгерҗедән Халидә әби Гобәйдуллина әти-әнисеннән калган йортны әле дә курчак өе кебек тота алуына сөенә
Әгерҗедә яшәүче Халидә апа ГОБӘЙДУЛЛИНА бүген 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтә. Гомер буе тимер юлда - башта юллар дистанциясендә эшләгән, аннан лаеклы ялга чыкканчы локомотив депосында "стрелочница" вазифасын башкарган, тырыш хезмәте өчен бик күп Рәхмәт хатларына лаек булган мөхтәрәм юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова котлады. Халидә...
Әгерҗедә яшәүче Халидә апа ГОБӘЙДУЛЛИНА бүген 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтә.
Гомер буе тимер юлда - башта юллар дистанциясендә эшләгән, аннан лаеклы ялга чыкканчы локомотив депосында "стрелочница" вазифасын башкарган, тырыш хезмәте өчен бик күп Рәхмәт хатларына лаек булган мөхтәрәм юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова котлады.
Халидә апа туксанына җитсә дә, тормыштан ямь табып яшәве белән сокландыра. Әти-әнисеннән калган йортны әле бүген дә курчак өе кебек тота алуына сөенә.
- Туганым Әкълимәгә, социаль хезмәткәр Гүзәлгә рәхмәт, - ди ул. - Алар булмаса, ярдәм итеп, хәлемне белеп тормасалар, бу яшькә кадәр, бәлки, җитә дә алмаган булыр идем.
Күз тимәсен әле Халидә апага! Сәламәтлегенә зарланмый, үз аякларында йөри. Әнә шулай, булганына шөкер итеп, Ходайдан сәламәтлек сорап яши ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев