Әгерҗедән Әлфирә Шәрипова: “Язмыш сынауларын бергә җиңдек“
«Бабаем гына исән булсын, берүк, ялгызым гына чәй эчүне дә күз алдына китерә алмыйм. Ул авырып хастаханәдә ятканда да үземә урын табалмадым. Ә болай без икебез - бербөтен. Сөйләшәбез, бергәләп китап-гәҗит укыйбыз, телевизор карыйбыз», - ди Әгерҗедә Толстой урамында яшәүче Әлфирә апа ШӘРИПОВА ире Илдуска ягымлы караш ташлап. 55 ел...
«Бабаем гына исән булсын, берүк, ялгызым гына чәй эчүне дә күз алдына китерә алмыйм. Ул авырып хастаханәдә ятканда да үземә урын табалмадым. Ә болай без икебез - бербөтен. Сөйләшәбез, бергәләп китап-гәҗит укыйбыз, телевизор карыйбыз», - ди Әгерҗедә Толстой урамында яшәүче Әлфирә апа ШӘРИПОВА ире Илдуска ягымлы караш ташлап.
55 ел гомер иткән, тормышны төптән җигелеп тарткан, үз көчләре белән дөнья көткән бәхетле пар алар. Өч балалары инде күптән туган нигездән «канат очырганнар». Шамил -Әгерҗедә, Гөлсинә - Кукмарада, Зөлфия Ямурзада яши. Әти-әни янында гаиләләре белән еш кунак булсалар да, барыбер картлык көндә тигезлектә яшәү олы бәхет дип саныйлар Шәриповлар. Икесе дә тимер юлда эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Илдус абый - вагоннарны тикшереп-карап торучы, Әлфирә апа слесарь булып эшләгән. «32шәр килолы колодка күтәреп йөрдек, ничекләр чыдадым икән», дип искә ала бүген хезмәт елларын Әлфирә апа.
Көннәр буе авыр эштә булсалар да, хуҗалыкларын гөл кебек тотканнар алар. Сыер да асраганнар, җәйгә кош-корт та алганнар, бакча тутырып яшелчәсен дә үстергәннәр. Менә шулай лаеклы ялга чыгып бер-берсен кадерләп, матур гына яшәп ятканда Шәриповлар ишеген бәхетсезлек шакый. Бер аягы сызлап, хастаханә юлын таптый башлаган Илдус абыйга бер генә даруның да файдасы тими.
- Ул вакытта авыртуга ничек түзгәнемне үзем генә беләм. Төннәрен йоклый алмый утырып чыга идем. Бер генә минутка да авырту басылганын тоймадым, - ди ул.
Күпме дәвалану курслары узып, уңай якка үзгәреш булмагач, Ижау табиблары уң аякны кисәргә дигән соңгы сүзне әйтәләр. Шулай бер аяк белән генә яшәүгә күнегеп килгәндә икенче аяк та сызлый башлый. 2012 елда сул аяксыз да кала Илдус абый.
Юк, бүген ул төшенкелеккә бирелеп яшәми. Янында аның өчен өзелеп торучы Әлфирәсе бар бит. Әнә, алар хат ташучы килгәнен тәрәзәдән карап кына торалар. Аннан икәүләп яраткан «Әгерҗе хәбәрләре»н, «Ирек мәйданы»н, «Акчарлак»ны укыйлар, бәхәсләшә-киңәшләшә бергәләп кроссвордлар чишәләр.
- Китап укымыйча да яши алмыйбыз. Бик яратабыз тормыш турындагы китапларны. Бабай русча детективлар да укый, - ди Әлфирә апа.
- Яңа китап булса, төн йокысы кача. Укып бетермичә һич кенә дә аерыла алмыйм, - дип сүзгә кушыла Илдус абый.
2017 елның беренче яртыеллыгына яраткан басмаларына күптән язылып куйганнар инде. Яңа елдан быел алдыра торганнары янына "Безнең гәҗит" тә өстәлгән.
- Озын кышкы кичләрне ничек бер шөгыльсез уздырырга кирәк?! Китап укыгач, андагы геройлар турында уйлыйсың, алар белән бәхәсләшәсең, - дип елмая Әлфирә апа.
Кар яуса, миңа эш ява дип тә сөенә Әлфирә апа. Буран булганда төнге икеме, өчме - көрәген алып капка төбен көрәргә чыга ул. Җәйләрен көн кыздырганчы дип таңнан торып бакчасында эшли.
- Аннан Илдусым белән чөкердәшеп тәмләп чәй эчәбез. Ходайдан безгә тигез гомер бир дип сорыйбыз. Үзебез тормыш михнәтләрен күреп үстек, балалар, оныкларыбызга авырлыклар китермә дип телибез, - ди хуҗабикә.
...Әнә, Әлфирә апа инвалид креслосында гына хәрәкәтләнүче иренең җилкәсенә кулын куйган да уйга чумган. Ике айлык чагында әнисе үлеп ятим калган, аннан Иж-Бәйкидә баласы вафат булып аны кызлыкка алган Һәдия әнисе, 19 яшендә Илдусына кияүгә чыгып 55 ел бәхетле гомер кичергән чакларын күз алдына китерә микән ул? Бу минутларда Илдус абый да сигез балалы гаиләдә юклык белән үсүен, үз тырышлыклары белән өй салуын, Әлфирәсе белән үткән иң матур елларын уйлыйдыр...
Язмыш сынауларын бергә җиңдек, гомер көзебездә башка хәсрәтләр күрергә язмасын, диләр алар.
Миләүшә Ягъфәрова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев