Әгерҗедән Варвара Зәйнетдинова: “Күке, бәлки, йөз яшь юрагандыр“
Түбән Кама кызы Варвара белән Әгерҗе районы егете Рәшидне язмыш Кемеровода комсомол төзелешендә очраштыра. Бу вакыттан соң күпме гомер узган, күпме сулар аккан... Балалары Рабига, Рәисә, Рамил дә күптән әби-бабай булганнар. Варвара түти белән Рәшид абый - Әгерҗедә 60 елдан артык бер-берсен хөрмәт итеп яшәүче бик бәхетле парларның берсе. -...
Түбән Кама кызы Варвара белән Әгерҗе районы егете Рәшидне язмыш Кемеровода комсомол төзелешендә очраштыра.
Бу вакыттан соң күпме гомер узган, күпме сулар аккан... Балалары Рабига, Рәисә, Рамил дә күптән әби-бабай булганнар. Варвара түти белән Рәшид абый - Әгерҗедә 60 елдан артык бер-берсен хөрмәт итеп яшәүче бик бәхетле парларның берсе.
- Ирем миннән яшьрәк булса да, беркайчан да көнләшү хисе булмады. Рәшид мине бик яратып яшәде. Гомерендә бармак белән дә чирткәне булмады, - ди Варвара түти.
...Тугыз балалы гаиләдә туып-үскән кыз балачактан ук бик кешелекле, ярдәмчел була. Сугыш чорының бөтен авырлыкларын кичергән, кыенлыклар алдында тез чүкмәгән Варвара беркайчан да мескенләнмәгән.
- Сугыш вакытында язын чәчү орлыгы алып кайту өчен җитмешәр чакрым юл уза идек. Ачтан хәлсезләнеп егылган чаклар да булды, теш кысып түздек, - ди ул.
Сугыштан соң Кемеровога төзелешкә киткәч булачак насыйп ярын очрата да инде Варвара. Хәер, алтын куллы яшь егетне барысы да яраталар. Ташчы, балта остасы, штукатур-маляр - җитмеш төрле һөнәр иясе була Рәшид. Кемеровода хастаханә шәһәрчеге төзелешенә, әнә шулай, яшь пар Варвара белән Рәшид тә зур өлеш кертәләр. Үзләренә дә менә дигән шәп йорт күтәрә Рәшид. Биредә кызлары Рабига белән Рәйсә дөньяга килә.
Әмма туган якны сагыну, җирсү хисе яшь гаиләгә һич тынгылык бирми. Алар Әгерҗегә кайтып төпләнәләр. "Кирпичка"да йорт салалар, икесе дә заводка эшкә урнашалар. Рәшиднең оста куллары белән Әгерҗедә бер-бер артлы биналар калкып чыга, Кече Пургада чиркәү төзелешендә катнаша ул. Ә Варвара кирпеч заводында авыр хезмәттә була.
Төпчекләре Рамил тугач, тормышлары тагын да түгәрәкләнә Зәйнетдиновларның. Гаиләдә тавыш-гауга чыкканны да хәтерләмиләр алар. Рәшит тә, Варвара да җор телле, шаян сүзле булалар. Икесе дә шигъри юллар белән генә сөйләшәләр. Варвара түти хәзер дә бик күп шигырьләрне яттан белә, онык-оныкчыкларын да җыр-шигырьләр белән тәрбияли.
- Бик яшьли килен булып төштем әлеге йортка. Әни мине бервакытта да кыерсытмады, авыр сүз әйтмәде. Эшкә дә өйрәтте, "кызым" дип кенә торды. Мин аның беркайчан да кәефе төшеп, күңелсезләнеп йөргән чагын хәтерләмим. Тормыштан ямь табып яши белә ул безнең әни, - ди киленнәре Гөлсинә.
Варвара түти белән Рәшид абый гомер буе терлек асрап яшиләр. Ире инсульт белән авырганнан соң сигез ел инде бик авырдан гына хәрәкәтләнсә дә, аны тәрбияләү Варвара түти өстендә булса да, хуҗабикә тавыклар да, эт-песи дә тота. Зур бакчада яшелчә, җиләк-җимеше дә ишелеп уңа аның.
- Кул-аягым йөргәндә ничек эшләмичә түзим мин? - ди Варвара түти.
Әти-әниләре янында балалар, оныклар - еш кунак. Алар мөселман һәм христиан бәйрәмнәрен бергәләп билгеләп үтәләр. Милләтләр төрле булса да, Аллаһ бер ул, диләр алар. Мул табын артында рәхәтләнеп көлеп-шаярып, җырлап күңел ачалар. Әнә, әниләренең 90 яшьлек юбилейларын да мул табын әзерләп каршы алганнар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев күчтәнәчләр белән килеп кергәч, сөенечтән балкыды Варвара түти. Көнозын әнә шулай котлаулар кабул итте ул.
- И-и, яшь чагымда күкедән ничә ел яшәрмен дип сораган идем. Күке кычкырганны 80гә кадәр санадым да туктадым. Барыбер алдый ул, бу кадәр яшәп булмас дидем. Әмма хәзер тыңлап бетерәсе калган икән димен. Бәлки ул миңа йөз яшьлек гомер юрагандыр, - ди Варвара әби.
Бирсен Ходай! Йөз яшегезне дә күрергә язсын әле Сезгә!
Екатерина САМСОНОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев