Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әгерҗелеләр җәен Соль-Илецкида, Байкал буенда ял итәргә җыена

Ниһаять, зарыгып көткән җәй җитте. Балаларның каникулы башланды. Аларның әти-әниләре дә, чираттагы отпускны нәкъ менә җәй айларына туры китереп, аны ничек уздыру турында уйлап куйганнардыр инде. Ә газета укучыларыбыз җәйге ялларын ничек уздырырга планлаштыра икән? Эльвира ХӨСНЕТДИНОВА, Әгерҗе шәһәре: - Менә инде берничә ел рәттән без Соль-Илецкига ял итәргә барабыз....

Ниһаять, зарыгып көткән җәй җитте. Балаларның каникулы башланды. Аларның әти-әниләре дә, чираттагы отпускны нәкъ менә җәй айларына туры китереп, аны ничек уздыру турында уйлап куйганнардыр инде. Ә газета укучыларыбыз җәйге ялларын ничек уздырырга планлаштыра икән?

Эльвира ХӨСНЕТДИНОВА, Әгерҗе шәһәре:

- Менә инде берничә ел рәттән без Соль-Илецкига ял итәргә барабыз. Без дигәнем - Әгерҗедән, Яңавылдан, Исәнбайдан, Наҗардан яшьтәшләрем. Анда ялны дәвалану белән чиратлаштырабыз. Минем суставларым сызлый. Тоз күленә барып кайтканнан соң авырту беразга басыла. Дусларым арасында тире авыруларына да файдасы тия, диючеләр дә бар. Баштарак рейс автобусы белән йөргән идек, хәзер тагын да җайладык: Тирсәдән таксист Ринат Гобәйдуллин алып бара безне. Ел саен бер үк фатирга керәбез. Алдан шалтыратып куябыз да фатир хуҗасы без килүне көтеп, бүлмәләрне әзерләп тора.

Берничә ел рәттән баргач, андагы ял итү шартларының ничек үзгәрүен дә күзәтәбез. Ә үзгәрешләр, чыннан да, бар: хезмәт күрсәтү яхшыра, балаларга уйнар өчен мәйданчыклар да күбрәк хәзер. Юлларны да төзекләндерәләр. Шуңа күрә быел да август аен түземсезлек белән көтәбез. Карбыз-кавын өлгергән чорда Соль-Илецк кочагын җәеп каршы алыр безне.

Татьяна КРУЧИНИНА, Әгерҗе шәһәре:

- Улым Матвей белән Анапа, Адлер, Кырымда, илебезнең башка матур урыннарында ял иткәнебез бар инде. Диңгез, аның гүзәллеге дә безгә яхшы таныш. Мин диңгездә коенырга, кызынырга гына түгел, яңадан-яңа ачышлар ясарга, маҗараларга юлыгырга яратам. Улым да үземә охшаган: аны, иң беренче чиратта, диңгездәге тереклек кызыксындыра. Ул диңгезгә бару белән креветка, әкәм-төкәм, кабырчыклар, медузалар эзли башлый. Аннан аларны бергәләп күзәтәбез, чагыштырабыз.

Без ял итәргә бер үк урынга барырга яратмыйбыз: яңаны күрәсе, беләсе килә. Быел Россиянең иң матур урыннарының берсенә - Байкал күленә барырга булдык. Мөмкинлек булса, Владивостокка кадәр барып җитәргә исәп. Мин - тимерьюлчы, шуңа күрә тимер юл транспортында йөрүдә ташламаларым бар.

Улым белән хәзердән үк яңа маҗаралар, ачышлар турында хыялланып, июнь уртасын көтәбез. Чөнки сәяхәтебез нәкъ шул вакытта башлана.

Зөлфинә ХУҖИНА, Әгерҗе шәһәре:

- Без ирем Илназ белән өч ул үстерәбез: олысы Ислам, аннан Илсаф һәм 6 яшьлек Фәрхәт. Ике ел элек йорт сатып алдык. Өебез дә, бакчабыз да бик зур. Мин җәй буе бакчада казынырга яратам. Анда бәрәңге, бөтен төр яшелчәләр, матур-матур чәчәкләр үстерәбез. Быел да үзебезгә кирәкле бар әйберне утырттык инде. Көннәр җылытып җибәрсә, үсеп тә китәрләр иде.

Менә быел да Ислам белән Илсафны 1 июньдә санаторийга озаттык. 1 июньнән үзем дә ялга чыктым. Инде хәзер иртә таңнан кичкә кадәр рәхәтләнеп бакчада казыначакмын, өй эчендә дә эш җитәрлек. Миңа чит ил дә, диңгез дә кирәкми - үзебезнең Әгерҗе дә бик матур. Әти-әниләребез янына Тирсәгә, Көчеккә дә булышырга кайтабыз. Авылда да эш бик күп. Озын сүзнең кыскасы, җәй - минем өчен бөтен дөньямны онытып, җирдә эшләү вакыты ул. Көз уңышы белән дә сөендерсә, икеләтә шатлык булыр зур, тату гаиләбез өчен.

Дания АБЗАЛИЕВА сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев