Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Әгерҗелеләрне “фанфурик“ сатучыларның тамырын бергәләп корытырга чакыралар

Редакциягә Әгерҗедә яшәүче бер ханым шалтыратып "Әгерҗедә "фанфурик" сатучыларның тамырын кайчан корытырлар микән? Нигә аларга бер җәза да юк?" дип җан авазы белән әйткәч, бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен әлеге юнәлештә эшләүче белгечләргә мөрәҗәгать иттек. Рәйсә ГЫЙСМӘТУЛЛИНА - ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга һәм Әгерҗе районнарындагы территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары:...

Редакциягә Әгерҗедә яшәүче бер ханым шалтыратып "Әгерҗедә "фанфурик" сатучыларның тамырын кайчан корытырлар микән? Нигә аларга бер җәза да юк?" дип җан авазы белән әйткәч, бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен әлеге юнәлештә эшләүче белгечләргә мөрәҗәгать иттек.

Рәйсә ГЫЙСМӘТУЛЛИНА - ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга һәм Әгерҗе районнарындагы территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары:

- Роспотребнадзор идарәсе 2017 елның 6 июлендә расланган карар нигезендә составында спирт булган азык-төлеккә кермәгән продукцияне, составында спирт булган азык кушылмаларын һәм хушисләндергечләрне ваклап сатуны 90 көнгә туктатты. Әгәр сез әлеге продукцияне сату турында мәгълүмат беләсез икән, бу турыда 24638, 8(5557) 75333 телефоннарына шалтыратып хәбәр итегез.

Лилия МОЛЧАНОВА - территориаль үсеш бүлеге начальнигы:

- Бүгенге көндә шәһәрдә барлык эшмәкәрләр диярлек әлеге продукцияне сатуны туктаттылар. Бары бер эшмәкәр генә косметик чара дип "фанфуриклар" сатуын дәвам итә. Шулай ук "идән астыннан" легаль булмаган аракы сатучылар да очрый әле.

Безнең бүлектә тәүлек дәвамында 23870 "ышаныч телефоны" эшли. Әлеге телефонга килгән һәр мәгълүмат тикшерелә. Әгәр өйдән сатучыларга карата шикаять килсә, без аны эчке эшләр бүлегенә юллыйбыз. Гамьсез эшмәкәр турында мәгълүмат җиткерәләр икән, бу очракта район башкарма комитеты, полиция һәм дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектәге мобиль төркем рейдка чыга.

Шулай ук алкоголь базарындагы закон бозулар буенча борчулы хәбәрне "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына да юлларга мөмкин. Быел гына да безнең районнан шундый өч мәгълүмат кабул ителгән. Икесенеке чынбарлыкка туры килеп, алар премия алдылар.

Гомумән алганда, быел алкоголь сату буенча закон бозучыларга 42 мең сум штраф салынды. Алар арасында эшмәкәрләр дә, аерым кешеләр дә, шәһәрдә, авылда, хәтта чит шәһәрләрдә яшәүчеләр дә бар.

Фирдәвес ГАФУРОВ - эчке эшләр бүлегенең икътисади куркынычсызлык юнәлеше буенча оперуполномоченные:

- Эчке эшләр бүлегенә сигнал килүгә без урыннарда тикшерү өчен "сатып алулар" оештырабыз. Продукцияне экспертизага җибәрәбез, аның нәтиҗәсе буенча карар кабул итү өчен материал йә судка, йә дәүләт алкоголь инспекциясенә юллана.

Суд карары нигезендә закон бозучыларга карата административ беркетмә төзелә яки җинаять эше кузгатыла.

Әгәр райондашлар арасында составында спирт булган ялган продукция сатучыларны белүчеләр бар икән, аларның кизү частена 02, 22541 телефоннарына шалтыратулары сорала. Мәгълүмат тәүлек әйләнәсе кабул ителә.

Виталий КАРАЯНИ, район үзәк хастаханәсе психиатр-наркологы:

- Бары бездә - Татарстанда гына алкоголь бәйлелеге белән интегүчеләргә ярдәм итү максатыннан тулы бер чаралар циклы эшләнгән. Башта консультация, аннан 20 көн дәвалану, өч ай Чаллыда диспансерда тернәкләнү узу - болар барысы да бушлай.

Сездән бары тик аракы "сазлыгына" бата баручы якын кешегезне безгә алып килү генә сорала. Кайберәүләр башкалар бу турыда белер дә, оятлы булырбыз дип куркалар. Монысы юкка. Без мондый кешеләргә аерым карточка булдырабыз. Мәгълүматлар сер итеп саклана.

Шуңа күрә безгә килергә, якын кешегезне алып килергә куркымагыз. 22694 телефонына шалтыратып та мәгълүмат алырга мөмкин. Без сезгә ярдәмгә килергә әзер. Консультация бушлай уздырыла. Кабул итүгә язылу өчен дә телефоныбыз шул ук.

Ххх

Редакциягә шалтыраткан ханымны аңларга мөмкин. Аракыдан айный алмаган газиз кешеңнең күз алдыңда "сүнеп" баруы бик аяныч шул. Әйдәгез, андыйларга бергәләп ярдәм итәргә тырышыйк. Битараф булмагыз, законсыз төстә составында спирт булган продукция сатучыларны фаш итегез. Якыныгызны бу сазлыктан чыгару һәм аңа яңа тормыш бүләк итү өчен табиб ишеген шакырга да курыкмагыз.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев