Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Әгерҗенең сугыш һәм мәгариф ветеранына – 90 яшь + ФОТО

Әгерҗедә гомер кичерүче сугыш һәм мәгариф ветераны Сәүбән Миңнехуҗин 90 яшьлек юбилеена килеп җитте. Озак еллар Татар Шаршадысында рус теле укыткан мөгаллим бәйрәме көнендә укучыларыннан, район җитәкчелегеннән, якыннарыннан котлаулар кабул итте. Гаилә дуслары - яраткан җырчыбыз Газинур Фарукшинның бертуган абыйсы Мирзанур Фарукшин аның юбилеена багышлап җыр иҗат иткән. Авторның әлеге...

Әгерҗедә гомер кичерүче сугыш һәм мәгариф ветераны Сәүбән Миңнехуҗин 90 яшьлек юбилеена килеп җитте.

Озак еллар Татар Шаршадысында рус теле укыткан мөгаллим бәйрәме көнендә укучыларыннан, район җитәкчелегеннән, якыннарыннан котлаулар кабул итте. Гаилә дуслары - яраткан җырчыбыз Газинур Фарукшинның бертуган абыйсы Мирзанур Фарукшин аның юбилеена багышлап җыр иҗат иткән. Авторның әлеге җырны юбилярга үзе башкаруында баянда уйнап җиткерүе көтелмәгән күчтәнәч булгандыр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев Россия Президенты һәм район башлыгының котлауларын җиткереп, бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев