Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Әгерҗенең яшь математигы

Әгерҗе мәгарифе тарихында булмаган хәл: 4нче мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Артур ШӘЙХӘЙДАРОВ математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының Татарстан буенча турында икенче ел рәттән призер булды. ТЕЛЕ САННАР БЕЛӘН АЧЫЛДЫ ... Узган ел Казаннан килгән танылган юмор остасы Алмаз Хәмзин, 4нче мәктәп укучылары белән очрашу вакытында кызыклы математик биремнәр биреп, балаларны сынап...

Әгерҗе мәгарифе тарихында булмаган хәл: 4нче мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Артур ШӘЙХӘЙДАРОВ математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының Татарстан буенча турында икенче ел рәттән призер булды.

ТЕЛЕ САННАР БЕЛӘН АЧЫЛДЫ

... Узган ел Казаннан килгән танылган юмор остасы Алмаз Хәмзин, 4нче мәктәп укучылары белән очрашу вакытында кызыклы математик биремнәр биреп, балаларны сынап караган иде. Артист биремне әйтеп тә өлгерми, залдагы бер малай шунда ук чатнатып җавап бирә. Алмаз Хәмзинның күзләре "шар" булды:

- Бу сорауларга олылар да болай тиз генә җавап бирә алмый иде. Афәрин, энем! Син киләчәктә финанс министры булырсың! - дип аның малайны үсендереп җибәрүе - әле дә күз алдымда.

Артистны да шаккатырган бу "башлы" малай математиклар нәселеннәндер дип уйлап куйдыгызмы? Һич тә юк. Артурның әтисе Альберт - машинист. Кулыннан килмәгән эше юк, фатирындагы күп җиһаз аның алтын куллары белән эшләнгән. Әнисе Миләүшә - район башкарма комитетының төзелеш бүлеге белгече.

- Улыбызга Ходай тарафыннан бирелгән мондый сәләтне 1,5 яшеннән үк күрә башлаган идек. 1,7 яшендә алфавитны тулысынча белә иде. Урамга чыксак, кайда нинди элмә такта, лозунг күрә, хәрефләп әйтеп бара, саннар күрсә шатлана, 3,5 яшендә укый иде инде, - ди әнисе.

- Авылга кунакка кайткач урамга чыксак, Артурның бөтен шөгыле - урамдагы йорт номерларын уку, так һәм җөп саннарга аеру иде. Шунда ук саннарны ала йә куша, җавапларын дөрес әйткәч, үзем дә аптырап куя идем, - дип искә ала оныгының 4-5 яшьлек чакларын Тирсәдәге дәү әнисе Мөнзилә.

Әгерҗедәге әбисе Гүзәл ханым да Артурның бәләкәйдән үк бик кызыксынучан, бигрәк тә саннарны яратуын, тапкырлау таблицасын бик тиз өйрәнүен искә алып үтте.

- Мәктәпкә укырга кергәндә Артур катлаулы гына мәсьәләләрне җиңел генә чишә иде инде. Интернетка кереп, үзе ниндидер математик биремнәр таба, аларны чишү юлларын эзли. Кайберсенә минем дә баш эшләп җитми, ә ул инде чишеп куйган була. Бигрәк тә "Лунтик" программасындагы биремнәрне сәгатьләр буе чишеп утырырга ничек түземлеге җитә бу баланың дип үзем дә аптырап куя идем, - ди әнисе.

ТӘҮГЕ КАРЛЫГАЧ

Беренче укытучысы Елена Кондрашина да Артурның математикага сәләтен тагын да үстерү өчен зур тырышлык куя. Олимпиадаларга әзерләнгәндә аның белән аерым шөгыльләнергә вакыт таба. Уртак тырышлыкның нәтиҗәсе озак көттерми. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук ул математика буенча район олимпиадаларында призлы урыннар ала. Ә 4 сыйныфта Бөтенроссия олимпиадасының Чаллыда узган республика турыннан призер булып кайта.

- Район тарихында математика буенча мондый дәрәҗәле олимпиадада Әгерҗе укучыларының призлы урын алганы юк иде. Артур Шәйхәйдаров - беренче карлыгачыбыз, - диде мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина узган ел "Сәләтле балалар" фестивалендә Артурга медаль тапшырганда.

Артур быел да әлеге олимпиададан призлы урын белән кайтты.

- Математика укытучыбыз Светлана Юрьевнага рәхмәт! Олимпиадага әзерләнгәндә аның ярдәме гаять зур булды, - ди Артурның әнисе.

Әгерҗе малаеның уңышларын Казанда сәләтле укучылар өчен эшли торган лицей-интернатта да күреп алганнар һәм киләсе уку елыннан укырга чакырганнар. Кышкы каникулда Артур биредә берничә көн укып, лицей тормышы белән танышып кайтты инде. Хәзер исә һәр шимбәдә лицей укытучылары Интернетта уздыра торган онлайн-дәресләрне көтеп ала, биремнәрен төгәл үтәп бара.

... Тәпи йөри башлаганнан бирле саннар дөньясында кайнашырга яратучы 11 яшьлек Артур Татарстанда танылган лицейда үзе кебек сәләтле малайлар белән аралашып уку турында бик тә хыяллана инде. Якты хыялларың тормышка ашар, энем. Туган Әгерҗеңне данлап, Алмаз абыең Хәмзин әйтмешли, илгә-көнгә файдалы кеше булырга язсын.

Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев