Җиде балалы бай гаилә
Әниебез Мәнзүмә ЯСӘВИЕВА һәр туган көнен менә шулай балалары, оныклары янәшәсендә каршы ала. Ә балаларга бай әниебез: без җидәү, өч килене һәм өч кияве, 15 оныгы, 11 оныкчыгы бар аның. Әгерҗедә кызы Физалия һәм кияве Радик тәрбиясендә яши ул бүген. Ә без - аның янында еш кунак. Бергә җыелышкач, әни...
Әниебез Мәнзүмә ЯСӘВИЕВА һәр туган көнен менә шулай балалары, оныклары янәшәсендә каршы ала.
Ә балаларга бай әниебез: без җидәү, өч килене һәм өч кияве, 15 оныгы, 11 оныкчыгы бар аның. Әгерҗедә кызы Физалия һәм кияве Радик тәрбиясендә яши ул бүген. Ә без - аның янында еш кунак. Бергә җыелышкач, әни бик еш кына хатирәләргә бирелеп ала.
...1935 елның 25 апрелендә дөньяга килгән әнигә сугыш елларының авырлыгын татырга туры килә. Әтисен сугышка алалар, ул әнисе белән генә үсә.
1956 елда Биектауның Исрафил исемле егетенә кияүгә чыга. Бер-бер артлы без дөньяга килгәнбез. Балаларын ач-ялангач итмәс өчен алар май аеннан алып көзге салкыннарга кадәр авыл көтүе көтәләр, үзләре дә бик күп мал асрыйлар.
Һәрберебезне башлы-күзле иткәч кенә, 53 яшендә әтиебез арабыздан китеп барды. Безнең хөрмәтне күреп яшисе дә яшисе иде әле аңа.
Әнигә Ходай озын гомер бирсен иде дип телибез. Безне үстергән чакта күргән авырлыклар бәрабәренә әле тагын озак еллар сине рәхәттә яшәтә алсак иде, кадерлебез. Син моңа бик тә лаек.
Барлык балаларың исеменнән Фирдания.
Әгерҗе шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев