Илгиз–Мансура ӘХМӘТШИНнар: “Илле ел илле көн кебек кенә узган“
Алар икесе дә Әгерҗенең Киров урамында туып-үскәннәр. Балачаклары да, яшьлекләре дә бергә узган. Бер-берсенә гашыйк җаннар кавышып, бик матур гаилә корганнар. Әти-әни канаты астында уллары Азат үскән, хәзер инде оныклар буй җиткән... Бик тиздән инде Илгиз-Мансура ӘХМӘТШИНнар алтын туйларын билгеләп үтәләр. Мин килеп кергәндә, Илгиз абый, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, Мансурасын күзли...
Алар икесе дә Әгерҗенең Киров урамында туып-үскәннәр. Балачаклары да, яшьлекләре дә бергә узган. Бер-берсенә гашыйк җаннар кавышып, бик матур гаилә корганнар. Әти-әни канаты астында уллары Азат үскән, хәзер инде оныклар буй җиткән... Бик тиздән инде Илгиз-Мансура ӘХМӘТШИНнар алтын туйларын билгеләп үтәләр.
Мин килеп кергәндә, Илгиз абый, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, Мансурасын күзли иде.
- Менә шулай кибеткә чыгып китеп унбиш минут тоткарланса да, сагынам мин аны, - дип сөйләнгән арада җил-җил атлап Мансура апа кайтып керде.
Ул керүгә, өйләренә нур таралган кебек булды. Шәһәр ханымнарына хас "модный" прическалы, зәвык белән киенгән, тыйнак кына иннек-кершән яккан Мансура апага күз салуга "сөбханаллаһ" дип куйдым. Аның шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткәнен алдан белмәгән булсам, бу яшьне һич кенә дә бирмәгән булыр идем үзенә. "Яшь чагында ничек матур булгандыр ул!" дип уйларга өлгермәдем, Мансура апа сөйләп тә китте:
- Хәзерге яшьләргә карыйбыз да шаккатабыз. Яшьлекләренең үткәнен күрми дә калалар. Компьютер, телефоннан аерып алып булмый үзләрен. Менә без, ичмасам! Унбишләп егет-кыз гармун тартып, җырлап Иж буена төшеп китә идек. Ленин клубына җыелып, аяклар талганчы биегән вакытлар әле кичә генә кебек, - дип яшьлек хатирәләрен тезеп китте ул.
Илгиз белән Мансура 1967 елның ямьле май аенда кавышалар. Аңа кадәр икесенең дә сайлаган һөнәре була инде.
Унсигез яшендә вагон депосында поездларны тикшерүче-караучы булып эшли башлаган Илгизнең хезмәт юлы биредә лаеклы ялга чыкканчы дәвам иткән. Мактаулы хезмәте күпсанлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, медальләр белән бәяләнә.
Ә Мансура гомерен медицинага багышлый. Әгерҗе тимер юл хастаханәсенең хирургия бүлегендә 33 ел шәфкать туташы булып эшли ул. Күптән лаеклы ялда булса да, күршедә яшәүчеләр өчен ул әле дә "доктор" апа. Төпле киңәшләрен бирә, җылы сүзе белән юата, кирәк икән уколын да ясый. Менә шулай күршеләренә, якыннарына кирәк булып яшиләр Мансура-Илгиз Әхмәтшиннар.
Бердәнбер уллары Азат та әтисе үрнәгендә тормышын тимер юл белән бәйләгән. Гади машинист ярдәмчесеннән "Содружество" җәмгыятенең генераль директоры дәрәҗәсенә күтәрелгән ул. Хәзерге көндә җәмәгате Эльза, ике кызлары белән Казанда яши. Әти-әни йортында еш кунак алар. Зур кызлары Азалия, Мансура әбисе сукмагыннан китеп, медицина академиясендә укый, төпчекләре Аидә - Казан федераль университеты студенты.
Илле ел илле көн кебек кенә узды, диләр Әхмәтшиннар. Бер-берсен кадерләп кенә яшәгән, олыгайган көннәрендә дә җылы хисләрен югалтмаган әлеге пар белән аралашу күңелгә ниндидер яктылык, рәхәтлек, нур өстәде...
Лилия РӘСУЛОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев