Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Иң мөһиме – җан җылысы

"Әни еш кына "90 яшемне күрә алсам иде", дип тели торган иде. Шөкер, бу көнне дә күрде", - ди кызы Зөлфия әнисе Сәүдә ИБРАҺИМОВАның аркасыннан сөеп. Тик сәламәтлеге бик какшаган Сәүдә апаның. Инде ярты елдан артык - гел урын өстендә. "Соңгы көннәрдә безне дә танымый", - ди кызы. Сабый баланы...

"Әни еш кына "90 яшемне күрә алсам иде", дип тели торган иде. Шөкер, бу көнне дә күрде", - ди кызы Зөлфия әнисе Сәүдә ИБРАҺИМОВАның аркасыннан сөеп.
Тик сәламәтлеге бик какшаган Сәүдә апаның. Инде ярты елдан артык - гел урын өстендә. "Соңгы көннәрдә безне дә танымый", - ди кызы. Сабый баланы карагандай тәрбияли ул әнисен, исән генә булсын, дип тели. Инде сөйләшә алмаса да, кызының болай хөрмәтләвен тоядыр ана йөрәге.
Мондый ихтирамга бик тә лаек Сәүдә апа. Гомере авыр хезмәттә үткән аның. "Сугыш вакытында паровозга күмер төягәндә куллары әрнеп сызлауларын елый-елый сөйли торган иде. Атналар буе өйгә кайтмыйча эшләгән чаклары күп булган", - ди кызы. Әгерҗенең хәзерләүләр пунктында да гел кул көче белән эшләргә туры килә Сәүдә апага. "Без гаиләдә 8 бала үстек. Әтиебез үлгәндә төпчек энебез Рөстәмгә өч яшь кенә иде әле. Әнинең күп вакыты эштә үткәнлектән, балаларны карау, өй җыештыру, ашарга пешерү кебек йорт эшләрен гаиләдәге өлкәнрәк балаларга башкарырга туры килде", - дип дәвам итә. Аларның ишле гаиләсе Толстой урамында яши. Әтиләре булмаса да, абзар тутырып мал-туар, ишегалды тутырып каз-үрдәген дә асрыйлар.
Бүген сигез бертуганның дүртесе генә исән, өчесе - Әгерҗедә, берсе Воткинскида яши. Сәүдә апаны кызы Зөлфия Заводская урамындагы фатирына алып китеп тәрбияли. "Воткинскидагы сеңлем Рәшидә дә көн саен шалтыратып тора, бик еш кайтып йөри", - ди ул. Никтер төп йортта яшәүче Рөстәме генә хәлен белергә килми, югыйсә, төпчек улын да көтәдер бит әнисе.
90 яше уңаеннан тәбрикләргә килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, халыкка социаль ярдәм күрсәтү идарәсе начальнигы Сания Рәхмәтуллина Сәүдә апага Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башкарма комитеты җитәкчесенең бүләген тапшырганда, күзләре җанланып киткәндәй булды юбилярның. "Бәлки, хәле яхшырып китәр әле", - дип өметләнә кызы Зөлфия. Амин, шулай булсын. Бу теләккә Сәүдә апаның 15 оныгы, 30 оныкчыгы да бик теләп кушыладыр.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев