Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Инвалид баланы гаиләгә алсаң, 200 мең сум бирәләр

Инвалид баланы тәрбиягә алган гаиләгә хәзер бер тапкыр 200 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта бүген Тәрбиягә бала алган әти-әниләрнең V форумында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хәбәр итте. "Авырулары булган баланы гаиләгә алу - ул икеләтә җаваплылык, зур эш. Чөнки андый бала белән бик күп...

Инвалид баланы тәрбиягә алган гаиләгә хәзер бер тапкыр 200 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта бүген Тәрбиягә бала алган әти-әниләрнең V форумында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хәбәр итте.

"Авырулары булган баланы гаиләгә алу - ул икеләтә җаваплылык, зур эш. Чөнки андый бала белән бик күп шөгыльләнәсе, хастаханәләрдә йөрисе була. Без шундый гаиләләргә ярдәм итү тәкъдиме белән чыктык һәм Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов безгә ярдәм итте. Әлеге сумма республика бюджетына кертелгән", - диде Т.Ларионова.

2016 елда Татарстанда әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган 11717 бала исәпләнгән. Бу - республикада барлык балаларның 1,5 процентын тәшкил итә. Әмма әлеге 11,7 мең баланың 11150 се яңа гаилә тапкан. Узган ел гына да аларның 1192 меңе уллыкка һәм кызлыкка алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев