Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Исәнбай укучылары иртәнге сәгать дүрттә совет солдаты мемориалына чәчәкләр салдылар

Бүген, 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көнендә, Исәнбай урта мәктәбе укучылары иртәнге сәгать дүрттә совет солдаты мемориалына чәчәкләр салдылар. - Нәкъ менә таң беленгәндә сугыш башланган дигән җанөшеткеч хәбәр килеп ирешә. Туган авылыбыздан сугышның беренче көннәрендә 75 ир-егет фронтка алына. Барлыгы 350дән артык авылдашыбыз ил азатлыгы өчен көрәшә, аларның...

Бүген, 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көнендә, Исәнбай урта мәктәбе укучылары иртәнге сәгать дүрттә совет солдаты мемориалына чәчәкләр салдылар.

- Нәкъ менә таң беленгәндә сугыш башланган дигән җанөшеткеч хәбәр килеп ирешә. Туган авылыбыздан сугышның беренче көннәрендә 75 ир-егет фронтка алына. Барлыгы 350дән артык авылдашыбыз ил азатлыгы өчен көрәшә, аларның 200енә туган якларга кайту насыйп булмый. Ул - сезнең бабаларыгыз, балалар. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк, - диде тарих укытучысы Гүзәл Зәйнуллина.

Укучылар яу кырында башларын салган авылдашларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

…Егерме ике. Июнь. Кырык бердә..

Җиргә афәт килде ул көнне.

Тарих каһәрләгән шушы көнне

Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев