Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Ит комбинаты терлекне үзе дә алып китә

"Әгерҗе ит комбинатына терлекне нинди шартларда тапшырырга мөмкин булуын аңлатып язсагыз иде". Р.САМАТОВ. Әгерҗе шәһәре. Әлеге сорауга Әгерҗе ит комбинатының терлек сатып алу буенча менеджеры Илгизәр ХАЛИКОВ җавап бирә: - Безнең ит комбинатына малны тере килеш тапшыру өчен түбәндәге документлар кирәк: паспорт һәм ИНН күчермәсе, авыл җирлеге Советыннан белешмә, акча...

"Әгерҗе ит комбинатына терлекне нинди шартларда тапшырырга мөмкин булуын аңлатып язсагыз иде".

Р.САМАТОВ.

Әгерҗе шәһәре.

Әлеге сорауга Әгерҗе ит комбинатының терлек сатып алу буенча менеджеры Илгизәр ХАЛИКОВ җавап бирә:

- Безнең ит комбинатына малны тере килеш тапшыру өчен түбәндәге документлар кирәк: паспорт һәм ИНН күчермәсе, авыл җирлеге Советыннан белешмә, акча күчерү өчен банк реквизитлары, Әгерҗе районы ветеринария берләшмәсеннән йә участок табибыннан А4 формасындагы ветеринар белешмә. Кеше малын тапшырганнан соң аның кулына килешү һәм акт тапшырыла. Ә терлек өчен акча тере авырлыктан йә ит күләменнән чыгып исәпләнә. Тапшырган мал өчен акча күчерүдә бернинди тоткарлыклар да юк.

Безгә карт сыерларны да тапшырырга була. Чиренә карап авыру терлекләрне дә кабул итәбез. Лейкозлы сыерларны кабул итү көне - җомга. Ит комбинатының терлекне үз машинасы белән алып китү мөмкинлеге дә бар.

Тулырак белешмә алу өчен 24635, 23996 телефоннарына шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев