Каен суы тәмле дә, файдалы да
Бу көннәрдә бик күпләр каен суы җыю белән мәшгуль. Язның файдалы байлыгы, диләр аның турында. Каен суын агачны җәрәхәтләмичә ничек җыярга? Аны ничек сакларга? Суның организмга нинди файдасы бар? Бу һәм башка сораулар белән "Кичке Таң" заказнигы белгече Тәлгать НУРИЕВка мөрәҗәгать иттек. - Борынгы заманнардан ук әби-бабайларыбыз яз җитүгә каен...
Бу көннәрдә бик күпләр каен суы җыю белән мәшгуль. Язның файдалы байлыгы, диләр аның турында.
Каен суын агачны җәрәхәтләмичә ничек җыярга? Аны ничек сакларга? Суның организмга нинди файдасы бар? Бу һәм башка сораулар белән "Кичке Таң" заказнигы белгече Тәлгать НУРИЕВка мөрәҗәгать иттек.
- Борынгы заманнардан ук әби-бабайларыбыз яз җитүгә каен суы җыя торган булганнар. Алар агачны тишеп түгел, киселгән каенның төбен казан кебек уеп алганнар да, шуңа җыелган суны эчкәннәр. Әле безнең буын да кечкенә чакта кибетләрдә сатыла торган тәмле суның ни икәнен белмәде. Дус малайлар белән иртә яздан урманда каен суы җыеп, шуны тәмләп эчкән вакытлар - күз алдымда.
Каен кар эрегәндә "елый" башлый. Суны менә шул вакыттан алып агач яфракка бөреләнгәнче 15-20 көн җыярга мөмкин. Моның өчен агач кәүсәсен тишәсең һәм шланг кертәсең, аның икенче башын шешәгә тыгасың. Көнгә бер агачтан өч литрга кадәр су алырга була. Карт агачлар алты-җиде литр да су бирәләр. Иң тәмле су - урманда үскән каенныкы. Юл читләрендә үскән агачтан җыелган су экологик яктан чиста булмый.
Баллы суны ничек сакларга соң? Иң яхшы ысул - каен суын морозильникта катыру. Мин үзем каен суын алып кайту белән туңдырырга куям һәм июльгә кадәр аны көн саен бер стакан эчәм. Туңдырылган сокта витаминнар саклана. Каен суын җыйгач ике сәгать эчендә эчү дә бик файдалы. Исегездә тотыгыз, суны кояшта тотарга ярамый. Ул бер сәгать эчендә ачырга мөмкин.
Табигать суының файдасы нәрсәдә соң? Каен суын йокыдан торгач, ач карынга бер стакан эчеп куярга кирәк. Белгечләр әйтүенчә, каен суында калий, магний хәтта лимон белән алмага караганда да күбрәк икән. Бу баллы су язгы хәлсезлек, авитаминоздан дәвалый, иммунитетны ныгыта, депрессиягә каршы ярдәм итә дип санала. Ул сидек кудырту үзлегенә дә ия, - дип сөйләде Тәлгать әфәнде.
Күп райондашларыбыз каен суыннан авыз иткәннәр инде.
Уразайдан Раилә БАРИЕВА хәбәр иткәнчә, алар каен суын 15 апрельдә үк җыярга керешкәннәр.
- Сок агызу өчен тишекне ике сантиметр зурлыкта, 3-4 сантиметр тирәнлектә борау ярдәмендә тишәбез. Суны агызгач, җәрәхәтләнгән урынны бакча сумаласы белән сылыйбыз яки чөй тыгып куябыз. Суны суыткычта ике тәүлектән артык сакларга ярамаганлыктан туңдырырга куябыз. Җәй көне печән чабарга барганда туңдырылган каен суын алып барабыз. Эх, эссе көндә аның тәмлелеген белсәгез иде! Тамак кибүне дә баса, хәл дә кертеп җибәрә. Тамак авыртканда авызны каен суы белән чайкау да авыруны җиңеләйтә. Гаиләбез белән яратабыз баллы суны, - диде ул.
Исәнбайдан 3 сыйныф укучысы Камил Ягъфәров та быел беренче тапкыр каен суы җыеп караган.
- Безнең бәрәңге бакчасы янында каен агачлары үсә. Әтием Хәниф ел саен алардан су җыеп безне сыйлый иде. Быел абыем Гадел белән бу эшнең серенә мине дә өйрәттеләр. Агачны тиштек тә аңа трубка тыктык. Шешәнең капкачын аз гына тишеп, трубканың икенче башын шунда кертеп куйдык. Көн саен мәктәптән кайткач дустым Ранис белән каен суын алып менәбез. Үзебез дә эчәбез, әти-әниләребезне, күрше апаларны да сыйлыйбыз. Әтием каен суы агу сезоны төгәлләнгәч агачка чөй кыстырып куярсың дип "ямулык"ны әзерләп тә куйды инде, - ди Камил.
Бик тиздән каен суы җыю сезоны төгәлләнәчәк. Шуңа күрә аны эчеп калырга ашыгыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев