Кама елгасында суга батучы табылды
Узган ялларда Красный борда Кама һәм Иж-Бәйки тирәсеннән агучы Иж елгасында дүрт Удмуртия кешесе баткан дип язган идек. 38 яшьлек ир-атның гәүдәсен икенче көнне тапсалар да, калган өчесенекен, шул исәптән 10 яшьлек малайныкын да эзләү эшләре дәвам итте. Бүген көндезге сәгать унбер тирәсендә Кама елгасында баткан 53 яшьлек ирнең гәүдәсен...
Узган ялларда Красный борда Кама һәм Иж-Бәйки тирәсеннән агучы Иж елгасында дүрт Удмуртия кешесе баткан дип язган идек.
38 яшьлек ир-атның гәүдәсен икенче көнне тапсалар да, калган өчесенекен, шул исәптән 10 яшьлек малайныкын да эзләү эшләре дәвам итте. Бүген көндезге сәгать унбер тирәсендә Кама елгасында баткан 53 яшьлек ирнең гәүдәсен балыкчылар табалар. Ә Ижда баткан 32 яшьлек ир-егетне һәм ун яшьлек яшүсмерне эзләү дәвам итә.
.jpeg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев