Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Казан тормыш өчен иң уңайлы Россия шәһәрләре өчлегенә кергән

Бу күрсәткеч буенча беренче ике урында - Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре. Беренче бишлекне исә Екатеринбург һәм Түбән Новгород йомгаклый. Әлеге рейтинг Россия фәннәр академиясенең Урал бүлекчәсе галимнәре Александр Соколов белән Оксана Руднева тарафыннан төзелгән.Россия шәһәрләре рейтингын яшәү өчен уңайлылык дәрәҗәсе буенча төзелгән. Авторлар шәһәрдә метро булу, уңайлы авиаэлемтә, шулай ук...

Бу күрсәткеч буенча беренче ике урында - Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре.

Беренче бишлекне исә Екатеринбург һәм Түбән Новгород йомгаклый. Әлеге рейтинг Россия фәннәр академиясенең Урал бүлекчәсе галимнәре Александр Соколов белән Оксана Руднева тарафыннан төзелгән.Россия шәһәрләре рейтингын яшәү өчен уңайлылык дәрәҗәсе буенча төзелгән. Авторлар шәһәрдә метро булу, уңайлы авиаэлемтә, шулай ук югары уку йортлары һәм театрлар саны кебек 25 төрле күрсәткечне исәпкә алган.

Рейтингның иң азагында Новокузнецк, Томск, Владивосток, Барнаул һәм Хабаровск урнашкан. Әлеге Россия шәһәрләре, тикшеренүчеләр фикеренчә, тормыш өчен бик үк уңайлы түгел. Әлеге исемлектә Татарстан шәһәрләреннән Яр Чаллы да тәкъдим ителгән. Алар Самара белән 14нче һәм 15нче урынны бүлешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев