Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев күркәм юбилеен каршы алды
Быел Зөлфәт НУРИЕВның Кичкетаң авыл җирлеге белән җитәкчелек итә башлавына 35 ел тулды. Эшлекле сыйфатларын күреп, партия-совет заманында да, аннан соң районда, хәтта Казанда да югарырак түрә кәнәфиләре тәкъдим итеп карадылар. Әмма кендеге белән туган төбәгенә береккән чын Җир улының җавабы һәрчак катгый булды: авылымнан беркая да китмим! Нәкъ Тукайча...
Быел Зөлфәт НУРИЕВның Кичкетаң авыл җирлеге белән җитәкчелек итә башлавына 35 ел тулды. Эшлекле сыйфатларын күреп, партия-совет заманында да, аннан соң районда, хәтта Казанда да югарырак түрә кәнәфиләре тәкъдим итеп карадылар. Әмма кендеге белән туган төбәгенә береккән чын Җир улының җавабы һәрчак катгый булды: авылымнан беркая да китмим! Нәкъ Тукайча "монда тудым, монда үстем, мондадыр минем әҗәл"...
- Әңгәмәбезне дә шуннан башлыйк әле, Зөлфәт Равилович. Яшерен-батырын түгел, Казанга югары урынга эшкә чакырудан баш тарткан җитәкче бик сирәктер ул. Дәрәҗә, яхшы хезмәт хакы, үзеңне күрсәтә алсаң хезмәт баскычы буйлап тагын да үсү мөмкинлеге... Ә Сез... барысын да кире каккансыз.
- Мактану түгел, берсе дә кызыксындырмады мине. Балачакта шәһәргә кунакка алып барсалар да, икенче көнне үк авылны сагына башлый идем. Шул чакта ук авылдан беркая да китмим дигән уй башыма кергән иде инде.
- Ул чорларда әти-әни баласын ничек тә шәһәргә җибәрергә тырышты бит.
- Без гаиләдә өч малай үстек. Әмма әти-әнинең "авылда калмыйсыз!" дип кырт кискәне булмады. Дөрес, олы абыем Альберт (бик яшьли мәрхүм булды) Ижауда эшләде. Ә икенче абыем Тәлгать белән икебез дә авыл малайлары булып калдык һәм һич тә үкенмибез.
- Барҗы малае балачакта нинди иде? Бәләкәй Зөлфәт кем булырга хыялланды?
- Авыл малае ничек үсә инде? Әлбәттә, эш белән. Әткәй хезмәт укытучысы булгач, без дә кечкенәдән балта тотарга өйрәнеп үстек. Абзарда, ишегалдында, бакчадагы бөтен эш өч малай өстендә булды. Гаиләдә кыз бала булмагач, әнкәй колхоздан эштән кайтуга савыт-саба, идәнне дә юып куя идек. Өч малайлы гаиләдә шаяру, шуклык-этлекләр дә булгандыр инде. Әмма мәктәптә яхшы укыдык. Башлангычта ук чаңгы ярышларында катнашып, бик еш призлы урыннар ала идем. Бишенчедә укыганда "үскәч төзүче булам" дип язганым истә. Мәктәп тәмамлаганда педагогик уку йортын сайладым. Физика-математика белгечлеге бик ошый иде.
- Әмма Кырынды мәктәбендә ике генә ел эшләп калгансыз. Бик яшьли - 25 яшегездә Сезгә шундый зур Кичкетаң авыл Советы белән җитәкчелек итү дилбегәсен ышанып тапшырганнар. Әле чоры нинди бит: су басу зонасына кергән авылларны күчерү кебек гаять катлаулы, зур эшләр барган еллар...
- Райкомга чакырдылар да икеләнеп, куркып торырга урын калдырмадылар. 1982 елның августында дүрт авылны берләштергән Кичкетаң авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып эшли башлаган чак. Авыллардагы мәктәпләр, Балтач хастаханәсе, медпунктлар, клублар, кибетләр - барысы да утын, күмер белән ягыла. Юллар начар, язын-көзен авыл урамнарына керерлек түгел. Урман кисүче дә, төзүче дә, педагог та, психолог та, тагын әллә кемнәр булырга туры килде ул елларда. Бик күп социаль биналар - Кичкетаң Мәдәният йорты, Барҗы-Пельгада, Барҗы-Умгада клублар, балалар бакчалары, административ бина, йортлар төзедек. Авыл халкын газлы иттек, йортларга су, телефон керде. Урамнарны төзекләндерү өчен күпме хезмәт куелды?! Ул елларда авылыбыз проблемаларын хәл итү өчен атналар буе Казанда ятып, күпме түрәләрнең ишеген шакырга туры килде. Кем әйтмешли, ишектән кертмәсәләр, тишектән кергән чаклар да булды. Максат - авыл проблемаларын чишү, авылдашлар янына буш кул белән кайтмау иде, әлбәттә.
- Хәзер инде колхозлар да юк. Авыл җитәкчесен мин зур гаиләнең башлыгына тиңләр идем. Әмма монда Сез - әти дә, әни дә. Кичкетаң җирлегендәге 758 кеше Сезгә карап тора. Нинди генә соравы булса да Сезгә килә. Хәтта ял көннәрендә, отпускыга чыксагыз да өегезгә үтенеч белән килүчеләр барлыгын да беләм. Мондый тынгысызлык туйдырмадымы?
- Үзем сайлаган язмыш... Авыл кешесенең бүтән барыр җире юк бит. Өйгә килүчеләрне дә кире борып чыгармаска тырышам. Кешеләргә кирәк булуым, аларга булыша алуымны тормышымның мәгънәсе дип саныйм. Эштән туйганым юк. Авыл өчен бер кечкенә генә файдалы эш башкарылса да сөенеп йөрим.
- 35 ел шушы тынгысыз хезмәттә башкарылган эшләрегез санап кына бетерерлек түгел, Зөлфәт Равилович. Нәтиҗәсе, җимешләре - күз алдында. Кичкетаң иң төзек, матур җирлек буларак республикада танылды. Районыбыз капкасы булгач, Әгерҗе төбәгенә килгән һәр җитәкче, танылган язучы, шагыйрь, артист, журналист - сездә кунак. Төрле тармакларның республика семинарларын уздыру дисеңме... Кунак каршылау бик зур әзерлек сорый бит.
- Шуңа күнегелгән инде. Районга килгән кунакларга башкарылган эшеңне күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу, авылдашларны танылган шәхесләр белән очраштыру тагын да тырышыбрак эшләргә, яңалык эзләргә дә этәрә бит әле ул. Республика, район семинарларын, очрашу-кичәләрне безнең җирлектә оештырганда кулга-кул тотынып эшләгән районыбыз җитәкчеләренә, үзебезнең бакча, мәктәп, заказник, мәдәният учаклары, авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләренә бик тә рәхмәтле мин.
- Телебезне, динебезне, татар мәдәниятен саклаучы авылларыбызның картая баруы Сезне дә бик борчый инде. Авылга нинди киләчәк юрыйсыз?
- Безнең җирлектә халыкка матур итеп яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Бакча, мәктәп, амбулатория, кибетләр, хәтта каладан кайтып теш куючы табиб та бар хәзер. Авыл урамнарын кардан чистарту, юлларны төзекләндереп тору, башка эшләр өчен тракторларыбыз, үзбушаткыч, автокран, экскаватор, ике янгын сүндерү машинабыз да бар. Су белән тәэмин итү дә җайга салынган. Мал асраучыга печән әзерләү өчен иң күп көтүлекләр, болыннар бездә. Печән, ашлыкны ишегалдына китереп бирәбез. Өлкәннәр көнендә хәтта читтән кайткан пенсионерларны да күчтәнәчсез калдырмыйбыз. Юллар, зиратлар, чүплекләрне тәртиптә тоту, авылларны су белән тәэмин итү өчен Хөкүмәттән акча каралмаса да, аларны хәл итү юлларын табабыз.
Әмма калага киткән кыз-егетләребез кире кайтмый инде. Авылны мин инкубаторга тиңлим. Үстерәбез дә калага озатабыз. Авылдашлар үпкәләмәсеннәр, абзар тутырып мал асраудан елдан-ел бизәләр. Андыйлар эш юк дип төкерек чәчеп, түрәләрне сүгеп йөри, әмма абзарында бер сарыгы да юк. Колхоз таралды дип елап утырып булмый инде, җәмәгать. Үзеңә эш, шөгыль таба торган заман. Мал асрап, аның итен, сөт ризыкларын сатып, хәтта авылдашларын эшле итеп менә дигән яшәүче, чит ил машиналарында җилдерүчеләр күпме хәзер. Шундыйларның бездә аз булуы бик борчый мине. Һавадан бәхет төшкәнне көтәләр. Күңелемне тырнап торучы бер генә мисал. Күп хезмәт куеп, авыл уртасындагы Изге чишмәне чистарттык, тирә-юнен матурладык. Кыш көне берәр авыл агаена шул чишмәгә юлны көрәп, сукмак салу изге эш, савап булыр иде. Юк инде, "сәвит кая карый, нигә көрәтми" дип сөрән салалар.
- Авыл өчен күп эшләр башкарылса да, алтмышка җиткәндә нәрсәне эшләргә җитми калды вакытлар?
- Иң зур максатым - авылларыбыздагы барлык урамнарга да таш түшәү, Барҗы-Умганы чиста сулы итү. Менә шушы зур эшләрне ерып чыгу өчен тырышачакмын.
- Авыл башлыгы - гаилә башлыгы да бит әле ул. Менә анысына вакыт аз кала инде.
- Сәриям һәрчак иң ышанычлы тылым, ярдәмчем булды. Сабыр, эшкә уңган, яңа идеяләр биреп торучым да ул. Өч кызыбызга да аның иң күркәм сыйфатлары күчкән. Улыбыз булмады дип уфтанмыйм. Ике киявем дә менә дигән! Оч оныгым - малайлар. Әнә, Тимерлан һәм Раяныбыз кул сугышы буенча уңышлары белән сөендереп торалар. Кече оныгым Равил дә әлеге спорт төре буенча тренировкага йөри башлады. Ә биюче кызыбыз Эльвинаның уңышлары бер кочак инде.
- Бабай булу рәхәтме?
- Иии, сорап торасыз... Дүрт оныгым да кайтса, өйдә чын бәйрәм. Бабай булу - иң зур бәхет.
- Сезнең үз хуҗалыгыгыз да иң дәрәҗәле кунакларга күрсәтердәй үрнәк бит. Ничек барысына да өлгерәсез? Әллә яллатып эшләтәсезме?
- Сез нәрсә, гомергә кеше яллаганым булмады. Бакчада казыну, абзарда маллар белән кайнашу - иң яраткан эшем. Сыер, үгезләр, сарыклар, 50 бройлер, 45 тавык, 25 үрдәк... Эш җитәрлек. Нинди яңа сорт җиләк-җимеш күрәм, барысын да үзебездә үстерергә тырышам. Кар көрәү, җәен бакчабызда, кортлар белән мәш килү - минем өчен ял итү, нервыларны тынычландыру ул.
- Алтмышка җиткәндә күңел ничәдә, Зөлфәт Равилович?
- Күңел картаямыни соң инде... Һәрхәлдә алтмышта түгел инде.
- Дөрестән дә, Сез егетләр кебек әле. Форманы гел бертөсле саклыйсыз. Сере нәрсәдә?
- Сере юк. Хәрәкәт кирәк. Диванда кырын ятып ял итү минеке түгел. Чаманы белми ашап, корсак үстерүне дә өнәмим. Физик күнегүләрне дә онытып бетермим.
- 60 яшьлек Зөлфәт 25-30 яшьлек Зөлфәткә яки кайчан да булса үз урынына калачак дәвамчыга нинди киңәш бирер иде?
- "Кешене беркайчан да нахакка рәнҗетмә!" дияр идем.
- Бөтен гомерен туган төбәгенә хезмәткә багышлаган юбилярыбызга әле асыл гомерегез үтмәгән, гомер көзегез җитмәгән, тормыш дәвам итә. Хыялыгыздагы эшләрне чынга ашырып эшләргә дә эшләргә язсын дибез.
Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев