Кичкетаң мәктәбе укучылары мылтыктан атты, “мина“ эзләде, “бомба“ ыргытты
Элек-электән мәктәп укучылары арасында "Аҗаган" хәрби-патриотик уены уздырылган. Кыш көне урман буенда кар ерып, автомат асып хәрби бурыч үтәп йөргән вакытлар әле дә күңел түрендә бик матур хатирә булып саклана. Кичкетаң мәктәбе укучыларының "Аҗаган" уенында катнашуын күзәткәндә нәкъ менә шул чаклар искә төште. Бу көнне укучылар укытучы Алмаз Зиннәтов җитәкчелегендә...
Элек-электән мәктәп укучылары арасында "Аҗаган" хәрби-патриотик уены уздырылган. Кыш көне урман буенда кар ерып, автомат асып хәрби бурыч үтәп йөргән вакытлар әле дә күңел түрендә бик матур хатирә булып саклана.
Кичкетаң мәктәбе укучыларының "Аҗаган" уенында катнашуын күзәткәндә нәкъ менә шул чаклар искә төште. Бу көнне укучылар укытучы Алмаз Зиннәтов җитәкчелегендә хәрби-кыр шартларында көч сынаштылар.
Сугышчан җырлар башкарып, хәрби стройда йөрү осталыкларын күрсәткәннән соң аларга "мина" куелган территорияне табарга, сигнал буенча эшли белергә, "бомба"ны ераклыкка ыргытырга, автоматтан атарга һәм башка биремнәрне үтәргә туры килде. Укытучылар да көчләрен сынадылар. Алар аркан тартышу ярышында осталыкларын күрсәттеләр. Иң соңыннан укучылар, бердәм булып, яшеренгән байракны эзләделәр. Аннан учак өстендә пешкән тәмле боткадан авыз иттеләр.
- "Аҗаган" - үзеңне якларга, сакларга, бер-береңә ярдәм итәргә өйрәтүче уен. Ул команда рухы тәрбияли. Сез дә бүген төрле шартларда авырлыкларны җиңә белүегезне, бердәмлегегезне күрсәттегез, - диде Алмаз Зиннәтов уенга йомгак ясап.
Аидә ӘХМӘТҖАНОВА,
Кичкетаң мәктәбе укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев