Китапханәдә узган бәйрәмдә казанда пешкән ботка белән сыйладылар + ФОТО
21 апрельдә район үзәк, балалар, авыллардагы барлык китапханәләр дә, "Китапханәдә бер төн" Бөтенроссия акциясенә кушылып, кичке сәгать 9га кадәр эшләделәр һәм китап укучылар белән төрле кызыклы чаралар уздырдылар. Өч ел рәттән район үзәк китапханәсендә әлеге акциянең шаһите булдык без. Шунысын әйтергә кирәк, китапханәчеләр әлеге чараны китап укучылар күңеленә хуш килерлек,...
21 апрельдә район үзәк, балалар, авыллардагы барлык китапханәләр дә, "Китапханәдә бер төн" Бөтенроссия акциясенә кушылып, кичке сәгать 9га кадәр эшләделәр һәм китап укучылар белән төрле кызыклы чаралар уздырдылар.
Өч ел рәттән район үзәк китапханәсендә әлеге акциянең шаһите булдык без. Шунысын әйтергә кирәк, китапханәчеләр әлеге чараны китап укучылар күңеленә хуш килерлек, үзенчәлекле һәм мавыктыргыч итеп уздырырга тырышалар. Аның быелгысы Экология елына багышланган иде. Тиздән 1 Май бәйрәмен дә исәпкә алып, аны "Карга боткасы" бәйрәме итеп үткәрделәр.
Иң беренче бу бәйрәмнең тарихын искә төшерделәр. Бик борынгы заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар язны җылы яклардан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен кар эреп, сулар ага башлагач каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны "Карга боткасы" дип атаганнар. Бәйрәм көнне авыл балалары, өйдән-өйгә кереп, ботка пешерергә ярма, май җыйганнар, такмаклар башкарганнар, халыкны бәйрәмгә дәшкәннәр.
Карга әйтә карр, карр!
Туем җитте, бар, бар!
Ярма, күкәй алып бар,
Сөт-маеңны салып бар,
Ипи-итең алып бар,
Карр, карр, карр!
Су буенда казан асканнар, ботка пешергәннәр, уеннар уйнап, җырлап, биеп рәхәтләнеп күңел ачканнар. Боткадан кошкайларга да өлеш чыгарганнар: "Рәхмәт, кошкайлар, безгә язны алып килдегез!" дип аны каргаларга калдырып китә торган булганнар.
Китапханәчеләр дә әлеге бәйрәмнең матур йолаларын күрсәттеләр бу көнне. Әби белән бабай булып киенгән китапханә хезмәткәрләре балалар белән такмаклар башкардылар, уйнап-җырлап күңел ачтылар. Яз килүен хәбәр итүче Кара каргалар кунакларны төрле биремнәрдә сынадылар. Без табышмак-ребуслар да чиштек, кошлар турында шигырь-мәкаләләрне дә искә төшердек.
Ә менә җиде төрле ярмадан учак өстендә пешкән ботканың тәме әле дә тел очымда торган кебек. Бу көнне китапханәгә килгән һәркем ботка белән сыйланды. Аны ашаганда кунаклар ил-көннәребезгә тынычлык, басу-кырларыбызда уңышның мул булуын теләделәр.
Тиздән җәй җитә. Ә бу - чәчәкле, җиләкле иң матур вакыт. Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә балалар белән "Җиләкле җәй" композициясен күрсәттеләр. Бәйрәмгә килүчеләр китапханә тормышы, яңа китаплар белән таныштылар.
- Бу көнне балачакка кайткандай булдым. Бәйрәмне нәкъ без үскәндәге кебек йолаларга туры китереп уздырдылар. Монда үткәннәргә сәяхәт тә, кунакчыллык та, бәйрәм рухы да булды. Рәхмәт китапханәчеләргә! - диде Зәйтүнә Кәримова.
Чулпан ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев