Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Колорадо коңгызына каршы ничек көрәшергә

Быелгы җәй кояшлы көннәре белән сирәк сөендерсә дә, бәрәңге дошманы - колорадо коңгызы "йокламый". Бәрәңгене әлеге корткычлардан ничек сакларга? Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының эчке базарны көйләү һәм үстерү бүлекчәсе белгечләре киңәшләрен тәкъдим итәбез. ЮЛЛАРЫ КҮПТӨРЛЕ Колорадо коңгызына каршы агротехник, механик, биологик һәм химик ысуллар белән...

Быелгы җәй кояшлы көннәре белән сирәк сөендерсә дә, бәрәңге дошманы - колорадо коңгызы "йокламый".

Бәрәңгене әлеге корткычлардан ничек сакларга? Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының эчке базарны көйләү һәм үстерү бүлекчәсе белгечләре киңәшләрен тәкъдим итәбез.

ЮЛЛАРЫ КҮПТӨРЛЕ

Колорадо коңгызына каршы агротехник, механик, биологик һәм химик ысуллар белән көрәшергә мөмкин.

Механик ысул коңгызларны җыюдан гыйбарәт. Бу ысул бәрәңге аз мәйданда утыртылганда гына кулай. Биологик ысул бәрәңге кортларын юкка чыгаруда аларның дошманнарын - кошларны файдалануны күз уңында тота.

Халык арасында иң киң таралганы - химик ысул. Төрле препаратлар белән бәрәңгене, гадәттә, яшь коңгызлар күпләп барлыкка килә башлагач эшкәртәләр. Тик шунысын онытырга ярамый: бер үк препарат сипкәндә кортлар аңа ияләшәләр һәм эшкәртү көткән нәтиҗәне бирми башлый.

Иң яхшы химик препаратларга килгәндә, болар - "Актеллик", "Арриво", Каратэ", "Кинмикс", "Шерпа", "Престиж", "Регент". Соңгы вакытларда "Колорадо коңгызы - ЮК" дип аталган препараттан еш файдалана башладылар. Аларны кулланганда саклау, файдалану шартларын, һичшиксез, үтәргә кирәклеген тагын бер кат искәртү урынлы булыр.

Күргәнегезчә, бәрәңгене эшкәртү өчен химик препаратлар бик күп. Әмма иртәме-соңмы алардагы агу безнең ашказанына килеп эләгә. Ә аның организм өчен ни дәрәҗәдә зыянлы булуын аңлатып торырга кирәкмидер.

ХАЛЫК ЫСУЛЛАРЫ

Бәрәңге корты белән сәламәтлеккә зыян китермичә генә ничек көрәшергә соң? Бу уңайдан халык арасында киң таралган берничә ысул тәкъдим итәбез.

· 300 грамм шар чикләвегенең яфраклары һәм кабыгы өстенә 10 литр кайнаган су коябыз. Капкач белән ябып бер атна тотабыз, сөзәбез һәм корткычларга сибәбез.

· Чиләкнең өстән бер өлешенә ваклап әрем тутырабыз һәм шуңа ярты литрлы банка белән агач көле кушабыз. Өстенә 10 литр кайнаган су салып берничә көн тотабыз һәм сөзәбез. Әлеге сыекчаны бәрәңгегә сибәбез.

Моның белән беррәттән, корткычларга каршы көрәштә "коры" ысуллардан да файдаланалар. Иң нәтиҗәлесе - бәрәңгегә иләнгән көл сибү. Көл каен утыныныкы булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев