Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Корыч кебек чыныкканнар

"Бездә тимер кебек нык кешеләр генә эшли ала", - ди тимер юлларны ремонтлау белән шөгыльләнүче 109нчы ПМС начальнигы Инсаф КАДЫЙРОВ. Ул үзе дә - бу кәнәфигә утырганчы, биредә баш инженер булып эшләп, зур чыныгу алган җитәкче. ПМСның 60 еллык юбилее уңаеннан без аның белән чын ир-егетләр генә эшли ала торган...

"Бездә тимер кебек нык кешеләр генә эшли ала", - ди тимер юлларны ремонтлау белән шөгыльләнүче 109нчы ПМС начальнигы Инсаф КАДЫЙРОВ. Ул үзе дә - бу кәнәфигә утырганчы, биредә баш инженер булып эшләп, зур чыныгу алган җитәкче. ПМСның 60 еллык юбилее уңаеннан без аның белән чын ир-егетләр генә эшли ала торган шушы хезмәт турында сөйләштек.
- Инсаф Мулланурович, дөрестән дә, тимер юлларны хәзер ир-егетләр ремонтлый. Әмма әле кайчан гына бу гаять авыр эшне сары жилет кигән хатын-кызлар башкара иде бит.
- Әйе, 80нче елларга кадәр юл монтерларының күбесе хатын-кызлар иде. Бу авыр хезмәткә алар ничек чыдады икән дип таң калам. Юл монтерлары ел әйләнәсе гел ачык һавада эшлиләр бит. Коеп яңгыр яуса да, күз ачкысыз буранда да, чатнама суыкта да, кояш кыздырганда да алар сигез сәгать дәвамында үзләренә билгеләнгән участокта тимер юлны яхшы сыйфатлы итеп ремонтларга тиеш. Тимер юл транспортының куркынычсыз хәрәкәт итүе турыдан-туры безнең хезмәткә бәйле. Заманында авыр шартларда кул көче белән шушы җаваплы хезмәтне башкарган ветеран хатын-кызларыбызга көчемнән килсә, һәйкәл куяр идем. Корбанбикә Әбрәева, Ркыя Антонова, Мария Аптриева, Клавдия Булатова, Валентина Балобонова, Фарткинса Гильзитинова, Әнисә Гыймранова, Галина Минликузина, Елена Митрофанова кебек 25-30ар елларын ПМСка багышлаган ветеран юл монтерларына рәхмәтем чиксез.
- Сез үзегез дә бу гаять җаваплы дилбегәне 31 ел шушы коллективны җитәкләгән, аны Горький тимер юлында иң алдынгылар рәтенә күтәргән легендар шәхес Александр Шиловтан кабул итеп алдыгыз. Шундый абруйлы җитәкчедән соң "планка"ны төшерми эшләү җиңел түгелдер.
- Әйе, мондый җитәкчедән соң түбән тәгәрәми эшләү өчен зур тырышлык куярга кирәк. Шөкер, әлегә кадәр "планка"ны төшергән юк. Безнең ПМС хәзер дә Горький тимер юлында лидерлыкны үз кулында тота. Александр Михайлович бик күп осталар тәрбияләп калдырды. Шуңа эшебез дә уңышлы бара. Ул - минем дә хөрмәтле остазым. Ә безгә, аның шәкертләренә, түбән төшәргә һич тә ярамый. Бигрәк тә, тимер юлда да конкуренция көннән-көн көчле булган заманда.
- Тимер юлларны ремонтлау дирекциясенә дә конкуренция үтеп кердеме инде?
- Моңарчы тимер юлларда барлык эшләрне тимер юл структурасына караган предприятиеләр генә башкарды. Хәзер исә читтән керүче подрядчиклар саны арта бара. Ә эшне кем сыйфатлы башкара, шуңа ышанып тапшыралар. Эшсез калмас өчен бик нык тырышырга, эзләнергә туры килә. Юлларны начар сыйфатлы итеп ремонтласак, планны үтәмәсәк, без бит беркемгә дә кирәкми. Мин ышандырып әйтә алам: безнең ПМС һәрвакыт тимер юлда кирәкле булачак.
- Сез кайларда юллар ремонтлыйсыз?
- Безнең база Әгерҗедә булса да, бөтен Горький тимер юлында юллар ремонтлыйбыз. Юл монтерларына еракка китеп, өйләренә кайтмый эшләргә туры килә. Быелга планыбыз аеруча зур. Барлыгы 109,2 км юл ремонтлыйсы бар. Шуның 75,2 км - аеруча авыр ремонт. Биектау-Коркачы һәм Кизнер-Саркуз аралыгында җитди, шактый катлаулы ремонт эшләре көтә. Ижау-Балезино юлында ремонт эшләрен дәвам итәбез. Әгерҗе һәм Сарапулда станция юлларына капиталь ремонт булачак.
- Шундый зур эшләр ышанып тапшыргач, дөрестән дә, сезнең коллектив бик сәләтле, Шилов заманындагы "планка"ны төшерми эшли. ПМСның 60 еллык юбилее көннәрендә коллективның тоткасы булган алдынгыларны да искә алып үтик әле.
- Тапшырылган бурычларны сыйфатлы итеп үтәүгә Николай Гариев, Эдуард Изирушев җитәкләгән 1 һәм 2нче юл колоннасы коллективлары зур өлеш кертәләр. Алар карамагында - 73 эшче. Юл мастерлары Михаил Попов, Вячеслав Аюшиев, Сергей Бородин, Тимур Майдук, Александр Кобяшев, бригадирлар Василий Гардасов, Артем Жмуров, Ришат Зариповның эшләре һәрчак мактауга лаек. Ә андыйлар бихисап бездә. Гомумән, ПМСта корыч кебек чыныккан, үз һөнәрләренең осталары, хезмәткә үтә дә җаваплы караучылар гына эшли. Тимер юлда эшкә эленке-салынкы карау бөтенләй гафу ителми. Бездә армиядәгегә охшаш тәртип, каты дисциплина.
- Сезгә эшкә урнашу өчен таләпләр каты булса да, халык магнит кебек тартыла. Сәбәбе нәрсәдә?
- Бездә эшләгән кешенең кадере зур һәм аның авыр хезмәте акчалы. Әгерҗедәге бер генә предприятиедә дә тимер юлдагы кебек хезмәт хакы юк. Бездә нәселләре белән эшләүче хезмәт династияләре бар. Мәсәлән, Савельевлар, Нуйкиннар, Изирушевлар, Шиловлар һ.б.лар. Хезмәтебез ничек кенә авыр булмасын, әти-әнисе юлыннан китүчеләр бик күп.
- Юбилей уңаеннан ветераннарыгызга, хезмәттәшләрегезгә әйтер сүзегез...
- ПМСның барлык ветераннарын, хезмәттәшләремне 60 еллык юбилеебыз белән тәбриклим. Безнең коллектив һәрвакыт бердәм, дус, корыч кебек нык булды. Барыгызга да сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, тимер юлларны ремонтлауда яңа җиңүләргә ирешүебезне телим. Без салган, ремонтлаган юллар буенча поездлар һәрчак имин йөрсен.
Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

×××

Тарих битләреннән
109нчы юл-машина станциясенә (ПМС) 1952 елның 6 маенда нигез салына.
Аның беренче җитәкчесе -Анатолий Смирнов.
ПМС эшчеләре гаиләләре белән озак еллар вагоннарда яшиләр. 1971 елда бу поселоктагы 71(!) вагонда эшче-хезмәткәрләр гомер кичерә. Хәзер аларның күбесе Восточная урамындагы йортларда яши. Соңгы вагоннан 1995 елда күченәләр.
1976 елдан Александр Шилов җитәкчелегендә ПМСта зур төзелешләр башкарыла: контора, складлар, гаражлар, депо, ашханә, котельный, йортлар төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев