Кыйныйлар телебезне
Җай таптылар болгатырга Аркадаш, дус арасын. Әнә, ана миллион сорый Өйрәткәнгә татарчага баласын! Имеш, тиеш булмаган ул, Имеш, туган тел түгел! Ике тел дә - дәүләт теле, Бу аңа мөһим түгел! Балаларны бүлмәкчеләр Татарга һәм урыска... Катнаш гаилә кая барсын Башын орсынмы ташка?! Кемгә кирәк бу болгану Бар дөньяга күрсәтеп....
Җай таптылар болгатырга
Аркадаш, дус арасын.
Әнә, ана миллион сорый
Өйрәткәнгә татарчага баласын!
Имеш, тиеш булмаган ул,
Имеш, туган тел түгел!
Ике тел дә - дәүләт теле,
Бу аңа мөһим түгел!
Балаларны бүлмәкчеләр
Татарга һәм урыска...
Катнаш гаилә кая барсын
Башын орсынмы ташка?!
Кемгә кирәк бу болгану
Бар дөньяга күрсәтеп.
Кемгә файда туган телне
Кимсетеп һәм үксетеп?!
Күпме гомер сыешканбыз
Бер түбә җыйган безне...
Әллә инде, күзләр тиде!
Кыйныйлар телебезне...
Нигә кизәнергә инде
Бер гаепсез мөгаллимгә?!
Алар - нигез салучылар
Күңелдә туган телгә...
Куркытулар, аптырату
Кирәк түгел аңарга.
Алар туган бу дөньяга
"Туган тел!" дип янарга!
Укытучы "шок хәлендә"
Әти-әни аптырашта...
Тагын ниләр күрәсе бар,
Ни язылган бу язмышка!?
Әлфирә НИЗАМОВА.
Исәнбай авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев