Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Күз яше төшми калмый (Булган хәл)

Бүген алар икесе бомж хәлендә көн күрә

Кайсы гына ата-ана үз нарасыеның сау-сәламәт, тәүфыйклы булып үсүен теләми икән?!. Һәр ата-ана үз баласының бәхетле, туганнарына ярдәмчел булуына, балигъ яшькә җиткәч, гаилә корып, матур-матур балалар үстерүенә өмет баглыйдыр. Әмма тормыш дигәннәре үтә дә четерекле нәрсә, адәм баласына ни генә күрсәтми дә, алдына нинди сынаулар генә китереп куймый  теләсә кайсы вакытта теләкләрнең дә, өметләрнең дә пыяладай челпәрәмә килүе ихтимал…

Һәдия апа да гаиләсендә дүртенче бала булып улы Розалин тугач бик сөенә, бөтен игътибарын сабыена бирә. Әбисе, әтисе, абый-апалары да аңа җил-яңгыр тидерми. Розалин гади колхозчы гаиләсендә үссә дә, ашау-эчү, кием-салымга мохтаҗлык кичерми, төскә-биткә чибәр, озын буйлы, таза гәүдәле булып үсә.

Розалин урта мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы техникасын өйрәнү училищесында укып, киң профильле тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Армия сафларында хезмәт итеп туган авылына кайта һәм совхозда үз һөнәре буенча эшли башлый. Совхоз җитәкчеләре Розалинның эшеннән бик канәгать була: ул берничә мәртәбә мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Розалин авыл яшьләре белән бергә үзешчән түгәрәкләрдә дә катнаша, матур итеп бии, кыскасы, кичләрен клубтан кайтып кермичә күңел ача.

Август аеның бер якшәмбесендә Розалин кибет янында кулына авыр сумка күтәргән яшь кенә бер кызны очрата. Кызның чибәрлегеннән беренче күрүдә үк Розалинның күзләрендә мәхәббәт очкыннары кабына.

Үзе дә сизмәстән ул:

— Әйдә, булышам, — дип, кызның кулыннан сумкасын ала.

Кыз да, шуны гына көткәндәй, мөлаем гына елмаеп сумкасын егеткә бирергә ашыга. Розалин сумканың шактый авырлыгын сизеп:

— Уһу, азык-төлекне күп алгансың, әллә туй үткәрергә җыенасыңмы? –  дип сүз ката.

— Юк, бүген әниемнең туган көне, әйдәгез безгә, бергәләп үткәрик. Дөрес, мин сезне белмим. Таныш булыйк: минем исемем – Регина, ә сезнеке? – дип, кыз, көлә-көлә, егет белән танышырга теләген белдерә.

— Минеке — Розалин.

— Менә таныштык та…

Кыз сумканы күтәрешү хәйләсе белән Розалинның кулыннан тота. Алар, шатлыклары эчләренә сыймаган парлар кебек, кулга-кул тотынышып, Региналар фатирына кайтып керә.

Җыйнак кына бер бүлмәле фатир, зал уртасында бер өстәл һәм берничә урындыктан гайре җиŸаз күренми. Регина сумканы урындыкка куеп, әйберләрен өстәлгә бушата. Розалин, өстәлгә тезелешкән «акбашлар»ны күреп, беразга тын кала, шулай күп кунак чакырдылар микәнни, дип уйлап куя. Күп тә үтми, кухнядан йөзгә-биткә шактый чибәр бер ханым килеп чыга.

— Таныш булыгыз, бу минем әнием – Гөлбану, — ди Регина, Розалинны әнисе белән таныштырып. Тыйнак егет матур гына исәнләшә дә, туган көн мәҗлесенең кайсы вакытка билгеләнгәнен белешеп, очрашканга кадәр саубуллашып, фатирдан чыгып китә. Розалинның башында уйлар өермәсе бөтерелә. «Кем ул Регина?.. Тукта, ул бит әле укучы гына, димәк, аның турында сигезенче сыйныф укучысы, безнең күрше малае Хәмит белә торгандыр, сорашып карыйм әле»,  дип уйлый ул. Әмма Хәмит, әле балалыктан чыгып бетмәгән күрәсең, Регина турында артык бернәрсә дә сөйләми, бары аның 10 нчы сыйныфта укуы хакында гына әйтә ала. Кыз белән танышудан башы тәмам әйләнсә дә, «бәлки бармаскадыр…», – дип икеләнә Розалин. Көн буе Регина турында уйлап, эчмичә дә исерү дәрәҗәсенә җитеп йөри ул. Ләкин мәҗлескә бару уеннан кире кайтмый, чөнки кыз үзенең елмаюлы карашы, йомшак куллары, матур тавышы белән аны үзенә әсир итеп өлгергән була. Розалин кибеткә кереп Гөлбану апага бүләккә кул сәгате, зур чәчәк бәйләме сатып ала; урам уртасыннан кыю атлап, туп-туры Региналар фатирына юнәлә.

Мәҗлестә кунаклар Розалин уйлаганча күп булмый. Егет Гөлбану апага бүләкләрен беренче булып тапшыра. Гөлбану аңа зур рәхмәтен белдерә, бераз соңга калып килгәне өчен, «штраф» дигән булып, егеткә бер рюмка аракы тоттыра. Розалин да, үзенең «егетлеген» күрсәтергә теләп булса кирәк, каршы килми, ике рюмка аракыны бер-бер артлы эчеп куя.

Ләкин ул, чит коллективта булгангамы, исерми, тыныч кына мәҗлес барышын күзәтә. Башта күзләре өстәл уртасында тезелеп торган «акбашларга» төшә: алар инде шактый кимегән. Югыйсә, кунаклар да күп түгел, аларның да күбесе хатын-кызлар… Баксаң, һәркайсы, салган берен кире какмыйча, төбенә кадәр эчеп куя  икән!.. Розалинга башта бу, әлбәттә, гаҗәп тоела. Чөнки ул  хатын-кызларның болай «оста» эчкәнен беренче тапкыр күрә. Шул рәвешле, туган көн дип аталган мәҗлес фәкать бергәләп аракы эчүгә әверелә. Рюмкаларны күтәрүгә, хатын-кызлар берсен-берсе уздырып гайбәт сөйли: имеш, тегене ире ташлап киткән, монысы ире өстеннән гулять итә икән… Вакыты-вакыты белән музыка да яңгырый: исерек кунаклар сикергәләшеп ала да, тагын аракы чөмерергә тотына. Розалин да,  хатыннардан калышмыйча, салган бер рюмкасын авызына каплый бара.

Өстәлдә аракы бетүгә, хәмердән тәмам кызган кунаклар, алпан-тилпән  килеп, сүзләрен дә, рәхмәтләрен дә әйтә алмыйча, кайсы-кая таралыша. Ә Гөлбану белән Регина Розалинны кыстый-кыстый кунарга калдыралар. Танышуларына бер тәүлек тә тулмаган егет белән кызның әни кеше рөхсәте белән бер фатирда бергә йоклауларыннан башлана да инде булачак фаҗигаләр, булачак күз яшьләре… Исерек хатын-кызлар янында кунып калган төн Розалинның әти-әнисенә, әбисенә олы кайгы-хәсрәт, күңелләренә авыр шик-шөбһә сала.

Көннәр уза тора, Розалинның әлеге фатирда кунып калулары ешая. Гөлбану белән Регина, тәмле телләнеп, аңа мунча себеркесе яфрагыдай ябышуларын дәвам итә. Розалинга артка чигенергә юл ябыла. Очрашкан саен өстәлгә шешә «менеп кунаклый». Розалинның кире чыга алмаслык сазга суырылып баруын сизгән-күргән авыл халкы арасында аны кызганып та, гаепләп тә әйткән сүзләр ишетелә. Ике хатын белән торасың, син бәхетле, янәсе.

Кем соң ул Гөлбану? Алар бирегә гаиләләре белән күрше Ташъелга авылыннан күчеп килгәннәр. Гөлбану, башында «җил» уйнаса да, чибәрлеге белән үзен башка кызлардан өстен тоткан, шуңа күрә аны егетләр дә «үз иткән». Җәйге каникул вакытында аның белән булган бер вакыйганы авыл әле дә кызык итеп сөйли.

…Гөлбану урып-җыю чорында иптәш кызлары белән ындыр табагына эшкә чыга. Читтән килгән машиналар комбайннардан ындыр табагына икмәк ташый, кызлар икмәкне көшелләргә бушата. Шоферларның күзләре — кызларда. Гөлбану, көрәк белән эшләүгә караганда, күп вакытын шоферлар янында машинада йөреп уздыра. Шоферларның да аны яннарына утыртасы килә. Ә Мәхмүт исемле шоферның аны, гомумән, башка берәүгә дә бирәсе килми. Шулай беркөнне ул Гөлбануны утырта да, басуга алып китә. Урман читенә җиткәч, машинасын туктатып, Гөлбануга матур-матур ярату сүзләре яудыра, сыйпап-назлап карый, ләкин кыз нык каршы тора. Шуннан Мәхмүт озак уйлап  тормый, сиңа минем янда урын юк дип, Гөлбануны машина әрҗәсенә куа. Үзе машинасы белән комбайн шнегы астына барып туктый һәм әрҗәгә менеп, кызның кулларын бәйли. Комбайнчы, машина юклыктан файдаланып, чикләвек ашарга дип, янәшәдәге урманга киткән була. Мәхмүт үзе, комбайнга утырып, бөртекне куллары бәйләнгән Гөлбану өстенә бушата да ындыр табагына юл ала.

Гөлбану, ашлык астыннан чыгып, юньләп бәйләнмәгән кулларын чишә  дә, машинаның акрын барган вакытын сайлап, аннан төшеп кала. Мәхмүт ындыр табагына кайтып җиткәндә башка шоферлар, җыелышып, көлешә-көлешә нәрсә турындадыр сөйләшәләр. Мәхмүт алар янына килеп кушыла. Сүзнең Гөлбану турында барганлыгын аңлап, мактанган кыяфәт белән: «Гөлбануыгызны әнә кузовтан эзләп алыгыз, бөртек астында ул», – ди. Шоферлар, ышаныргамы-юкмы дигәндәй, машина өстенә менеп бөртекне бушата. Мәхмүтнең шаярып әйткән сүзләрен көлкегә алучы хатын-кызлар да шоферларның ашлыкны бушатып бетерүен түземсезлек белән көтә. Ә Гөлбану  юк… Барысы да сүзсез кала. Шунда районнан килгән вәкил: «Яхшыга түгел бу, иптәшләр», – дип, күңелгә шом салып куя. Мәхмүт, эшнең  җитдигә китүен сизенеп, вәкилне һәм тагын берничә кешене утыртып, басуга комбайннар янына элдерә. Юлда очраган кешеләрдән дә, бөртеген  бушаткан комбайнчыдан да Гөлбануны күрмәдегезме дип сорашып карыйлар: белүче дә, күрүче дә булмый. Вәкил эш тәмамланыр алдыннан ындыр табагы мөдиреннән Гөлбануның кайту-кайтмавы турында сораша, кичен  өйләренә кеше җибәрә. Гөлбану өендә дә булмый. Ул юкка чыга.

Гөлбану икенче көнне дә, өченче көнне дә табылмый. Вәкил бу турыда милициягә хәбәр итә, милиционерлар Мәхмүтне подвалга алып китә. Ындыр табагында эшләүчеләр, менә кызлар нишләтә ул дип, аһ ора.

Бу вакыйга турында хәбәр янәшә авылларга тарала. Һәркем үзенчә фикер йөртә. Кыз югалып өченче көн узды дигәндә, күрше авыл шоферы: «Мин аның Казан ягына җилдерүче машина шоферын кочаклап барганын күрдем», – дигән хәбәр тарата. Чыннан да, Гөлбану дүртенче көнне өйләренә берни булмагандай кайтып керә. Әнисенең «Кайда йөрдең?» дигән соравына гамьсез рәвештә:

— Казанда, – дип кенә җавап бирә.

Гөлбану укыган елларда урта белем алырга бөтен мөмкинлекләр була. Ул тулай торакта яшәп укый. Әти-әниләреннән читтә торганлыктан, укуы сизелерлек йомшара, алган билгеләре тартып-сузып куелган «өчле»ләрдән артмый. Класс җитәкчесе аның белән күп тапкырлар сөйләшеп карый, тик файдасы гына тими. Гөлбану тулай торак вахтерын алдап-йолдап, йә апаларга, йә кинога барам, дип чыгып китеп, авыл егетләре белән типте.

Без капчыкта ятмый, барыбер кайдан булса да тишеп чыга дигәндәй,  мондый йөрүләр тиздән үз җимешләрен бирә. Тугызынчы сыйныфта укыганда ул үзеннән ике яшькә өлкән урыс егете Сережа белән таныша һәм шуннан авырга уза. Сережаның әтисе дәрәҗәле урында эшләгәнлектән, алар гаиләсенә җил-давыл тими, бөтен авырлык класс җитәкчесе белән мәктәп директоры җилкәсенә төшә. Янәсе, алар начар тәрбия эше алып барган, вакытында кисәтү ясамаган. Шулай итеп, унынчы класста укыганда Гөлбану кыз бала таба, аңа Регина дип исем кушалар.

Сергейның әти-әнисе яшьләргә эш табу, аларны укыту турында уйламый, фатир табып биреп, алардан котылу юлын гына эзли. Дөрес, Сергей эшчән, чая егет була. Шунлыктан ялкау Гөлбану белән холыклары килешми башлый. Өстәвенә, Гөлбану аны санга сукмый. Ул өйдә кунмый, баласын ярымсукыр әнисенә ташлап, каядыр китеп югала. Биш елдан соң алар аерылыша. Регинага унбер яше тулганчы өч «үги әти» белән яшәргә туры килә. Ул аларга хәтта исемнәре белән дә дәшми.

…Әнә шундый гаиләдә Розалин өенә кайтмыйча кунып-түнеп йөри. Моңа эчләре пошудан нишләргә белмәгән әти-әнисе Розалинны төрлечә кисәтеп карый. Ахыр чиктә: «Кыз унынчыны тәмамласын, берәр юньле һөнәр алсын, аннан кушылышсагыз да сүзебез юк», –  диләр.

Әмма Розалин әтисе-әнисе сүзенә колак салмый, һәрчак үзенекен тукый: мин аны үзем укытам, һөнәре дә булыр, ди ул. Әти-әнисе бөтенләй аптырашта кала, бервакытта да әти-әни сүзеннән чыкмаган Розалинны алмаштырып куйганнар диярсең!..

Регинаның да холкы үзгәрә, моны сизеп-тоеп калган иптәш кызлары аннан бөтенләй читләшә. Әмма Регина моны сизмәмешкә салышып, үзен башкалардан һаман өстен итеп күрсәтергә тырыша, чибәрлеге белән масаю, мактану галәмәтләре дә булмый түгел анда. Кызның холкындагы мондый тискәре сыйфатлар 8–9 нчы сыйныфларда укыганда ук беленә башлый.

Җәйге каникул чорында Регина укыган мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучыларын җәйге пионер лагерена җитәкче итеп эшкә җибәрәләр. Регина лагерьдан ерак түгел генә урнашкан авыл егетләре белән очраша. Егетләр күп, барысының да кыз белән танышасы килә. Бер-берсеннән көнләшү аркасында, егетләр арасында тарткалаш кузгала. Нык кына дөмбәсләнгән бер егетнең әтисе лагерь директорына килеп Регина өстеннән шикаять яза. Директор мондый хәлдә, әлбәттә, кызны лагерьда тота алмый, өенә кайтарып җибәрә. Регина урта мәктәпне көчкә, тартып-сузып тәмамлый, алга таба укырга нияте дә, теләге дә булмый. Өйдә юк-барны сәбәп итеп мәҗлесләр үткәрү дәвам итә, кирәксә дә, кирәкмәсә дә музыка яңгырый. Гөлбану янына килүче ирләр дә даими алмашынып тора.

…Розалин совхозда механизатор булып эшли, хезмәт хакын әти-әнисенә түгел, ә Гөлбану белән Регинага кайтарып бирә. Акча төрле мәҗлес, шау-шуларга тотылып бетә. Кайвакыт Розалинның иптәшләре дә уены-чыны белән аны, ай-һай, бай син, Розалин, ике чибәр белән торасың, фатирыгыз да бер генә бүлмәле, төннәрен саташкалый да торгансыңдыр, дип шаярта.

Шул рәвешле, Розалин ике өй арасында йөреп вакыт уздыра. Атна-ун көн Гөлбану фатирында яшәгәннән соң, беркөнне эштән туры әти-әнисе янына кайта. Әти-әнисе өйдә чак була, ул аларга:

— Без өйләнешәбез, иптәшләрне чакырып туй үткәрергә иде, – ди. Әтисе дә, әнисе дә, шуны гына көткәндәй, икесе берьюлы:

— Кайчан? — дип сорыйлар.

— Киләсе шимбәгә, – дип җаваплый уллары.

Әти-әнисе Розалинның болай өйдә бер кич, Региналарда ике кич кунып   йөрүеннән тәмам туйганлыктан, аның белән сүз куертудан бернинди мәгънә чыкмавын тоеп, ризалыкларын бирә.

Туй, Гөлбану кодагый белән булган күңелсез очракны санамаганда, матур, тавыш-гаугасыз уза. Шактый эчеп исерергә өлгергән кодагыйны беренче тәнәфестә үк сарайга кертеп яткыралар. Ул икенче көнне иртән: «Мин туйны күрмәдем, өстәвенә исерек Салихны минем янга салганнар, төн буе тынычлап йоклап булмады, кодагый», – дип, бераз үпкәсен белгертеп ала. Үзара елмаешып сөйләшүдән кала, моңа, әлбәттә, артык игьтибар бирүче булмый. Туйдан соң да яшьләрне кунакка чакырулар, таныштырулар дәвам итә. Яшь парлар әти-әни йортында өч ай буе кунак хөрмәтендә яши.

Риясыз, карусыз эшләгәне өчен, совхоз Розалинга ике бүлмәле фатир бирә. Белгечлеге булмаганлыктан, Регина төрле эшләргә йөри. Гәрчә аның озаклап эшләргә вакыты да калмаган була инде. Туйдан соң ярты ел да үтми, ул сау-сәламәт малай таба. Гаиләдә бала туу, әлбәттә, шатлыклы вакыйга. Розалиннар гаиләсендә дә бу очракны бик олылап билгеләп үтәләр. Олылау дигәне инде аның эчү дигән сүз. Бу мәсьәләдә башлап йөрүче, һичшиксез, Гөлбану була. Аңа Розалинның әтисе дә иярә, Розалин белән Регина да кимен куймый.

Авылда эшсезлек хөкем сөргәнлектән, күпләр эчкечелеккә бирелә. Яшьләрнең күбесе шабашкага, бераз акча юнәтердәй  урыннарга таралып бетә. Эчүнең юньлегә илтмәгәнлеген һәрберебез белә. «Яшел елан» олыга-кечегә аерып тормый, үз-үзен белми эчкәннәрнең һәркайсын йота тора.

Шул эчү аркасында Розалиннарның төп йортыннан өч ел эчендә әтисен, аның абыйсы белән энесен, тагын  бертуганын бакый дөньяга озаталар. Бу афәтләрдән соң әниләре дә вафат була. Регинаның әнисе Гөлбануның да 55 яше дә тулмастан, йөз-чыраена, кыяфәтенә карарлык түгел: җыерчыклар баскан, күз кабаклары асылынган, гәүдәсе көянтәдәй бөкерәйгән, төрле калошлар кигән аякларын көчкә сөйрәп атлый, өсте-башы каралмаган. Фатиры беркайчан ремонт күрмәгән, бөтен әйберсе, урын-җире тарау ята, идәннәре буйлап сукмак сузылган. Берничә мәртәбә шәфкать туташы килеп аның фатирын тәртипкә сала, авыл Советына язма калдыра, кызы Регинага хәбәр бирә.

Әмма аңа беркем игътибар итми, чөнки мондый тормышны ул үзе сайлап алган. Чираттагы бер эчүдән соң ул фатирында җан тәслим кыла, өч көн буена янына керүче дә булмый.

Розалин, гаилә корып җибәргәч тә тракторда эшләвен дәвам итә. Колхоз-совхозлар таралгач, авылда эш калмый, Розалин язларын авыл кешеләренә бакча сукалый, җәй-көзләрен карт-корыга печән, салам, утын китерә. Бер яктан караганда, ул изге эш эшли, ләкин, икенче яктан, һәр булышкан кеше аңа шешә суза. Болай да аракы яраткан Розалин акрынлап хәмер колына әверелә. Әлбәттә, мондый тракторчы беркемгә дә кирәкми, аны түбән хезмәт хаклы башка эшкә күчерәләр.

Регина, тормышка чыкканчы төрле җирдә эшләгәннән кала, беркайда да хезмәт куймый. Аның кенәгәсендә нибары бер елга да тулмаган эш стажы язылган.

Гаиләдә биш ел эчендә ике малай, бер кыз туа. Балалар барысы да сау-сәламәт үсә. Ләкин гаиләдә бар тапкан акча аракыга китеп бара. Шунлыктан балалар күп вакытта ач кала, өс-баш киемнәре белән дә аларны Розалинның бертуган абый-апалары тәэмин итә. Регина нәкъ әнисе эзенә төшә, кайда аракы эчсә, шунда кунып кала башлый.

Соңгы дүрт ел эчендә алар икесе дә беркайда да эшләми. Балаларның ач-ялангач булуларын күреп, авыл Советы, хатын-кызлар советы Розалин Һәм Регина белән төрлечә сөйләшүләр, аңлатулар алып бара, кисәтүләр ясый. Мондый чаралардан соң исерек ата-ана бер-ике атна эчүдән туктап тора да, яңадан элеккеге хәлгә төшә, балалар ач кала, салкын баракта яши. Розалин белән Регина Гөлбанудан калган фатирны сатып әҗәтләрен түлиләр һәм бераз балаларның өс-башларын яңарталар да, калган акчаны эчеп бетерәләр. Балалар өчен бирелгән пособие хисабына яшәү, аннан-моннан тапкан акчага эчү дәвам итә.

Азамат белән Алмазның яхшы билгеләренә генә укуын, ләкин сәламәтлекләренең көннән-көн какшый баруын, һәрчак боек булуларын күреп, мәктәп балаларга даими рәвештә матди ярдәм күрсәтеп тора, исерек әти-әниләре белән аңлату, үгет-нәсыйхәт эшләре алып бара. Ләкин ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән керми, диләр бит. Оятларын югалткан әлеге ата-анада бала тәрбияләү, аларны кеше итү хисе бөтенләй калмый. Мәктәп аларны судка бирергә мәҗбүр була. Суд ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә, балаларны интернатка бирергә дигән карар чыгара. Ләкин бу карар гына ахыр чиккә җиткән ата-ананың  һаман да түбәнгә тәгәрәүләрен туктата алмый. Аракы аларның аңын томалый, хәтта аталык һәм аналык хисләрен онытырга мәҗбүр итә. Югыйсә, этләр һәм мәчеләр, бүре һәм аюлар да балаларына берәр куркыныч янаса, аларны авызларына алып, куркынычсыз урынга ташый, юешләнсәләр, ялый, җылыта. Ә бу бәндәләрдә мондый инстинктлар да югала. Өч ел интернатта тәрбияләнгән балаларны, миһербанлы әти-әниләр табылып, уллыкка-кызлыкка алып китә, бу вакытта Розалинга  41, Регинага нибары 38 яшь кенә була.

Бүген алар икесе ике якта теләнеп, хәер сорашып, бомж хәлендә көн күрә.

Һәдия апа әлеге вакыйгаларның үз күз алдында акрынлап төзәлмәслек фаҗигагә әверелә баруын авыр кичерә. 70 яшьтән узган әби өч оныгын сагынып күз яшьләрен түгә. Күп еллар буена күршеләреннән читенсенеп, гөнаһтан куркып, бу хәлләрне йөрәк түрендә  саклый ул. Ике оныгының мәктәптән кайтканда әбиләре янына хәл белергә кереп чыгуы, аларның «дүртле» Һәм «бишле» билгеләренә генә укулары, «әби-әби» дип кенә торулары, әлбәттә, карчыкны бераз тынычландыра. Ул аларны ашатып-эчертеп, мәктәптә туклану өчен 30–50 сум акча биреп озата. Бу турыда күп уйлана ул: кайдан башланды бу ялгышлык, кем гаепле, малайны тәрбияли алмадыкмы, килен бозыклыгымы? Бәлки үзебездә дә гаеп булгандыр? Аракыны күп эчтеләр шул… Туктатучы, рәтле киңәш бирүче булмадымы?

Карчыкның хәсрәтләренең иге-чиге юк. Соңгы вакытларда бик бетерешә ул. Бетерешми мөмкин дә түгел, яшьтән үк авырлыкларны күп күргән, сугыш вакытында туя ашамаулар, салкын тиеп чирләүләр, черек бәрәңге кәлҗемәләре белән тукланулар үзен сиздерми калмый. Сугыштан соң бик яшьли эшкә җигелде шул алар!

Терлекчелек фермасының пар казаны шартлап, Һәдия апа гарипләнә, гомер буе аксаклап йөри. Болар өстенә югары кан басымы һәм башка авырулар җәфалый. Соңгы елларда йорттан дүрт мәет чыгу, малай белән киленнең кеше ышанмаслык хәлгә җитүләре карчыкны тәмам хаста хәленә җиткерә.

Ә инде оныклары гаиләдән китүләрен Һәдия апа берничек тә кичерә алмый. Ул һаман да ач йөрмиләрме, өсләренә кияргә бар микән дип, кат-кат уйлана.

Һәдия апаның оныкларын искә алып еламаган көне бик аз. Малае белән килененең бүгенге көндә кайда йөрүләрен дә белмәгән карчыкның, оныкларын тәрбияле тотканы өчен интернат хезмәткәрләренә рәхмәтеннән кала, әйтер сүзе юк. Оныкларының яңа әти-әниләре белән таныштырганнары өчен дә чиксез рәхмәтле ул аларга! Ярый әле оныкларының бәхетләре булган, яңа әти-әниләре нинди күркәм кешеләр, дип сөенеп бетә алмый ул.

Балалар үсәр, үз әти-әниләре эчүдән туктап, үлми калсалар, бәлки алар белән дә очрашырлар. Шул чагында Розалин белән Регина аларга нинди күз белән карар!?..

Күз яше төшми калмый.

Рәхимҗан ӘХМӘТҖАНОВ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев