Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Көзге урман. Шигырьләр

Көзге урман бигрәк матур, Гаҗәп ямьле, ягымлы. Көзге муллык урап алган, Бизи туган ягымны. Бу гүзәллек дөньясына Карап тордым таң калып. Каршылый усак иңенә Чуар шәльяулык салып. Имән тагы да мәһабәт, Сылу зифа ак каен. Көязлеген гел арттыра Купшы юкә көн саен. Җир өстенә түшәлгәннәр Алтын-көмеш тәңкәләр. Үрмәкүчләр үреп куйган...

Көзге урман бигрәк матур,

Гаҗәп ямьле, ягымлы.

Көзге муллык урап алган,

Бизи туган ягымны.

Бу гүзәллек дөньясына

Карап тордым таң калып.

Каршылый усак иңенә

Чуар шәльяулык салып.

Имән тагы да мәһабәт,

Сылу зифа ак каен.

Көязлеген гел арттыра

Купшы юкә көн саен.

Җир өстенә түшәлгәннәр

Алтын-көмеш тәңкәләр.

Үрмәкүчләр үреп куйган

Җептән нечкә ятьмәләр.

Әбиләр чуагы булгач,

Һава саф, балдай татлы.

Табигать үзе тудырган

Бу илаһи тын чакны.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Көзге тамаша

Урман эчләренә кергән идем,

Сары төстән күзләр камаша.

Һәрбер яфрак нидер сөйли миңа,

Барлык җиһан куя тамаша.

Көз фасылы урман түрләрендә,

Сихри көче итә тантана.

Тын да алмый хозурлана күңелем,

Көзге матурлыкка таң кала.

Әй, урманым! Син дә сәхнә кебек

Төрле төсләр белән янасың.

Тамашаңны тәмам иткәч кенә

Купшы киемеңне саласың.

Ел да шулай көзләр җиткән саен

Йөрәкләргә утлар саласың.

Йөрәкләргә утлар саласың да,

Кышны көтеп тынып каласың.

Рима ЗАРИПОВА.

Кичкетаң авылы.

Көзге урман
Урманнарга барсам, хәйран калам
Җете матур, ачык төсләргә.
Күбәләкләр сыман бөтерелеп
Көзге яфрак ява өсләргә.

Гаҗәпләнеп карыйм агачларга,
Нинди генә төсләр юк анда!
Көз - художник, сокланырлык итеп
Сулыш өргән, ахры, урманга.

Алтын сыман яфракларын изәп
Каршы ала сылу каеннар.
Миләшләр дә якут төймә таккан,
Әйтерсең лә, горур ханымнар.

Өрәңгеләр йолдыз яфракларын
Бүләк итә көзге аланга.
Янәшәдә генә, күрегезче,
Сәлам бирә көяз балан да.

Шыбыр-шыбыр килеп серләшәләр
Көрән яфраклы усаклар.
Бүре курысында кызыл алка,
Искитмәле матур бу чаклар.

Яшеллеген саклый еллар буе
Төз наратлар, мәгърур чыршылар.
Хозурланып шушы гүзәллеккә,
Булдыралсаң, дустым, җыр чыгар.

Урманнарга керсәң җырлап җибәр,
Монда, чынлап, сулыш ачыла.
Гөлләмәсен тотып кулларына
Урман үзе килә каршыга.

Алтын сары, кызыл, көрән төсләр
Күз яуларын алып балкысын.
Урман - байлык, аны саклау кирәк
Бу нисбәттән, дустым, хаклысың.

Җир-ананың үпкәләре, диеп
Хак әйтәләр аның турында.
Һәр фасылның гүзәллеген раслап
Шаулап үссен урман тагын да.
Фәридә ҖӘМИЛЕВА.

Исәнбай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

3

2

1

1

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев