Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Ләбиб Айтуганов исемендәге Мәдәният йортында инвалидларны хөрмәтләделәр

"Узган ел Заводская урамында Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты ачылганнан бирле монда яшәүчеләр өчен күңелле тормыш башланды. Инвалид булсам да мин дә - биредә еш кунак. Чараларга машина белән килеп алалар, өемә илтеп куялар. Менә Инвалидлар декадасы уңаеннан уздырылган бәйрәмгә дә бик сөенеп килдем", ди Рифкать абый Каһиров. Моннан 20 еллап...

"Узган ел Заводская урамында Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты ачылганнан бирле монда яшәүчеләр өчен күңелле тормыш башланды. Инвалид булсам да мин дә - биредә еш кунак. Чараларга машина белән килеп алалар, өемә илтеп куялар. Менә Инвалидлар декадасы уңаеннан уздырылган бәйрәмгә дә бик сөенеп килдем", ди Рифкать абый Каһиров.

Моннан 20 еллап элек күзләрендә катаракта авыруы башлана Рифкать абыйның. Табибларга вакытында күренмәү һәм дәвалауны сузу аркасында күзләре сукырая аның. 16 ел инде караңгылыкта яши ул. Инвалидлык алганда нибары 42 яшь була үзенә. Башта әнисе белән яши. Ул вафат булгач ялгызы кала.

- Мин үземне бер дә ялгыз дип хис итмим. Апам Әлфиянең бер генә көн дә килми калганы юк. Кибеттән әйберләрне дә ул алып кайта, ашарга да әзерли. Үзләренә мунчада юынырга да алып бара. Мин аңа да, балаларына да бик рәхмәтле, - ди Рифкать абый.

Мәдәният хезмәткәрләре Дилә Шәйхетдинова, Фәния Мөхәммәтшина, Роза Насыйкова әзерләгән концертны караганда Рифкать абыйның да, аның кебек язмыш сынауларына дучар булган башка кешеләрнең дә йөзләре балкыды.

- Узган ел да Инвалидлар декадасында шушы микрорайонда яшәүче физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне чакырып бәйрәм ясаган идек. Аннан без һәм алар арасына дуслык күпере салынды. Өлкән яшьтәге апа-абыйларны гына түгел, балаларны да төрле чараларга чакырып, тормышларына аз булса да ямь өстәвебезгә сөенәбез, - ди мөдир Дилә Шәйхетдинова.

Бәйрәмдә Тәслимә Галиева, Гөлшат Насыйкова, Ринат Галиев җырлары алкышларга күмелде. Бу микрорайон гармунчылары белән дә дан тота. Дамир Әкрәмов, Рәис Мөхәммәтвәлиев, Әнисә Галиева уйнаган көйләргә тамашачылар җыр белән кушылдылар. Фәния Мөхәммәтшина алар өчен күңелле уеннар да оештырды, татар көйләренә җилкенеп биеп тә алдылар. Бәйрәм рухы мул табын артында да дәвам итте.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев