Машина йөртүчеләр игътибарына: махсус билге булмаса, машина йөртү тыела
4 апрельдән юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Шулай ук "права"га имтихан тапшыру һәм машина йөртү таныклыгын алуда да яңалыклар бар. Хәзер машина руле артына яңа утыручыларга икенче транспортны тактырырга рөхсәт ителми. Шулай ук стажлары ике елга тулмаган мопед һәм мотоцикл йөртүчеләргә пассажирлар утырту тыела. Аларга автомобильләренә "Тәҗрибәсез йөртүче" билгесен ябыштырмыйча...
4 апрельдән юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Шулай ук "права"га имтихан тапшыру һәм машина йөртү таныклыгын алуда да яңалыклар бар.
Хәзер машина руле артына яңа утыручыларга икенче транспортны тактырырга рөхсәт ителми. Шулай ук стажлары ике елга тулмаган мопед һәм мотоцикл йөртүчеләргә пассажирлар утырту тыела. Аларга автомобильләренә "Тәҗрибәсез йөртүче" билгесен ябыштырмыйча юлга чыгу да тыела.
Кирәк очракларда автомобильләргә "Балалар", "Шипы", "Ишетмәүче йөртүче", "Акрын йөри торган транспорт чарасы" һәм башка шундый махсус билгеләр кую да таләп ителә. Әлеге билгеләр булмаган машинада хәрәкәт иткән өчен 500 сум күләмендә административ штраф каралган.
Бу яңалыклар тәҗрибәсез машина йөртүчеләр катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү өчен кертелгән.
Хәзер имтихан үткәрү, "права" алу тәртибенә дә үзгәрешләр кертелде. Әгәр йөртү таныклыгы югалса яки аны урласалар, яисә алыштырырга кирәк булса, документларны күпфункцияле үзәкләргә дә тапшырып була. Шулай ук алыштырудан тыш, күпфункцияле үзәкләрдән "права"ны барып алырга да мөмкин.
Яраклылык вакыты чыкканчы ук машина йөртү таныклыгын алыштыру мәсьәләсенә дә ачыклык кертелде. Хәзер гамәлдәге медицина белешмәсен күрсәткән очракта, кабат ун ел срок белән яңа таныклык алып була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев