Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Җәмиләсез тормыш күңелсез

Узган ел көтү кергәч Җәмиләбезне саттык. Әнә шул көннән башлап сыерсыз көн күрәбез. Авылдагы абзарның 42 ел сыерсыз торганы юк иде. Әткәй вафат булгач та, әнкәй 13 ел сыер тотты әле. Сөтлебикәләрнең ниндиләрен генә күрмәдек: мүкләген дә, ак-көрәнен дә... Хәтта берсе бозаулагач 2-3 көн аягына басалмый иде. Ул сыерны да...

Узган ел көтү кергәч Җәмиләбезне саттык. Әнә шул көннән башлап сыерсыз көн күрәбез.

Авылдагы абзарның 42 ел сыерсыз торганы юк иде. Әткәй вафат булгач та, әнкәй 13 ел сыер тотты әле. Сөтлебикәләрнең ниндиләрен генә күрмәдек: мүкләген дә, ак-көрәнен дә... Хәтта берсе бозаулагач 2-3 көн аягына басалмый иде. Ул сыерны да берничә ел асрадык. Ә Җәмилә алдыннан асраганы безне ун ел ашатты. Кысыр калгач суярга туры килде. Аннан күршеләрдән менә дигән тана сатып алдык. Җәмиләнең беренче бозавын яшь бала кебек сөенеп-шатланып көтеп алдык. Бу сыер безне дүрт ел туендырды, кышлыкка бозауларын суйдык. Ите үзебезгә дә җитте, артыгын сатып азарак керем дә алдык. Тагын да асраган булыр идек тә бит... Әмма авылда олыгаеп баручы әнкәйгә авырга туры килә дип, аңа сыерны сатарга тәкъдим иттек. Бик озак ризалашмады, әмма соңгы чиктә безнең сүз җиңде. Ялгыз әнкәйгә авыр булмасын дип тырышуыбыз иде инде.

Әмма хәзер авылга кайткач абзарга керәсе дә килми. Сыер мөгрәп тормагач, нигә шунда ун-унбиш тавыгың җырлап йөрми, күңелле түгел икән. Әле югыйсә, бозау да, сарыклар да бар. Әмма сигез җанны туйдырган, шәһәрдән кайткан кунакларга да мулдан өлеш чыгарган сөтлебикәнең булмавы үзен бик сиздерә. Моны әнкәйгә бик сиздермәскә тырышабыз инде. Ул үзе дә "сыер булмагач, лапаска чыгасы да килми икән", дип әйтештерә.

Сыерлы чакта өстәл тулы ризык: җаның кайсын тели сөт-каймакмы, эремчек-катыкмы... Мич ашы пешергәндә дә сөтне мулдан тота идек. Шәһәргә киткәндә 2-3 литр сөт, сөтөсте, ак май, эремчеген төйибез. Безгә шуның кадәр китеп бара, әле сөтне Хөкүмәткә тапшырып та әнкәйнең кулына ай саен ике меңләп акча керә иде.

Элеккеләр белми генә әйтмәгәннәр инде, сыер сине дә, үзен дә туйдыра, сыерлы көнем - сыйлы көнем, дип. Әйе шул, сөт саткан акчага печән, ашлыгын алсаң, кышын суярга бозавы бушка кала. Әнә, хәзер берничә айлык бәләкәй генә бозаулар да 30-35 мең сумнан ким тормый.

Юк, без сөтсез, каймаксыз тормыйбыз. Күршебездә ике сыер асраучы туганнарыбыз яши. Алар сөттән, сөт ризыкларыннан өзмиләр. Башка авылдашлардан да сөт сатып алу мөмкинлеге бар. Әле боларны һаман авылдан ташыйбыз. Шәһәрнеке белән чагыштырсаң, арзан да, тәмле дә. Ә шәһәр кибетләрендә сөт, каймак бәяләрен күреп "тел шартлатып" йөрим. Ярты литр сөт - 25 сум, 250 грамм сөтөсте - 40 сум, эремчекнең бер килосы 300 сумлап тора. Ә тәме... Авылныкына җитәме соң инде?! Кая микән үзебезнең Җәмилүшнең сөт ризыклары дип куйган чаклар да була. Көч-дәртең ташып торганда авылда сыер асрамаучыларга әнә шулай аптырап та куясың. Эше, мәшәкате күп булса да, үзең асрап, эшләп ашаганга ни генә әйтсәң дә җитми инде...

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев