Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Монда тудык, монда үстек...

"Мин бик бәхетле: сөекле язучыбыз Тукай әйтмешли, "монда тудык, монда үстек". Гомерем буе туган Әгерҗемә, халкыма хезмәт иттем. Бүген дә туган нигеземдә гомер кичерәм", - ди 60 яшьлек юбилеена килеп җиткән Дамир БАКИРОВ. Хәзерге вакытта "Бердәм Россия" партиясенең Әгерҗедәге җирле бүлекчәсе башкарма комитетын җитәкләүче Дамир Ахунҗанович 40 елдан артыкка сузылган...

"Мин бик бәхетле: сөекле язучыбыз Тукай әйтмешли, "монда тудык, монда үстек". Гомерем буе туган Әгерҗемә, халкыма хезмәт иттем. Бүген дә туган нигеземдә гомер кичерәм", - ди 60 яшьлек юбилеена килеп җиткән Дамир БАКИРОВ.
Хәзерге вакытта "Бердәм Россия" партиясенең Әгерҗедәге җирле бүлекчәсе башкарма комитетын җитәкләүче Дамир Ахунҗанович 40 елдан артыкка сузылган хезмәт юлында нинди генә вазифалар башкармый: район Мәдәният йорты директоры, авыл хуҗалыгы идарәсенең юридик бүлеге начальнигы... 12 ел КПСС район комитетында, 11 ел район хакимиятендә эшли: гомуми бүлек мөдиреннән район Советы аппараты җитәкчесенә кадәр күтәрелә. Вазифалары үзгәреп торса да, балачактан ук озата килүче кешелек сыйфатлары гына үзгәрми аның. Әле бүген дә, кемнән генә сорама, "искиткеч сабыр, тырыш, мөлаем, кешелекле, туган җанлы, бик гади" кебек сүзләр генә ишетергә була аның турында...
Әй, күңелле балачак!
"Балачак турында бик күңелле хатирәләр саклана күңелемдә. Мин, чын мәгънәсендә, балачакның "тәмен" белеп үстем: кышын чалбар балаклары бозланып катканчы уйнаулар, җәйге төннәрне табигать кочагында уздырулар дисеңме", - ди Дамир Ахунҗанович, хатирәләргә бирелеп. "Бәлки, кемгәдер сәер тоелыр. Әмма мине тәрбияләүдә үзем дөньяга килгән Шаралапов урамының йогынтысы бик зур булды. Юк, урам безгә начар тәрбия бирмәде. Мин үскән чорда урамыбызның һәр гаиләсендә өчәр, дүртәр бала иде. Менә шулар белән бертуганнардай дус булдык. Бездән ике яшькә генә өлкәнрәк Наил Шахмин, урам балаларын җыеп, гел төнге урманга кунарга алып бара иде. Аның төннәр буе табигать серләре турында шундый маҗаралы итеп сөйләүләре - әле дә күз алдымда. Шул чакларда тәмәке тартып, сыра эчеп карау дигән уй башыбызга да килмәде. Шуңадыр, әти-әнигә "Наил белән урманга барабыз" дию дә җитә иде", - дип сөйләгәндә уйлары белән ерак балачакка кайтуын абайламый мөмкин түгел.
Әтиләре Ахунҗан абый - гомере буе көнкүреш комбинатында, әниләре Рәшидә апа, лаеклы ялга чыкканчы, ит комбинатында эшли. Дамир Ахунҗановичның сеңлесе Гөлсинә балачакларын искә алганда, абыйсына гел рәхмәт укый. "Әти-әни көне буе эштә булганлыктан, мине һәм абыем Рамилне карау күбрәк олы абыебыз Дамирга эләгә иде. Ул безне үз-үзен тотышы белән дә тәрбияләде. Абыебыз шундый әдәпле, тәртипле булгач, без үзебезне ничек начар тотыйк инде?! Мәктәптә гел "5"ле билгеләренә генә укыды. "Әнә, абыегызның тәртибен хәтта кызларга үрнәк итеп куялар укытучылар", диләр иде әти-әни. Армиядә хезмәт иткәндә шундый җылы хатлар яза, ә без бергә җыелып аларны елый-елый укый идек. Ул хезмәт иткән бүлектән гел Рәхмәт хатлары килеп торды. Инде күптән үзебез гаиләле булсак та, һаман абыебызның төпле киңәшләренә таянып, ярдәмен тоеп яшибез. Гомер узган саен, аның киң күңеллелегенә, кешелеклелегенә, туган җанлы булуына соклануыбыз арта. 83 яшенә җиткән әниебез Рәшидәне шулай кадерләп тәрбияләгәне өчен Аллаһы Тәгалә үзен дә зурласын иде", - ди ул.
Башкаларга кирәк һәм үрнәк
"Яшьләргә теләгем: һөнәрне уйлап сайласыннар. Инде сайлаганнар икән, аңа тугры калсыннар", - ди Дамир Ахунҗанович. Болай дип әйтүенең үз сәбәпләре бар. Мәктәптә югары сыйныфларда укыганда ук бию түгәрәгенә йөри башлый ул. Аның бу сәләтен күреп, район Мәдәният йортына эшкә чакырылар. "Агитбригада белән кечкенә генә авылларда да концертлар куеп йөрүебезне һич тә онытасым юк. Кайбер авыл клубларында идән дә юк иде хәтта. Тик без шунда да "ут уйнатып" биергә тырыштык", - ди ул.
Армиядән кайткач та Мәдәният йортында эшләвен дәвам итә. Читтән торып Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. "Юристлык белеме аннан соңгы елларда авыл хуҗалыгы идарәсендә, райкомда, азык-төлек комбинатында, хәтта эшмәкәр булып эшләгәндә дә бик зур ярдәм итте. Тик без "партия кая куша, шунда" дигән заманда яшәдек һәм эшләдек. Мәрхүм Рафис Сәетов район хакимиятенә чакырып үземне яңа вазифада сынап карарга тәкъдим иткәч тә мин баш тартмадым. Кадрлар буенча белгеч дәрәҗәсеннән район Советы аппараты җитәкчесенә кадәр күтәрелдем. Тик хәзерге кебек сайлау мөмкинлеге булса, мин үзем сайлаган юрист һөнәренә хыянәт итмәс идем", - дисә дә, бу сүзләр артында бернинди үкенү хисләре ятмый, минемчә. Чөнки кайда гына эшләсә дә, башкарган хезмәтенә башкаларда хөрмәт уята алган ул. "Мин Дамир Ахунҗанович белән 80нче еллардан бирле таныш. Элеккеге райком бинасын, аның территориясен тәртипкә китерү буенча куйган олы хезмәте аның хуҗалык эшләрен менә дигән итеп оештыра алуы турында сөйли. Райкомда ул эшли башлагач, аның хезмәт урыны, чын мәгънсендә, "юридик консультация"гә әйләнде. Халык аның янына нинди генә сораулар белән генә мөрәҗәгать итми иде?! Төпле белемле юрист буларак бик күпләргә ярдәм итте Дамир Ахунҗанович. Әле хәзер дә бу яклап без һәрчак аның ярдәменә, киңәшенә мохтаҗ", - ди район башкарма комитетында эшләр белән идарә итүче Гомәр Шакиров. "Үз эшен бөтен нечкәлекләре белән белүе өстенә, бик сабыр, искиткеч кешелекле, әдәпле дә Дамир Ахунҗанович. Мин аны үземнең укытучым, остазым буларак бик тә хөрмәт итәм", - ди район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова.
Юбиляр үзе: "Мин эшләү дәверендә бернинди батырлык та кылмадым. Алтын уртаклыкта эшләдем дә эшләдем", - дию белән генә чикләнсә дә, әле хәзер дә башкаларга үрнәк һәм кирәк булуы - хезмәт юлын "5"ле билгесенә үтүенә лаеклы бәя ул.
Якыннарым - газизләрем...
"Бу дөньяда Сезнең өчен иң кадерле нәрсә?" дигән сорауга, һич тә икеләнмичә, "сәламәтлек, гаиләм, балаларым, туганнарым" дип җавап бирде юбиляр һәм йөзенә бераз моңсулык иңде. Монысы - моннан берничә ел элек сөекле оныгы Азалиянең 2,5 яшьтә каты авырудан дөнья куюын, бу югалтуны күтәрә алмыйча, 29 ел иңне-иңгә куеп яшәгән, өч бала тәрбияләп үстергән җәмәгате Вәзирә ханымның якты дөньяны ташлап китүен исенә төшерүдәндер, мөгаен. Бу кайгыларга энесе Рамилне югалту хәсрәте дә өстәлгәч, ул туган нигезенә, әнисе янына кайтып төпләнергә карар кыла. "Юкка гына "Туган нигезе кирәк кешегә" дип җырламыйлар бит. Авыр югалтулардан соң кендек каным тамган нигезгә кайтып төпләнгәч, ничектер яшәү көчем арткандай булды. Җәмәгатем Рәсимә белән газиз әниебез Рәшидәне әле озак еллар хөрмәтләп яшәргә язсын иде", - дип тели ул. Кызы Гөлгенә, уллары Марат һәм Марсельнең инде үз куышлары булуына, оныклар белән сөендерүенә куанып туялмый.
Ә туганнар дигәннән, "алар - үзе бер Әгерҗе", ди Дамир Ахунҗанович шаяртып һәм: "Минем бервакытта да бер генә туганыбыз белән дә сүзгә килгәнем юк. Барысы белән дә аңлашып, ярдәмләшеп яшибез. Минем өчен шуннан да зур бәхет юк", - дип өсти. Туганнары да хөрмәтлиләр үзен. Әнә, туган көне уңаеннан уздырылачак бәйрәм тантанасын да 80нән артык туганы ашкынып көтә....
Әнә шулай, хезмәттәшләренә, якыннарына, туганнарына кирәк һәм терәк булып, тормыш юлын матур эшләр белән бизәп, тыйнак кына 60 яшенә дә килеп җиткән юбиляр. Тик гомер дигән ат арбасы, менә шулай матур эзләр калдырып, киләчәктә дә тәгәрәсен дә, тәгәрәсен иде әле...
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев