Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

“Наз“ приюты балалары ялгыз өлкәннәргә ярдәм итә

Красный бор авылында урнашкан "Наз" приютында тәрбияләнүчеләр кышын өлкәннәрнең олы ярдәмчеләренә әйләнәләр. Быел өлкәннәр бигрәк тә мохтаҗ балалар ярдәменә. Чөнки безнең якта кар күп яуды. Шуңа күрә өлкән яшьтәге ялгыз өлкәннәрдән ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Ә без аларның үтенечен беркайчан да кире какмыйбыз. Балалар да бик теләп ярдәм...

Красный бор авылында урнашкан "Наз" приютында тәрбияләнүчеләр кышын өлкәннәрнең олы ярдәмчеләренә әйләнәләр.

Быел өлкәннәр бигрәк тә мохтаҗ балалар ярдәменә. Чөнки безнең якта кар күп яуды. Шуңа күрә өлкән яшьтәге ялгыз өлкәннәрдән ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Ә без аларның үтенечен беркайчан да кире какмыйбыз. Балалар да бик теләп ярдәм итәләр аларга. "Чишмә" волонтерлык төркеме яшүсмерләре Валентина Ермолавна һәм Любовь Ивановнаның ишегалдын, капка төбен ялт иттереп куйдылар. Ә эш беткәч әбиләр балаларны кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев