Әнием дә, каенанам да – тормыш бизәкләре
Мин - иң бай кеше, чөнки минем ике әнием бар. Берсе мине тудырып үстергән, икенчесе - каенанам. Алар - икесе дә җиргә яхшылык, яктылык, рәхим-шәфкать таратучы игелек ияләре. Әнием Раушаниянең исеме гарәпчәдән "нур иясе, нур сибүче, нур чәчеп торучы, якты" дигәнне аңлата. Чын мәгънәсендә, шундый ул. Төс-кыяфәте, холык-гадәте, күңел җылылыгы...
Мин - иң бай кеше, чөнки минем ике әнием бар. Берсе мине тудырып үстергән, икенчесе - каенанам. Алар - икесе дә җиргә яхшылык, яктылык, рәхим-шәфкать таратучы игелек ияләре.
Әнием Раушаниянең исеме гарәпчәдән "нур иясе, нур сибүче, нур чәчеп торучы, якты" дигәнне аңлата. Чын мәгънәсендә, шундый ул. Төс-кыяфәте, холык-гадәте, күңел җылылыгы һәм яктылыгы белән үзенә тартып тора.
Казан кооператив техникумын тәмамлаганнан соң хезмәт юлын район кулланучылар җәмгыятендә ревизор булып башлый. Аннан сатучы булып эшли. Эшчән, уңган-булган әтием Рәсим Хафизов белән гаилә коралар. Әнием тыйнак, тырыш, һәрвакыт ачык йөзле, бик гаилә җанлы, чиста-пөхтә, бакчада эшләргә ярата. Табынны матур итеп әзерләү- аның иң яраткан шөгыле. Әтием - хезмәт яратучы, яклый һәм саклый белүче чын ир-егет. Без сеңлеләрем Адилә һәм Рузана белән дус, тату, спорт яратучы гаиләдә бик бәхетле булып, эшкә өйрәнеп үстек. Мин җиңел атлетика, кул көрәшен яраттым. Адиләбез армспорт буенча мастерлыкка кандидат булды.
Каенанам Әлфия - Кырынды кызы. 42 ел ипи пешерүче булып эшләгән. Төгәл, тәртип яратучы, кешелекле әнием соңгы елларда пекарня белән җитәкчелек итте. Хәзер лаеклы ялда булса да, кибеттә сатучы булып эшләвен дәвам итә. Тормыш иптәше вакытсыз вафат булгач, өч улын ялгызы олы тормыш юлына озаткан. Бер эштән дә курыкмаучы, тәвәккәл, батыр ханым ул. Кыюлыкны, максатчанлыкны, тырышлыкны үз улларында да тәрбияли алган. Илвир, Илназ, Илнур Исмәгыйлевлар - районда танылган көрәшчеләр.
Хәзер үз тормышларыбыз белән яшәсәк тә әниләребезнең кайгыртучанлыгын һәрдаим тоябыз. Олы йөрәкле, безнең өчен җаннарын бирергә әзер торучы әниләребезгә яратуыбызны һәм хөрмәтебезне дә гел белдереп торырга тырышабыз.
Ике әнием дә чәчәк-гөлләр ярата. Ишегалдында, капка төбендә, бакчада, өйдә үсә алар. Әниләрем үзләре дә - шул чәчәкләр кебек тормыш бизәге. Исән-сау, бәхетле булыгыз, кадерлеләрем!
Аидә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Әгерҗе шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев