Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Очар канат куйдың син, мәктәбем

Л.Айтуганов исемендәге Девәтернә мәктәбенең йөз еллык юбилеена багышланган тантаналы бәйрәм чарасы, мөхтәрәм кунаклар, ветеран укытучылар, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар чыгышлары белән үрелеп барып, һәркем күңеленә үтеп керерлек бай эчтәлекле, матур һәм мәгънәле үтте. ХАТИРӘЛӘР ЯҢАРДЫ Тарих башы 1917 елга барып тоташкан мәктәп бер гасыр эчендә 3156 укучыны олы тормыш...

Л.Айтуганов исемендәге Девәтернә мәктәбенең йөз еллык юбилеена багышланган тантаналы бәйрәм чарасы, мөхтәрәм кунаклар, ветеран укытучылар, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар чыгышлары белән үрелеп барып, һәркем күңеленә үтеп керерлек бай эчтәлекле, матур һәм мәгънәле үтте.

ХАТИРӘЛӘР ЯҢАРДЫ

Тарих башы 1917 елга барып тоташкан мәктәп бер гасыр эчендә 3156 укучыны олы тормыш юлына озаткан. Биредә барлыгы 300дән артык укытучы эшләгән. Ун педагог директорлык вазифасын башкарган. 1985 елда Девәтернә мәктәбенә урта мәктәп статусы бирелгәннән соң шул чорда директор булып эшләгән Рамил Галиев һәм колхоз рәисе Әхәт Камалиев ярдәме белән 320 урынга исәпләнгән ике катлы типовой мәктәп төзелгән.

2004 елда мәктәпкә Нарат авылында туып-үскән, Девәтернә мәктәбендә белем алган якташыбыз - шагыйрь һәм композитор Ләбиб Айтуганов исеме бирелгән.

2015-2016 уку елында республика программасы буенча мәктәпкә капиталь төзекләндерү уздырылып, ул икенче яшьлеген кичерде. Биредә бүген белем алучы 39 укучы, 16 укытучы, техник хезмәткәрләр өчен бар шартлар тудырылган. Кабинетларда да әти-әниләр ярдәме белән төзекләндерү эшләре башкарылган.

Бу көнне бәйрәмгә килүчеләр мәктәпнең матурлыгына соклануын белдерделәр. Яңартылган стендлардан үзләренең, якыннарының, сыйныфташларының фотосурәтләрен эзләделәр алар.

- Менә бу - әтием Габдрахман Вахитовның фотосы. Ул әлеге мәктәптә 30 ел физика-математика укытучысы булып эшләде. Узган гасырдагы агач мәктәп белән хәзергесен чагыштырырлык түгел. Рәхәтләнеп эшләр, белем алыр өчен бар шартлар тудырылган бит, - диде Ижаудан кайткан Роберт абый Вахитов мәктәп буйлап сәяхәт иткәндә.

Чәчләренә чал кунса да, Роберт абый мәктәп елларын әле дә сагынуы, сыйныфташлар очрашуын көтеп алуы, авылга кайткан саен мәктәпкә керүе турында сөйләде. Бу көнне дә сыйныфташлары Хәсән, Хөсәен, Әнвәр, Дамир белән сөйләшеп сүзләре бетмәгәндер, балачак турында бик күп хатирәләр яңартканнардыр.

2005 елда югары уку йортын тәмамлап тарих укытучысы дипломы алган Ирек Рәхмәтуллин да хезмәт юлын туган мәктәбендә башлавы белән горурлана. Бәйрәм тантанасына кайткач ул да биредә эшләгән елларын сагынып искә алуын әйтте.

- Директор урынбасары булып билгеләнгәч төнге сәгать икеләргә кадәр эшләгән вакытлар - әле дә күз алдымда. Мин эшләгән чорда иң истә калганы - мәктәптә куян фермасы ачу булды. Укытучы авыр хезмәт булса да, балалар белән эшләгәндә күңелле мизгелләр күбрәк хәтердә калган. Хәзер хезмәт юлымны мөгаллим булып дәвам итмәсәм дә, Девәтернә мәктәбе минем өчен чын тормыш мәктәбе булды дип горурланып әйтә алам, - диде Чаллыдан кайткан Ирек Рәхмәтуллин.

ТИҢСЕЗ ХӘЗИНӘ

Мәктәпнең олуг юбилеена кадерле бүләк - ул кырык елдан артык гомерен шушы мәктәпкә багышлаган хөрмәтле педагог Илдус Шәйхетдинов тарафыннан әзерләнгән "Девәтернә мәктәбенең 100 еллык кыскача тарихы" исемле китапның басылуы. "Дөньяви мәктәпнең барлыкка килгән көненнән башлап бүгенге көнгә кадәр үсешен күзалларга мөкинлек бирүче әлеге китап - алтын бәһасенә тиң хәзинә", диделәр бәйрәмне алып баручылар.

- Бу - минем дистә елларга сузылган хезмәтем. Моның өчен зур күләмдә тарихи әдәбият тикшерелде, архив материалларына таянылды, өлкән яшьтәге авылдашларның истәлекләре тупланды, фотоальбомнар булдырылды, - ди автор.

Ә китапны бастырырга ярдәм иткән төп иганәче - Ләбиб Айтугановның кызы, "Татаркино" оешмасы директоры Миләүшә ханым Айтуганова. Бәйрәм тантанасында аңа олы рәхмәт сүзләре яңгырады һәм юбилей медале тапшырылды.

- "Кеше китә, җыры кала", диләр. Әтиемнең исемен мәңгеләштергәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Бәйрәм чарасына да дулкынланып һәм сөенеп кайттым, - диде Миләүшә ханым.

ИСТӘЛЕК МЕДАЛЬЛӘРЕ

Мәдәният йортында дәвам иткән бәйрәмдә кунаклар укучыларның, аэробика буенча хәтта Россия күләмендә узучы бәйгеләрдә призлы урыннар яулаучы балаларның чыгышларын, мөгаллимнәрнең сәхнә осталыгын карап хозурландылар. Сәхнә түрендә гомерләрен педагог һөнәренә багышлаган, Девәтернә мәктәбе тарихында үз эзләрен калдырган иң лаеклыларга хөрмәт күрсәтелде.

30 елга якын башлангыч сыйныф укучыларына белем биргән Мәүгыйдә апа Әхмәтова 16 ел директорлык вазифасын башкарган ире Минегаянны онытмаганнары өчен мәктәп коллективына тирән рәхмәтен җиткерде.

- Лаеклы ялга чыкканыма күп еллар узса да, мин әле дә мәктәп тормышы белән кызыксынып яшим. Сезнең уңышларыгызга сөенәм, - диде Мәүгыйдә апа.

Мәктәп директоры Айнур Габбасов, мөгаллимгә олы хөрмәтен белдереп, юбилей уңаеннан эшләнгән медаль тапшырды.

Укытучы, директор вазифаларын башкарган Мөхтәрәмә апа Әхмәтҗанова да бу көнне медальгә лаек булды. Ветеран укытучы - үзенең эшен дәвам итүче балалары Эльмира һәм Ленарның, яшь хезмәттәшләренең әле дә төпле киңәшчесе. Күп еллар директор булып эшләгән, мәктәпнең "аяклы тарихы" Илдус Шәйхетдиновка да бәйрәмдә олы рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Айнур Габбасов аңа медаль тапшырганда:

- Сез, мәктәбебезнең йөз еллык тарихын чагылдырган китап бастырып, безгә олы хәзинә бүләк иттегез, - диде.

Шулай ук мәктәпкә һәрвакыт ярдәм кулы сузучы, әлеге коллективны үсендереп торучы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов, мәктәпнең укытучылар коллективы да истәлек медальләре белән бүләкләнделәр.

КОТЛАУЛАР

Бәйрәм тантанасында катнашкан район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова Девәтернә мәктәбенең бик күп күренекле шәхесләр, журналистлар тәрбияләгән белем йорты булуын билгеләп үттеләр һәм бер төркем хезмәткәрләргә район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырдылар. Бу көнне Казанда булу сәбәпле бәйрәмдә катнаша алмаган район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина девәтернәлеләргә видеокотлау юллаган иде.

- Әлеге мәктәп көчле укытучылары, укуда, спортта алдынгы укучылары белән горурлана ала. Хезмәт тәрбиясе бирү буенча да районда иң алдынгы мәктәпләрнең берсе, - диде ул.

Мәгариф идарәсе белгечләре Рәсимә Гыйльметдинова, Гөлфирә Миңнехәмитова, Гөлсинә Мөхәммәтдинова, Удмуртиядә нәшер ителүче "Яңарыш" газетасы баш мөхәррире Рәмзия Габбасова да иң матур теләкләрен җиткерделәр. Авыл башлыгы Фәнис Йосыпов: "Девәтернә, Нарат, Гали авыллары балаларына белем бирүче әлеге белем йортында иң тату, дус, бердәм коллектив эшләве белән горурланабыз. Киләчәктә дә сезгә зур уңышлар телибез", - диде.

Йөз ел... Бу тарих өчен бер мизгел генә булса да, өч меңнән артык укучыны олы тормыш юлына озаткан мәктәп өчен олы юл ул. Бәйрәм тантанасыннан таралышканда һәркемнең теләге бер иде: белем учагы сүнмәсен, авыл, мәктәп яшәсен, аның варислары күп булсын...

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев