Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Озын гомернең сере – хәрәкәттә

"Әткәй Шәрип "Мин 100 яшькә кадәр яшәячәкмен", ди торган иде. Әмма ул әнкәйнең үлемен бик авыр кичерде һәм үзе дә 3 айдан 91 яшендә дөнья куйды. Мин дә аларга охшап озын гомерле булганмындыр. Ә бәлки, вакытсыз вафат булган улларымның яшәлмәгән еллары минем гомеремә өстәлгәндер", - ди Яңа ел алдыннан 90...

"Әткәй Шәрип "Мин 100 яшькә кадәр яшәячәкмен", ди торган иде. Әмма ул әнкәйнең үлемен бик авыр кичерде һәм үзе дә 3 айдан 91 яшендә дөнья куйды. Мин дә аларга охшап озын гомерле булганмындыр. Ә бәлки, вакытсыз вафат булган улларымның яшәлмәгән еллары минем гомеремә өстәлгәндер", - ди Яңа ел алдыннан 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алган Әгерҗедән Фоат ага ШӘРИПОВ.
Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаровның котлауларын һәм күчтәнәчләр тапшырганда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова Фоат аганың бу яшьтә дә нык, сәламәт, егетләрчә җитез булуына соклануын белдерде. "ТӲбханаллаһ, күз тимәсен Сезгә, Фоат абый. Ходай тагын гомер биреп, сәламәт булып яшәргә язсын!" - диде ул. Владимир Путинның котлавындагы: "Сезнең буынга ачы сугышны күрергә дә, ачлык-ялангачлыкны татырга да, авыр хезмәт башкарырга да туры килде. Әмма сезнең сабырлыкка, чыдамлыкка сокланмый мөмкин түгел. Үткән юлларыгыз - яшьләргә үрнәк" дигән сүзләрне укыганда Фоат абыйның күңеле тулды һәм ул уйлары белән үткәннәргә "чумды".
...7 ел да 4 ай армия хезмәтен үти Фоат абый. Сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта була. 1941 елның сентябрендә совет гаскәрләре Мәскәүне фашистлардан саклыйлар. Фоат Шәрипов нәкъ шул чакта армиягә алына. 7 ноябрьдә ул Мәскәүдә хәрби парадта катнаша. "Парадтан соң ук безне фронтка җибәрделәр. Ул елгы кышның суыклыгы үзәкләргә үтте. 40 градус салкында өстебезгә шинель, аякка кирза итек киеп йөрдек. Ылыс җәеп кар өстендә йоклауны, зәмһәрир салкында ачык машинада йөрүне күз алдыгызга да китерә алмыйсыздыр. Шул кышны бөтен тәнне чуан басты, тешләрем коелып бетте Адәм баласы әллә нинди михнәтләргә дә түзә икән дип уйлыйм хәзер", - дип искә ала сугыш елларын Фоат абый. Ул фронтта сапер була. Күрсәткән батырлыклары өчен бик күп орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыш бетеп 3 ел үткәч, 1948 елда гына туган якларга әйләнеп кайта.
Фоат абый гомере буе тимер юлда машинист булып эшли. Башкортостан егете тимер юл училищесында укыганда ук төгәллеге, пөхтәлеге белән үрнәк була. Шул чактагы лекция язган дәфтәрләрен әле хәзер дә ул кадерле истәлек итеп саклый. Аларда бер генә хата да, бер генә сызу-бозу да юк. "Бу дәфтәрләрне тимер юл музеена тапшырсагыз кадерле ядкарь булырлар", - диде Римма Ринатовна аларны караганда. Эштә дә төгәллеге, намуслы булуы белән аерылып тора тимерьюлчы. Бик күпләрнең остазы булган Фоат Шәриповичның исеме Мактау тактасыннан төшми. Эш күрсәткечләре буенча күп еллар депо буенча беренчелекне үз кулында тота. "Тимер юлга 40 елдан артык гомеремне багышладым. Ул елларны һәм хезмәттәшләремне бик еш әле дә сагынып искә алам", - ди ул.
Фоат абыйның гаилә тормышы да күпләр көнләшерлек. Үз кулы белән 1962 елда төзеп чыккан йортта тормыш иптәше Рәсимә апа чөкердәшеп яшиләр алар. "Бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшәгәнгәдер, 58 ел бер мизгел кебек узып та китте", - ди Фоат ага. Әмма Рәсимә апаның соңгы вакытта күзләре начар күрүенә генә борчыла ул.
Шәриповлар гаиләсенә Ходай сынауларны өеп биргән. Алар бүген яшьли вафат булган уллары Рафаэль белән Ринатны өзелеп сагыналар. "Ярый әле, киленебез Гүзәлия ярдәменнән ташламый. Уәмле ризыклар да пешереп алып килә, хәлләребезне дә белеп тора", - ди Фоат абый. Хәзер инде әби-бабай онык-оныкчыклары белән юанып яши.
90 яшенә аяк басса да, сугыш ветераны Фоат ага тик торуны белми. "Үз хуҗалыгың белән яшәгәч, һәрнәрсәне карап-төзәтеп торырга кирәк. Ә минем кулдан балта белән чүкечнең төшкәне юк. Җәй җитсә дә бакчадагы җиләк-җимеш, яшелчәне үзем үстерәм. Озын гомерле булуның сере дә хәрәкәттәдер дип уйлыйм", - ди ул.
Бүгенгә кадәр тарихи китаплар укып юанучы, телевизордан ил-көн яңалыклары белән танышып баручы Фоат ага - чынлап та, бик күпләргә үрнәк Ил агасы ул.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев