Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Райондашлар Әлфия Авзалованы сагына

Узган атнада моң патшабикәсе Әлфия Авзалованы соңгы юлга озаттылар. Бер әңгәмәсендә ул "90 яшь - бик озын гомер, 85кә җитсәм иде", дигән булган. Легендар җырчыбыз нәкъ менә үзе теләгән яшькә җитәргә берничә ай кала якты дөнья белән хушлашты. Меңләгән халык соңгы юлга озатты аны, каберен чәчәкләргә күмделәр. Әлфия апа -...

Узган атнада моң патшабикәсе Әлфия Авзалованы соңгы юлга озаттылар. Бер әңгәмәсендә ул "90 яшь - бик озын гомер, 85кә җитсәм иде", дигән булган. Легендар җырчыбыз нәкъ менә үзе теләгән яшькә җитәргә берничә ай кала якты дөнья белән хушлашты. Меңләгән халык соңгы юлга озатты аны, каберен чәчәкләргә күмделәр.

Әлфия апа - заманында безнең район мәдәният учакларында да бик күп концертлар куйган олпат җырчы. Райондашлар күңелендә сакланган аның белән бәйле хатирәләрне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Флүрә ЗАКИРОВА, Тирсә авылы:

- И-й, Әлфия апа туганыбыз кебек бик якын иде безгә. Гастрольләр вакытында гына түгел, ул Тирсәгә һәр җәйдә кунакка кайтырга тырышты. Ирем Ринат белән бик дус булдылар, дөньяга карашлары туры килә иде аларның. Кич утырганда икесенең Әлфия апа репертуарындагы "Ак чәчәкләр кебек кар ява", "Картамыни соң, йөрәк" һәм башка бик күп җырларны башкарулары - күз алдымда.

Әлфия апа бөек җырчы булса да, бик гади иде. Иртәнге сәгать дүрттә йокыдан уяна да, эш халатын элеп көтү куарга чыга, рәхәтләнеп авыл халкы белән аралашып кайта иде. Хәтта сыерны да ул сауган чаклар күп булды. "Син, Флүрә, ял ит, ашарга үзем әзерлим" дип, бик тәмле ризыклар пешереп безне сыйлый иде. Әлфия апаның моңлана-моңлана басу түрендә җиләк җыюлары да онытылмый.

Раушаниябезне гел кызы Гүзәлгә охшата иде ул. Бер елны аңа сәхнә күлмәге, бүрек тә алып бирде. Раушания Әлфия апаны мәктәпкә укучылар белән очрашуга да чакырды. Кызыбыз авыл концертларында легендар җырчыбызның "Картаямыни соң, йөрәк", "Сагыну җыры"н тамашачыларга бик яратып бүләк итә.

Әлфия апа белән соңгы тапкыр очрашубыз моннан тугыз-ун ел элек Әгерҗе Сабан туенда булды. Шунда рәхәтләнеп сөйләшкән, фотога төшкән идек. Күрешүебез соңгы булса да элемтәләрне өзмәдек. Телефоннан хәбәрләштек, кызларыннан гел хәлен белешеп тордым. Туганымдай якын Әлфия апаны югалту бик авыр... Әле беркөнне телевизордан аның концертын караганда да хатирәләр яңартып утырдым. Легендар җырчыбыз килгәч өебезнең моңга күмелгән чаклары искә төшеп күңелем тулды. Искә алырга җырлары һәм матур хатирәләр генә калды шул...

Миңсылу АБЗАЛИЕВА, Биектау авылы:

- Минем дә күңелемдә Әлфия Авзалова белән бәйле бик матур хатирәләр саклана. Озак еллар аның алып баручысы булып эшләгән Әлифә Вәлиеваның әнисе, мәрхүмә Әкълимә апа безнең күршедә генә яшәде. Бер елны Әлфия Авзалова Әлифә белән аларга кунакка кайткан иде. Шул чакта искиткеч гадилеге, авылчан булуы белән тирән хөрмәтебезне яулады. Аның Әкълимә апаларда бәрәңге чүпләве, мотоциклга утырып урманга гөмбәгә баруы - әле дә күз алдымда.

Тагын бер матур мизгел хәтеремдә калган. Әлфия ханымның күршеләрдән чыгып килгәнен күрдем дә, шаяртырга теләп, "Картаямыни соң йөрәк" җырын суздым. Ул минем янга килде дә: "Сеңлем, җырлый башлаганчы, башта менә болай итеп тамакны көйләргә кирәк", - дип эчтән генә җырлый башлады. Аның төптән ургылып чыккан моңын тыңлап, мин тын калдым.

Әйе, Әлфия Авзалованы юкка гына "моң патшасы" дип йөртмәделәр. Без яшьрәк чакта аның авыл клубына концерт белән дә килгәне булды. Дөресен әйтәм: клуб сәхнәсендә кечкенә генә гәүдәле, төскә-биткә бик чибәр дә булмаган артистны күргәч, әллә ни исебез китмәде. Әмма искиткеч моңлы, көчле тавышы белән концертта тамашачыларны әсир итте ул. Кул чаба-чаба арып беткәнебез исемдә калган шул чакта.

Әлфия ханымның үлемен ишеткәч, әлеге хатирәләр күңелемдә кабат яңарып, бик тә ямансу булып китте. Тик озак еллар арабызда итеп тоярбыз әле без аны. Чөнки "Сагыну җыры", "Ак чәчәкләр кебек кар ява", "Картаямыни соң йөрәк" кебек җырлары Әлфия Авзалованы үлемсез итә.

Фәридә КАЕРОВА, Красный бор авылы:

- Әнием Хәят белән Әлфия апа Актаныш районында күршедә генә яшиләр. Ике яшьти балачактан бик дус булалар, бергә уйнап үсәләр. Ачлык-ялангачлыктан интексәләр дә, кызлар кечкенәдән тормыштан ямь табып яшәүләре белән сокландыралар. Әлфия авыл сәхнәсендә "сандугач" булып сайраса, әнкәй бик оста биюче була. "Икебез сәхнәдә ут уйната идек" дип сөйли иде әнкәй.

Соңрак язмыш бу кызларны аерса да, дуслыклары гомер буе дәвам итте. Әнкәй Исәнбайда гомер кичерде. Гастрольгә килгән чакта Әлфия апа бездә еш кунак була иде. Аларның авыр балачаклары турында кич буе хатирәләр яңартып сөйләшеп утырулары - әле дә истә. Мин үзем дә Казанга - курсларга барган чакта Әлфия апага фатирга керә идем. Аның авыл күчтәнәчләре белән тәмләп чәй эчкәннәре - бүгенгедәй күз алдымда.

Әнкәй гомер буе дусты - моң чишмәсе Әлфия апа белән горурланып яшәде. Телевизордан ул җырласа, "балам, әйдә кил, Әлфияне күрсәтәләр" дип безне дә дәшә иде. Хәзер инде әнкәй дә, Әлфия апа да юк. Сагынып сөйләргә бары истәлекләр генә калды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев