Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр артачак
1 апрельдән социаль пенсияләр 1,5 процентка артачак. Бу хакта федераль порталда хөкүмәт карары проекты урнаштырылган. Документ Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән, дип яза «Российская газета». Пенсияләр хәрби хезмәттә булганнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, Ленинград блокадасында яшәгән гражданнарга, радиацияле яки техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләргә...
1 апрельдән социаль пенсияләр 1,5 процентка артачак. Бу хакта федераль порталда хөкүмәт карары проекты урнаштырылган. Документ Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән, дип яза «Российская газета».
Пенсияләр хәрби хезмәттә булганнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, Ленинград блокадасында яшәгән гражданнарга, радиацияле яки техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына артачак. Шулай ук очыш-сынау составы хезмәткәрләре, космонавтикада хезмәт куючылар һәм аларның гаилә әгъзаларына пенсия түләү күләме арта.
Индексация 3,9 миллион пенсионерга эшләнәчәк. Нәтиҗәдә, уртача социаль пенсия күләме 129 сумга артып, 8774 сумга җитәчәк.
Картлык буенча иминият пенсияләренә килгәндә, алар 1 февральдән 5,4 процентка индексацияләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев