Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Сабырлыклар каян алдың, әни?

Әнинең вафатына инде өч елдан артык вакыт узса да, мин бу сорауны үземә бик еш бирәм. Бигрәк тә гомеренең соңгы минутларында әнинең яткан килеш кенә намаз укуы күз алдына килә дә ирексездән күзгә яшь тула. Биектау авылында дөньяга килгән әнием Гөлсинә ГАЗАКАЕВАүз әнисен хәтерләми иде. Җиде айлык чагында әнисе Җамалбану...

Әнинең вафатына инде өч елдан артык вакыт узса да, мин бу сорауны үземә бик еш бирәм. Бигрәк тә гомеренең соңгы минутларында әнинең яткан килеш кенә намаз укуы күз алдына килә дә ирексездән күзгә яшь тула.

Биектау авылында дөньяга килгән әнием Гөлсинә ГАЗАКАЕВАүз әнисен хәтерләми иде. Җиде айлык чагында әнисе Җамалбану вафат була. Әни белән бергә апалары Вәсимә һәм Миншәһәр, абыйлары Габдулла һәм Харис ятим кала. Әтисе Хөрмәтулла берничә тапкыр өйләнеп карый, шулай да иң озак яшәгән хатыны Мәрьям исемле була. Аның белән уртак балалары да туа: Рафис абый белән Мөдәррис абый да мәрхүмнәр инде.

Гомере буе колхозда сыер сауды әни. Ул эшләгән елларда бөтен авыр эшне кул белән башкаралар иде әле. Тик иртәнге сәгать өчтә фермага эшкә киткән әнинең өйгә кайткач ятып ял иткәнен хәтерләмим.

Ә менә абый 28 яшендә фаҗигале төстә вафат булганнан соң өзгәләнүләре йөрәккә онытылмаслык булып уелган. Абыйның берсеннән-берсе кечкенә булып калган ул-кызлары өчен үлгәнче борчылып, алар турында кайгыртып яшәде. Аларның һәркайсының тормышта үз урыннарын гына түгел, насыйп ярларын табып гаилә корулары күңеленә бераз тынычлык биргәндер бирүен. Ә менә абыйны соңгы көненәчә сагынды. "Их, Казан хастаханәсенә хәлен белергә баргач янына керткән булсалар, бәлки, берәр сүз әйткән дә булыр иде. Кертмәделәр шул. Без Казаннан кайтканчы улым Дамирның үлү турындагы хәбәре килеп җиткән иде инде", - дип гомере буе табибларга рәнҗеде.

Лаеклы ялга чыккач, дин юлына басты әни. Аның үзлегеннән намаз укырга өйрәнүе, буш вакыты булдымы, кулына Коръән, мөселман календарьлары алып укуы - әле дә хәтердә. Хәзер китап йә журналлар актарганда әни үз кулы белән язып алган берәр догага тап булам да, аның сабыр гына дога укыганы күз алдына килә.

"Яраткан бәндәмне гомер буе сынармын", дигән бит Раббыбыз. Кечкенәдән ятим калган, үги әнисеннән байтак кына кимсетү-рәнҗетүләр тоеп яшәгән, гаиләсен коргач та тормыш дилбегәсен үз кулында тотарга мәҗбүр булган әнине картаймыш көнендә тагын бер авыр сынау көткән икән - яман чир. Анда шушы авыру икәнлеген без әйтмәдек. Әллә ялганыбызга ышанды, әллә безгә күрсәтмәде, бик сабыр кичерде ул аны. Әнинең тыныч кына операциягә кереп китүе, туган авылы Биектауга тизрәк кайтып китәр өчен операциядән соң берничә сәгать үтүгә аякка басуы, авыртуы йөзенә чыккан көннәрдә дә кыштыр-мыштыр килеп өйдә нидер эшләп йөрүе - болар барысы да сабырлыгының тау кадәрле булуына ишарә түгелмени?! Күршедә генә яшәүче килене Әлфия апа уколны билгеле сәгатьләрдә сала иде әнигә. Бик авырткан чакларда да "их, иртәрәк салса иде уколны" дигәне булмады.

...Кисәк кенә авырайды әни. Төнлә хәле начараеп китсә дә, укол салгач, бераз җиңеләйгәндәй булды. Иртәнге намаз вакыты җиткәч, кулларын хәрәкәтләндерә, иреннәрен кыймылдата башлады. "Ни булды, әни?" - дип сорагач, "иртәнге намаз вакыты җиткән икән бит, шуны укыйм", диде сабыр гына. Бераздан әнинең теле бетте, кул-аяклары да җансыз булып калды. Адым саен "ансат авыру, тиз үлем бир, Раббым" дип сораган әни менә шулай "ләә илаһа илаллаһү"не әйтеп, сабыр гына мәңгелеккә күчте.

Бик сагынабыз әнине, искә алмаган көн юк. Тик сабыр булырга кирәк шул... әни кебек.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев