Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Салагыш укучылары канатлы дусларга ярдәм итәләр

Быел кыш ачы җилләре, бик салкын көннәре белән куркытмаса да, канатлы дусларыбызга азык табу барыбер авыр. Безнең төбәктә кышлаучы кошларга ярдәм итү максатыннан Салагыш мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары укытучылары Диләрә Гафурова, Флүрә Нуриева җитәкчелегендә җимлекләр ясаганнар. Әлбәттә, бу эштә әти-әниләр дә олы терәк булганнар. Төрледән-төрле, бик матур эшләнгән җимлекләрне агачларга...

Быел кыш ачы җилләре, бик салкын көннәре белән куркытмаса да, канатлы дусларыбызга азык табу барыбер авыр. Безнең төбәктә кышлаучы кошларга ярдәм итү максатыннан Салагыш мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары укытучылары Диләрә Гафурова, Флүрә Нуриева җитәкчелегендә җимлекләр ясаганнар. Әлбәттә, бу эштә әти-әниләр дә олы терәк булганнар.

Төрледән-төрле, бик матур эшләнгән җимлекләрне агачларга элгәнче, укучылар белән "Кошлар - безнең дуслар" исемле сыйныфтан тыш дәрес уздырылды. Укучыларның кошлар турында белемнәре тирән булуы сокландырды. Алар канатлы дусларыбыз турындагы табышмакларның җавапларын да бик тиз таптылар, шигырьләр дә сөйләделәр. "Карлыгач" һәм "Сыерчык"ны күмәкләп җырлап та күрсәттеләр. Соңыннан "Чума үрдәк, чума каз" җырлы уенын да бик оста башкардылар.

- Кошларга ярдәм итүне үзебезнең бурыч дип саныйбыз. Без аларга көн саен җим сибәргә сүз бирәбез, - дип балалар җимлекләрне мәктәп тирәсендәге агачларга элделәр.

Кошлар да озак көттермәде. Бер-бер артлы җимлекләргә кунып бөртеклеләрне чүпли башладылар. Аларның җим чүпләгәннәрен балалар кызыксынып күзәттеләр.

Раилә ТИМОФЕЕВА.

Ямурза авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев