Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Синнән башка бер ел, дәү әни

Кайбер якын кешеләр якты дөньядан китсәләр дә, аларның җылысын әле озак еллар тоясың. Әйтерсең, алар синең янәшәңдә. Минем дә моннан бер ел элек бакыйлыкка күчкән дәү әнием Нәдидә ХӘСӘНОВАны кочып, киңәш сорыйсы килгән чакларым еш була. Бигрәк тә хәзер, яңа урынга күченгәч. Мин күптән түгел Австралиядә яши башладым. Яшәү урынымны...

Кайбер якын кешеләр якты дөньядан китсәләр дә, аларның җылысын әле озак еллар тоясың. Әйтерсең, алар синең янәшәңдә.

Минем дә моннан бер ел элек бакыйлыкка күчкән дәү әнием Нәдидә ХӘСӘНОВАны кочып, киңәш сорыйсы килгән чакларым еш була. Бигрәк тә хәзер, яңа урынга күченгәч. Мин күптән түгел Австралиядә яши башладым. Яшәү урынымны бу ил белән бәйләү минем генә түгел, дәү әниемнең дә күптәнге хыялы иде. Кызганыч, әлеге хыял ул якты дөньядан киткәч кенә тормышка ашты. Әмма мин аның бу гамәлемә сөенеп ятуын беләм. Чөнки бирегә күченгәч ул минем төшемә керде һәм үзенең зирәк киңәшләрен бирде.

Синнән башка бер ел... Аның ничек узуы турында мин еш уйланам. Шунысы бәхәссез: син минем белән горурланыр идең, дәү әни. Шушы кыска гына вакыт эчендә мин, син өйрәткәнчә, төрле яклап "бер башка" үстем. Нәрсә генә эшләсәм дә, башта синең сүзләреңне, киңәшләреңне искә төшерәм. Теге яки бу проблеманы ничек чишәргә белми аптырап калганда, уем аша синең белән белән киңәшләшәм дә, аларны чишүнең яңа юллларын табам...

Мин укыганда дәү әни, дәү әти белән яшәдем. Дәү әнинең беренче курстан ук: "Син булдырасың!", "Синеке аныкыннан да яхшырак килеп чыгачак", "Мин сиңа ышанам" кебек сүзләре миңа һәрчак канат куйды. Бәлки, мин башкалардан әллә ни аерылып та тормаганмындыр. Әмма дәү әни шушы сүзләре белән мине үсендерә, дөрес юлга этәрә белде. Бездә, татарларда, дәү әни, әби бала яшәешендә мөһим урын алып тора. Австралиядә яшәгәндә мин моны аеруча ачык тойдым, чөнки биредә андый бәйләнеш юк. Ә без әбиләр белән бик күп вакыт уздырабыз. Шул рәвешле, үзебез дә сизмәстән "бала-әби" дип аталган ныклы, шул ук вакытта назлы дуслык булдырабыз. Соңыннан әлеге дуслык серләр уртаклашу дөньясына әверелә. Дәү әнием белән минем арада да нәкъ менә шундый дуслык иде.

Дәү әни, син ачлык-хәерчелекне дә, сугышны да күргәнсең, якыннарыңны да югалткансың, башка кайгылар да кичергәнсең. Әмма үзеңне саклый алгансың, Аллаһыга ышанычыңны югалтмагансың, явызланмагансың, ярата белгәнсең. Шуңа мин сине "зирәкләрнең зирәге" дип атыйм.

Мин инкарь итмим: синнән башка узган бер ел бик авыр булды. Шушы ел эчендә синең: "Тормыш ул - гаҗәеп әйбер" дигән сүзләреңне ничә кат искә алдым икән?! Минем алга таба яшисем килә. Оныкларым мин сине яраткан кебек мине дә яратырга, минем белән горурланырга тиеш.

Кешеләр китә, әмма безнең йөрәкләрдә алар мәңгегә кала. Соңгы сулышымны алганчыга кадәр син дә минем йөрәгемдә булырсың, дәү әни...

Гүзәл ГАББАСОВА.

Әгерҗе-Австралия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев