Синсез....
Узган елның декабрендә Исәнбай мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә ХӘБИРОВА 48 яшендә каты авырудан мәңгелеккә арабыздан китеп барды. Көннәр, айлар узса да, хезмәттәшебез бер дә истән чыкмый. Уку елын Синсез тәмамлаган идек. Яңа уку елын да Синсез башлап җибәрдек. Укытучылар көне дә Синсез узды. Ә күңел һаман да...
Узган елның декабрендә Исәнбай мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә ХӘБИРОВА 48 яшендә каты авырудан мәңгелеккә арабыздан китеп барды. Көннәр, айлар узса да, хезмәттәшебез бер дә истән чыкмый.
Уку елын Синсез тәмамлаган идек. Яңа уку елын да Синсез башлап җибәрдек. Укытучылар көне дә Синсез узды.
Ә күңел һаман да көтә. Акыл моның мөмкин түгеллеген кабатласа да, күңел ышанмый. Сагынуның чиге-чамасы юк. Телефоннан синең номерыңны боздырырга кул бармый, күңел тулган чакларда кул үзеннән-үзе синең номерны җыя. Ишек ачылыр да, елмаеп Син килеп керерсең кебек. Аңласам да күккә иңгәнеңне тик ышанмый күңел, Сине көтә...
"Үлем янәшәдә генә икән бит. Аллага шөкер, исән калдым бит, Гөлназ", - дигән идең чын күңелеңнән сөенеп.
Гаиләбездә Сине искә алмаган бер генә көн дә юк. Ирем Рамил белән сез абый-сеңел кебек идегез бит. Фикерләрегез дә, серләрегез дә килешә иде. Бер-берегезгә шаяртып, "аръяк килене", "аръяк кияве" дип эндәшә идегез. Бергәләп Актанышка Сабантуйга кайтулар, Кама буенда ял итүләр, җиләккә, бөрлегәнгә, алмага йөрүләр...
Алда әле күпме хыяллар, планнар иде бит безнең. Ирләребезнең юбилейларын бергәләп бик матур итеп үткәрдек. Алга таба үзебезнекен үткәрергә язсын дигән идек, балаларны өйләндерү хакында да сөйләштек. Әмма язмыш нигәдер икенче төрле хәл итте: Синсез үтте алар. Ә син юбилееңны да көтмәдең.
- Ралинаны үземнең укытасым килә иде дә, кызганыч, миңа эләкми, быелгы унберләр миндә түгел бит, - дидең бер сөйләшкәндә.
- Нәрсә булган, укытырсың, директордан сорасаң, классларыгызны алыштырыр әле, - дигән җавапка Син шул чакта тыныч кына елмайдың да бер сүз дә эндәшмәдең. Аннан шактый озак торгач:
- Менә Яңа ел алдыннан китәрмен дә барырмын әле. Барыбер кадерем юк. Эзләрсез укытучы, - дип, бөтенләй көтелмәгән җөмлә әйтеп куйдың.
Мин нәрсә дип җавап бирергә дә белми аптырап калдым. Нәрсәдер сизендеңме соң Син, Фәридә?
Укытучылар белән җыелышсак, сүз үзеннән-үзе Сиңа күчә. Бик авыр икән бит ул ничә еллар иңгә-иң куеп эшләгән хезмәттәшеңне югалту! Сабырлыгың, тыйнаклыгың, тирән белемең, туры сүзле булуың, шул ук вакытта юмор хисенә байлыгың белән кереп калдың Син хезмәттәшәләр күңеленә.
Укучыларың да бик озак Синең юклыкка ияләшә алмады. Алар быел инде БДИ бирергә әзерләнә. Никадәр көч салган идең бит син аларга. 9 сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханына әзерлек вакытында куйган көчеңне, ышанычыңны акладылар: республика күләмендә беренче нәтиҗә аларда иде. Ничек сөенгәнеңне үзеңнән дә яхшырак белүче булды микән?
- Фәридә апа болай дип аңлаткан иде, ә монысы - сүзлек эше, онытмагыз, - диде, хәтерлисезме? - дип класста балаларның фикер алышканнарын ишетеп йөрәк әрнеп, сыкрап куйса да, күңелне сөенеч биләп алды: димәк, укучыларың онытмыйлар! Әйе, мин ышанам: алар әле озак еллар Сине - Фәридә Фәһем кызын бик еш искә алып, йөрәк түрләрендә Син биргән белемне сакларлар.
Киләчәккә булган якты хыялларыңны улың Раил һәм кызың Ралина тормышка ашырыр. Ирең Шамилгә Ходай сабырлык бирсен инде.
Кызганыч, кеше үзе исән чакта нигә аның турында яхшы сүзләрне аз әйтәбез, кайчагында үпкәләтәбез, бары тик кеше үлгәч кенә мактыйбыз икән. Фәридә, Син моңа лаек идең бит, кичер безне барысы өчен дә!
...Күнелдә - бушлык, юксыну, сагыш. Без Сине юксынабыз, сагынабыз. Яшисе дә яшисе иде бит әле Сиңа.
Гөлназ ХУҖИНА,
Исәнбай мәктәбе укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев