“Снегоход“ операциясе: башта теркә, аннан йөр
Декабрь аенда Дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан игълан ителгән "Снегоход" кисәтү операциясе 2018 елда да дәвам итәчәк. Соңгы елларда райондашларыбыз арасында снегоходлар иярләүчеләр артканнан-арта бара. Әмма нинди генә техника булмасын, аны кулланучы куркынычсызлык чаралары турында һәрчак исендә тотарга тиеш. Беренчедән, бу төр техника үзйөрешле транспорт чаралары рәтенә кергәнлектән, аның белән...
Декабрь аенда Дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан игълан ителгән "Снегоход" кисәтү операциясе 2018 елда да дәвам итәчәк.
Соңгы елларда райондашларыбыз арасында снегоходлар иярләүчеләр артканнан-арта бара. Әмма нинди генә техника булмасын, аны кулланучы куркынычсызлык чаралары турында һәрчак исендә тотарга тиеш. Беренчедән, бу төр техника үзйөрешле транспорт чаралары рәтенә кергәнлектән, аның белән идарә итү өчен тракторчы-машинист таныклыгында "А1" категориясе булу мәҗбүри. Ул 16 яшьтән узганнарга бирелә. Башка төр таныклыклар әлеге техника белән идарә итү хокукы бирми.
Икенчедән, снегоход сатып алучы ун көн эчендә аны райондагы техник күзәтчелек идарәсендә теркәргә тиеш. Бу эш катлаулы түгел. Моның өчен үзең белән транспорт хокукын раслаучы документ, үзйөрешле машина паспорты, әгәр техника башка хуҗада теркәлгән булса, аны учеттан төшерү тамгасы сугылган теркәү таныклыгы, дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция алып килү сорала. Идарәгә килгәч гариза языла. Ә әлеге эш тәмамлангач, снегоход хуҗасына теркәү һәм техник тикшерү узу турында таныклыклар, шулай ук дәүләт теркәү билгесе бирелә.
Өченчедән, снегоходка да һәртөрле техникага кебек үк елга бер тапкыр техник карау уздырыла. Моның өчен аны дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенә алып килергә кирәкми, инспекторга мөрәҗәгать итү дә җитә.
Хөрмәтле райондашлар! ЮХИДИ, гадәттән тыш хәлләр, аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектә уздырыла торган рейдлар вакытында без еш кына снегоходларның тиешле срокта теркәлмәвен, аларга техник тикшерү үткәрелмәгән булуын, тиешле документлары булмавын ачыклыйбыз. Шуңа күрә мондый күңелсез хәлләргә юлыгасыгыз, штраф түлисегез килмәсә, алда санап үтелгән чараларны үзвакытында башкарсагыз иде. Безнең адрес: Әгерҗе, Гагарин урамы, 74 (авыл хуҗалыгы идарәсе бинасы). Телефон: 22043
Камил ГЫЙМАЗОВ,
ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев