Социаль яклау бүлегенә гаризаны интернет аша тапшырырга була
Социаль яклау органнарына дәүләт хезмәте күрсәтүгә кагылышлы гаризаны өйдән чыкмыйча электрон рәвештә генә тапшырырга була хәзер. Моның өчен ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) ярдәмгә килә. Аның аша: - бакчага түләү өчен төп һәм өстәмә компенсация, - балага айлык компенсация, - пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык акчалата түләү, -...
Социаль яклау органнарына дәүләт хезмәте күрсәтүгә кагылышлы гаризаны өйдән чыкмыйча электрон рәвештә генә тапшырырга була хәзер.
Моның өчен ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) ярдәмгә килә. Аның аша:
- бакчага түләү өчен төп һәм өстәмә компенсация,
- балага айлык компенсация,
- пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык акчалата түләү,
- күпбалалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә субсидия-ташлама,
- күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга юлда йөрү һәм дарулар алу өчен субсидия,
- инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидия-ташлама билгеләүгә кагылышлы гаризаларны язарга була.
Иң элек esia.gosuslugi.ru/registration адресы буенча һәм "Шәхси кабинетта" теркәлү узарга кирәк. Ә гариза бирү порталның "электрон хезмәтләр" бүлекчәсендә башкарыла. Гаризагыз буенча җавапны да "Шәхси кабинет" аша белә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев