Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Сукыр хәлен кем аңлар

26 яшендә авыр юл һәлакәтенә эләгеп дөм сукыр калган Рәис МОСТАФИН тумышы белән Әгерҗенеке түгел. Әмма аның әгерҗелеләргә әйтер сүзе бар. ЯЗМЫШ СЫНДЫРЫП СЫНЫЙ ...Моннан 61 ел элек Мәскәү өлкәсендәге бер шәһәрчектә туган егет армия хезмәтеннән соң КамАЗ төзелешенә китә. Анда берничә ел сынаучы булып эшләгәннән соң шәһәрара автобуска шофер...

26 яшендә авыр юл һәлакәтенә эләгеп дөм сукыр калган Рәис МОСТАФИН тумышы белән Әгерҗенеке түгел. Әмма аның әгерҗелеләргә әйтер сүзе бар.

ЯЗМЫШ СЫНДЫРЫП СЫНЫЙ

...Моннан 61 ел элек Мәскәү өлкәсендәге бер шәһәрчектә туган егет армия хезмәтеннән соң КамАЗ төзелешенә китә. Анда берничә ел сынаучы булып эшләгәннән соң шәһәрара автобуска шофер булып урнаша. Тик руль артында озак йөрергә туры килми аңа.

- Юл һәлакәтенә ничек юлыкканымны анык кына хәтерләмим. Умыртка баганасы, оча сөягенә нык кына зыян килү аның бик тә җитди булуы турында сөйли. Баш белән дә бәрелгәнмен һәм күрү нервларына бик нык зыян килгән. Менә шул көннән бирле берни күрмим, - дип сөйли Рәис әфәнде.

- Бу халәтемә озак кына күнегә алмадым. Ул чакта тулай торакта яши идем. Хастаханәдән чыккач, берара беркем белән дә аралашмадым, хәтта подъездга да чыгарга читенсенә идем, - дип дәвам итә.

Фәнис Яруллинның "Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса - аннан көчлерәк ян, шулчак аның кызуын сизмәссең. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән" дигән сүзләре аның да тормыш девизына әверелә һәм ул акрынлап сукыр килеш яшәргә өйрәнә башлый.

РУХИ ЯКТАН НЫГЫДЫМ

Иң беренче эш итеп Чаллыдагы сукырлар җәмгыятенә мөрәҗәгать итә һәм аның аша укыту-җитештерү предприятиесенә (УПП) урнаша. Озак еллар тарак һәм башка шундый көнкүреш әйберләре ясый ул. Анда үзе кебекләр белән аралашып, сукырлар өчен күп кенә җайланмалар барлыгын белә. Брайль системасы буенча укырга өйрәнә. Хәер, укырга өйрәнә дию генә дөрес булмас. Әлеге система ярдәмендә шул халәтендә өч югары уку йортын тәмамлый ул. Берсе - Көнчыгыш медицина буенча, икенчесе - дини гыйлем юнәлеше һәм тарих.

- Әлеге белгечлекләр буенча эшләү насыйп булмады. Чөнки сукырларны эшкә алырга беркем дә атлыгып тормый. Тик тормышта үзем өчен бик кирәк булды әлеге белемнәр, - ди Рәис әфәнде.

Моның өстенә, психологияне бик күп укый. "Анысы рухи яктан ныгырга ярдәм итте", ди.

Казанда "Ярдәм" мәчете ачылганнан соң анда барып намаз укырга өйрәнә. Хәзер биш вакыт намаз укый, Рамазан аенда ураза тота. Гадәти атналарда дүшәмбе, атнакич - аның өчен ураза көннәре. Брайль системасы буенча язылган Коръән китабын да кулына еш ала.

- Аны укыгач, күңелем тынычланып кала, - ди.

СЭРА - ИҢ ЫШАНЫЧЛЫ ЯРДӘМЧЕ

Әгерҗегә моннан ике ел элек күченгән ул.

- Чаллы шау-шуыннан арып, башта Лениногорск районындагы бер авылдан йорт сатып алдым. Моның сәбәбе - әтием Тәлгатьнең нәсел тамырлары әлеге төбәктән булу. Тик сукыр килеш авылда хуҗалык алып бару бик авыр. Бик күп эзләнә, белешә торгач, риэлторлар Әгерҗене тәкъдим иттеләр. Ике ел элек Заводская урамындагы бер йортка килеп урнаштым. Тик анда уңайлыклары булмаган йортта яшәү үзе бер газапка әверелде. Ометов урамыннан фатир сатып алганыма бер ай гына әле, - дип сөйли.

Гаилә хәленә килгәндә, җәмәгатен бер ел элек каты авыру мәңгелеккә алып киткән. 18 яшьлек улы Чаллыда яши. 85 яшенә килеп җиткән әнисе Багия дә шунда гомер кичерә. "Шушы яшендә дә әни бик тә көр күңелле, үз аякларында йөреп тора. Бу фатирыма да берничә тапкыр килеп китте инде", - ди улы.

Бүген аның иң ышанычлы ярдәмчеләре - кул таягы һәм махсус өйрәтелгән эте Сэра. Этне Мәскәү өлкәсеннән кайтарткан.

- Этемә бер-ике тапкыр юлны күрсәтү дә җитә. "Нур" мәчетенә дә, кибетләргә дә, банкка да Сэра белән йөрим. Әле бер тапкыр да сынатканы юк, - ди инде 60 яшь чиген узган Рәис абый

Сукырлар өчен тәгаенләнгән көнкүреш әйберләре дә бар аның. Әйтик, вакытны "әйтеп торучы" сәгате, "телле" үлчәве һәм кан басымын үлчәү приборы, ноутбугы, "сөйләшүче" телефоны һ.б.лар. "Әлеге телефон ярдәмендә хәтта кәгазь акчаның суммасын белә алам. Моның өчен махсус төймәгә басарга һәм акчаны якын китерергә генә кирәк", ди. Илдәге яңалыкларны радио аша белеп тора. Үзе кер юа, ашарга пешерә. "Ә өйдә ут кабызмыйм, миңа аның кирәге юк", дип тә өсти.

- Сукырлар өчен җайланмаларны уйлап табып кына торалар. Аларны үз акчаңа сатып алырга, моның өчен каядыр, әйтик, Казанга, Ижауга, Чаллыга махсус барырга кирәк, - дип дәвам итә.

Әгерҗедә сукырлар җәмгыяте бүлекчәсе булмавына эче поша инвалидның. Шулай да аның җанын иң әрнеткәне - кайбер әгерҗелеләрнең мөнәсәбәте.

КИБЕТЛӘРДӘ ДӘ АЛДЫЙЛАР

- "Сукыр булып кыланасың" диючеләр очрый. Кайчак исерекләр бәйләнә. Урамда берәр ярдәм сорасаң, ишетмәмешкә салышып үтеп китүчеләр дә бар. Кибеттә кайчак "сдача"ны дөрес бирмиләр, әйбер үлчәгәндә алдыйлар. Мондый күңелсез хәлләргә Әгерҗедә адым саен юлыгам. Заводская урамында яшәгәндә өйдән әйберләрне алып чыгып китүчеләр булды хәтта, - дип сөйләгәндә, башкалар өчен оят булып китә.

Әйе, "ачның хәлен тук белми" дип юкка гына әйтмиләр. Мондый хәлгә беребезгә дә калырга язмасын. Әмма язмышның каты сынавына дучар булып та сынмаган, мең каршылыкларны җиңеп яшәргә тырышкан мондый кешеләргә карата мәрхәмәтле, рәхимле булсак иде.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев