Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Тәбәрледән 33 яшендә биш малай белән тол калган Гөлнара Сибгатова язмышы

«Гомерлеккә ташлап киттең, нигә ялгыз иттең син мине..»

Рәфкать белән нибары 13 ел яшәп кала Гөлнара. Бердәнбер көнне йоклаган җиреннән ире уянмый. 36 яшьлек типсә тимер өзәрдәй ир хатынын, берсеннән-берсе кечкенә биш улын калдырып, мәңгелеккә китеп бара. 

–     Әнә шулай итеп, 33 яшемдә итәк тулы бала белән ялгыз калдым. Бу 2005 елның 25 сентябре иде, – ди Гөлнара ханым. 

МИН РУСЧА АҢЛАМЫЙМ

Гөлнараның әти-әнисе, яшьлекләрендә Пермь крае Юбилейный бистәсенә китеп, шахтада эшләгәннәр. Лаеклы ялга чыккач дуслары чакыруы буенча Көчек авылына  кайтып төпләнгәннәр. Ул вакытта төпчек кыз Гөлнара педагогия училищесында укый. Диплом алгач әнисе, гомер буе чит җирдә яшәмәссең дип, аны да үзләре янына чакыра. Гөлнара туганнары яши торган Тәбәрлегә кайта һәм мәктәпкә пионервожатый булып эшкә урнаша. 

–     Ул елларда авылда яшьләр күп, кичләрен егетләр мәктәпнең спорт залына волейбол уйнарга җыелалар иде. Менә шунда беренче көнне үк Рәфкать белән таныштык... һәм башка аерылышмадык, – ди Гөлнара. 

Рәфкатьнең үзенә булган игътибарын, яратуын күпме еллар узса да онытмый ул. 

–     Элек телефоннар юк иде бит. Рәфкатьнең 9 сыйныфта энесе укый иде. Ул аның аркылы миңа яратуын белдереп запискалар җибәрә, ә кичен мотоцикл белән алырга килә иде. Бик матур очрашып йөрдек, – ди Гөлнара. 

Бер елдан Сибгатовлар кызның кулын сорарга баралар. 

–     Шунда әтинең Рәфкатьтән: “Безнең Гөлнара иркә бит ул. Сыер да сава, ашарга да пешерә белми. Нәрсәсе өчен яратасың аны?“ – дип сораганы истә. Рәфкатькә шунда шаянлыгы, шуклыгы ярдәм иткәндер, ул аптырап калмады: “Чибәр булганы өчен яратам“, – диде, – ди Гөлнара. 

Беренче пешергәндә шәңгәнең бәрәңгесе катырак булса да, беренче кыздырганда бәрәңге көеп китсә дә, Рәфкать бер сүз әйтми, киресенчә, “мин шундыйны яратам“ дип хатынын үсендереп куя. Ире шулай дип торганда икенче юлы хатын сынатамы соң инде?! Әле Рәфкатенең еш кабатлап торган бер сүзе аңа татарча өйрәнергә дә ярдәм итә. 

–    Шәһәрдә үскәч, татарчаны ипи-тозлык кына белә идем. Рәфкать “мин русча аңламыйм“, дия торгач, тырыша-тырыша татарчаны да өйрәндем, – ди Гөлнара.  

Бәхетле ир белән хатын ун ел эчендә биш малайга гомер бүләк итәләр. 

–    Икенче улыбыз тугач, Рәфкатьнең “малайлар сиңа охшаганнар, өченчесе кыз булса, миңа охшарга тиеш“, дигән сүзләре еллар узса да колагымда яңгырап тора. Ходай кыз бирмәде безгә. Бер-бер артлы биш малай алып кайттык. Алар үсеп буй җиттеләр инде... Йөз-кыяфәтләре белән миңа охшасалар да, йөрешләре, холыклары – әтиләренеке. Улларының үсеп баһадир ир-егетләр булуын гына күрә алмады шул җаныкаем, – дип күз яшьләренә ирек бирә Гөлнара ханым.   

ЭХ, ӘТИ БУЛСА

Әтиләре вафат булганда Рифат – унике, Рәдиф – ун, Рафит – тугыз, Айнур – дүрт, Фәргать өч яшьтә генә булалар.  

–    Сентябрь ае... Колхозда эшнең кызу чоры... Механизаторлар көн-төн җир сөрүдә. Рәфкать тә төнге сменадан кайтты да мәктәптән соң колхоз малларын көтүче улларыбызга булышырга китте. Аннан арып кайтып йокларга ятты. Мин сыер саварга чыгып киттем. Керсәм, Рәфкать ничек яткан, шулай ята, кыймылдамаган да. Янына килеп эндәшеп карыйм, җавап бирми. Тын алуы да, йөрәк тибеше дә сизелми. Башымнан “үлгән“ дигән уй йөгереп узды. Шул мизгелдә аяк астымда җир убылдымыни... Олы малайны фельдшерга йөгерттем. Ул барып җитә алмас дип, артыннан үзем чыгып чаптым, – ди Гөлнара апа. 

Биш баласын кочаклап 33 яшендә тол кала ул.

–    Рәфкать үләсе елны әти-әнисе, бер-бер артлы авырып, дөнья куйдылар. Якыннарын югалту хәсрәте дә бетергәндер аны. Чөнки ул бөтенесен эченә җыйды. Әти-әнисе өчен иң яраткан кадерле ул да иде Рәфкатем. Каенана-каената вафат булганнан соң без төп йортка күчү мәшәкатьләре белән йөрдек. Әмма ирем исән чагында өлгерми калдык. Соңыннан гына балаларым белән бирегә күчендек, – ди Гөлнара апа, күз яшьләрен сөртеп.
Әлеге хәсрәттән соң бер ел томан эчендә йөри ул. Башында “малайларны ничек үстерермен дә, ничек кеше итәрмен“ дигән уй гына була. 

–    Шулай берсендә кечкенәләре белән балалар бакчасына барабыз. Фәргать: “Әти кире кайтмый бит инде. Безнең әти хәзер Рифат абый (олы малай) буламы?“ – дип сорый. Шунда Айнур: “Нишләп ул булсын, аның мыегы юк бит“, – дип җавап бирде. Кечкенәләр әтиләрен, әнә шулай, мыеклы дип исләрендә калдырганнар иде...

Ә зурраклары әтиләре вафатыннан соң укуга кереп китә алмадылар. Тыштан сиздермәсәләр дә, әтиләрен бик юксындылар алар. Ул вакытта мунча чарачасында көзге бар һәм ул мунчага яккач парлана иде. Шунда Рифат зур итеп “әти“ дип язып куйган иде, – ди Гөлнара апа. – Аларның бик еш әйткән “эх, әти булса, эх, әтине сагындык“, дигән сүзләре минем йөрәккә ук булып кадала иде. Ничек юатканмындыр мин аларны, сагынуларын ничек басарга тырышканмындыр, белмим... 

Әтиләре вафатыннан соң, малайлар кинәт олыгаеп киткәндәй булалар. Малларны карау, печән, утын әзерләү, кыскасы, ир-ат эше алар җилкәсенә төшә. Алай гына да түгел, зурраклары кухняда да әниләренең ярдәмчеләренә әйләнәләр. Өйне дә ялт итеп җыештырып куялар, савыт-саба да юалар. Җәй буе көтү көтеп үзләренә мәктәпкә кирәк-яраклар алырга акча да эшлиләр. 

–    Нәрсәгә генә тотынсак та, уйда гел әтиләре булды. Үземнең дә, эх, нигә ташлап киттең, нигә ялгыз иттең, дип үксеп елаган чакларым аз булмады, – ди Гөлнара.     

Ире вафатына нәкъ бер ел узгач биш малай әнисе Гөлнара Сибгатованы Әгерҗедә узган бәйрәм тантанасына чакыралар. Биредә ул “Ана даны“ медале белән бүләкләнә. 

–    Ул вакыттагы район җитәкчеләре кулымны кысып әлеге бүләкне тапшырганда күзләремә яшь тулды. Бер караганда, ул шатлык яшьләре дә булгандыр, әмма икенче яктан мин үземне канаты каерылган ялгыз кош кебек хис иттем, – ди Гөлнара апа. 

МИН СҮЗ ӘЙТКӘНДӘ ДӘ, УЛ МАЛАЙЛАРНЫ ЯКЛАДЫ

Бераз вакыттан Гөлнараны Илдус белән таныштыралар. Илдус бу вакытта өйләнеп аерылган ир була. “Сиңа ярдәм итәсем килә“, – дигән гади генә сүзләр белән Гөлнараны ошатуын да, олы йөрәкле булуын да белдерә ул. 

Менә инде 17 ел бергә алар. Илдус балалар өчен “үлеп“ яши. Аларны балта, агач эшләренә өйрәтә. Үзе белән бергә “шабашка“га йөртә. Беркайчан малайларга тавыш күтәрми. Гөлнара кырыс булганда, ачуланганда да аларны яклап чыга. Икәүләп биш малайны аякка бастыралар алар. 

Малайлар бер-бер артлы мәктәп, аннан төрле уку йортларын тәмамлаганнар. Дүрт малай армия сафларында хезмәт иткән. Көзен төпчекләре Фәргать тә солдат каешы буган. Ул Оренбургта хезмәт итә. Армиядән кайтканнары гаилә дә корганнар. Гөлнара ханым биш оныкның әбисе инде хәзер.

–    Шөкер, улларым йөзгә кызыллык китерә торган булмадылар. Иң зур сөенечем, иң зур юанычым, минем горурлыгым алар. Улларын әтиләре дә күрәдер һәм сөенәдер дип уйлыйм, – ди Гөлнара ханым. 

... Алар хәзер түземсезләнеп кар эреп бетүен көтәләр. Җир ачылгач барысы бергә җыелып зиратка – әтиләренең каберен чистартырга баралар. 

–    Зиратта агачлар күп булса да, эчкә кергәч ниндидер тынычлык хөкем сөргән кебек. Әнә шул тынлыкта без дә, уйларыбызга ирек биреп, каберне чистартабыз. Бу минутларда мин – иремне, балалар әтиләрен, бергә узган иң бәхетле чакларыбызны искә алабыз, – ди Гөлнара ханым янә күз яшьләренә ирек биреп...     


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев