Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

"Табиб “сезнең балада кан рагы” дип әйткәч, аяк астымда җир убылгандай тоелды.."

Бу атнада Бөтендөнья балалар онкологиясенә каршы көрәш көне билгеләп үтелде

Бу атнада Бөтендөнья балалар онкологиясенә каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Кызганычка каршы, әлеге авыру иң газиз кешеләр – балаларны да аямый. Әмма өметсезлеккә бирелергә ашыкмагыз. Түбәндәге язмада нәкъ шундый язмыш тасвирлана.

Язманы баланың әнисе сөйләгәннәргә нигезләнеп тәкъдим итәбез.

СЕЗНЕҢ БАЛАДА – РАК

– Кызыбызны без бик көтеп алдык. Беренчедән, ул – икебезнең дә икенче гаиләдәге бердәнбер уртак балабыз, ә минем өчен улларымнан соң Ходай насыйп иткән кыз иде. Дүрт яшенә кадәр сау-сәламәт бала булды, яшьтәшләре кебек үк балалар бакчасына йөрде. Алай гына да түгел, мин аның ул елларда ныклап авырган чакларын гомумән хәтерләмим.

...Яңа ел бәйрәменнән соң балабыз ничектер сүлпәнләнде, активлыгы кимеде. Гел утырып тора башлады. Бераздан аякларында күгәргән урыннар барлыкка килде, температурасы күтәрелде, йөзе агарды. Аптырап, хастаханәгә алып киттек. Безне йогышлы авырулар бүлегенә салдылар. Анализлар тапшырдык. Икенче көнне табиб, палатага кереп, “сезнең балада кан рагы” дип әйткәч, аяк астымда җир убылгандай тоелды.

ДИВАРЛАР ДА БУЛЫША, ДИЛӘР

Ирем белән төне буе: “Нишлик, балабызны кая алып барыйк? Кая алып барсак, яхшырак булыр икән”, – дип уйланып чыктык. Табиблар исә: “Кая гына алып барсагыз да, аны дәвалау схемасы да, дарулар да бер үк. Дөрес, башка җирдә, бәлки, хастаханәдәге шартлар яхшырак булыр. Әмма без сезгә үзебездә калырга киңәш итәр идек”, – диделәр. “Үз өеңдә диварлар да булыша” дигәнне истә тотып, үзебезнең шәһәр хастаханәсендә калырга булдык. Безне республика хастаханәсенең гематология бүлегенә күчерделәр.

КЫЧКЫРЫП ЕЛЫЙСЫМ КИЛДЕ

Дәвалау курсын башладылар. Ике атнадан соң анализ алдылар һәм ирем белән энем аны үзләре Екатеринбургка алып киттеләр. Аның нәтиҗәсен көткәннәребез... Әйтерсең, көннәр түгел, еллар узды. Әмма нәтиҗә безне сөендермәде. “Баш миен күчереп утыртырга кирәк булачак”, диделәр. Дәвалау курсы дәвам итте. Ике атнадан соң тагын анализларны Екатеринбургка илтергә туры килде. Анысында “дәвалауның нәтиҗәсе бар” дигәннәрен ишеткәч, кычкырып елыйсым килде. Әмма ярамый иде. Чөнки янәшәмдә йөрәк парәм – кызым.

ТҮЗЕМЛЕГЕНӘ ХӘЗЕР ДӘ ШАККАТАМ

Без ике ел буе хастаханәдә яттык. Чыгып та тормадык дияргә була. Химия ясаганда берәр органына зыян килә башласа, аны шунда ук туктатып, әлеге органын дәвалауга күчәләр иде. Аннан – кабат химия... Чәче коела башлагач: “Әйдә, кызым, алыйк, яңа матур чәч үсәр”, – дидем, ризалашты. Бу хакта сөйләгәндә, шунысын да әйтим әле: әлеге бүлектә дәваланучы балалары белән беррәттән күп очракта әниләре йә әбиләре үз чәчләрен дә алдыралар иде. Моны балага читен булмасын дип шулай эшләгәннәр, күрәсең...
Кызыбызның берничә тапкыр канын алыштырдылар. Бик авырттыра торган уколлар салганда да аның бер генә тапкыр да ыңгырашканы булмады. Табибларның бөтен сүзен тыңлады. Аның түземлегенә, акыллылыгына хәзер дә шаккатам.

БАРЫСЫ ДА ЯХШЫ БУЛАЧАК

Ике елдан соң без, табиблар теле белән әйткәндә, “рецидивтан чыгып, ремиссиягә” кердек. Безнеңчә әйтсәк, авыру билгеләре юкка чыкты. Әмма нәтиҗәсе калды. Бик озак вакытлар кызыбызның йөрәген, аякларын дәваларга йөрдек. Бөерендә дә тайпылышлар бар иде. Неврология юнәлешендә дә курслар уздык. Әле хәзер дә тернәкләнү үзәгенә йөрибез. Бик күп витаминнар эчәбез, иммунитетны ныгыту чаралары кулланабыз. Һәрвакыт табиб күзәтүе узып, анализлар тапшырып торабыз.

ӨМЕТ ЯШӘТӘ

Хастаханәдә ятканда күз алдымда балаларның үлүе, әниләрнең өзгәләнүе исемә төшсә, әле хәзер дә өстемнән кайнар су коелгандай тоела. Нәселебездә онкология белән авыручыларның булуын, абыемның шул яман чирдән дөнья куюын уйлыйм да йөрәгем кысыла. Ул чакта ниләр кичергәнебезне бер үзебез генә беләбез. Төннәр буе керфек тә какмыйча, “Балабызга гомер бир”, дип, Ходайга ялварып чыга идем. Хастаханәдән чыккач, намазга бастым. Ирем белән икебез дә ураза тотабыз. Намаз укыган саен минем ялваруларымны ишеткән Ходаема рәхмәт укыйм. Кызыбызга унике яшь инде. Ул гадәти мәктәптә укый. Авырып, укуын калдырганы юк. Билгеләре дә яхшы. Яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмый. Ягъни алар кебек үк актив һәм хәрәкәтчән. 

Табиблар: “Иң авыр мизгелләр артта калды инде. Алга таба барысы да яхшы булачак”, – диләр. Без ышанабыз. Шушы ышану һәм өмет яшәтә дә инде безне.

Фото: pixabay.com 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев