Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Тәрбиягә алынган балалар Кырындыда Сабан туенда күңел ачты

Җиргә яшел келәм тукып, салават күпере төсләреннән чәчәкләр чиккәннәрмени - әнә шундый хозурлыкта каршыладылар тәрбиягә һәм опекага алган балаларны кырындылылар. Биредә алар өчен традициягә әйләнгән, ел буе көтеп алынган күңелле Сабантуй бәйрәме булды. КҮҢЕЛ АЧТЫК БЕРГӘЛӘП Берзаман язмышларына кара төс уралырга маташкан нарасыйларны күпләп җылы кочагына сыйдырган авыллар республикабызда да...

Җиргә яшел келәм тукып, салават күпере төсләреннән чәчәкләр чиккәннәрмени - әнә шундый хозурлыкта каршыладылар тәрбиягә һәм опекага алган балаларны кырындылылар. Биредә алар өчен традициягә әйләнгән, ел буе көтеп алынган күңелле Сабантуй бәйрәме булды.

КҮҢЕЛ АЧТЫК БЕРГӘЛӘП

Берзаман язмышларына кара төс уралырга маташкан нарасыйларны күпләп җылы кочагына сыйдырган авыллар республикабызда да өчәү генә: берсе - Тукай, икенчесе Норлат районында, өченчесе - Кырынды. Биредә әле районыбыз авылларының опекага һәм тәрбиягә алган гаиләләрен берләштергән "Өмет чаткылары" клубы җитәкчесе Ләйсән Рамазанова яши. Күңеле нурдан, изге нияттән һәм гаделлектән торган бөтерчек кебек хәрәкәтчән, энергиясе ташып торган бу ханымда - шундый алты бала. Алар һәм башка яшьтәшләре, аларның әти-әниләре катнашында узучы бәйрәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинованың сәламләве белән башланып китте.

- Бүгенге чара тормышыгызга тагын да күбрәк яктылык һәм яхшылык алып килсен, - дип изге теләкләрен җиткерде Римма Ринатовна.

Аннары күңелле ярышлар һәм уеннар башланды. Чүлмәк ваттылар, яшь футболчылар капкага туп керттеләр. Капчык киеп тә йөгерделәр, йомырка салынган кашыкны авызга кабып та ярыштылар балалар. Балаларына карап кына тормадылар, ярышларга үзләре дә кушылды әти-әниләр һәм әби-бабайлар.

- Оныкларыбыз Луиза һәм Илнар бу Сабантуйны ел саен көтеп алалар. Әнә, ничек сөенәләр сабыйларыбыз, - дип куанычларын уртаклашты Әгерҗе шәһәреннән килгән Саимә һәм Мәхмүт Кошкиннар.

- Минем оныгым Анфиса да "кайчан барабыз инде" дип сорап кына торды. Бик матур оештырганнар. Алып баручылар Эльвира Коробейникова һәм Елена Гельмянова бик осталар. Балалар бик актив, аларга да күңелле, безгә дә, - дип шатлануын белдерде Тирсәдән килгән Замир Шакиров.

"Дуслар" уены бигрәк тә күңелле булды. Музыка туктауга йә икешәрләп, йә өчәрләп, йә бишәрләп төркемнәргә оешты балалар.

- Алар гел бергә. Мин үзем җиде балабыз белән килдем. Бүгенге бәйрәмдә уеннарда катнашучылар да, җиңүчеләр дә бүләкләр алды. Алар өчен әти-әниләр, әби-бабайлар исеменнән район башлыгы Валерий Макаровка рәхмәтләребезне җиткерегез. Балалар хокукын яклау буенча белгеч Айсылу Баһаветдинова һәм опека секторы белгече Тамара Старикова да бәйрәмне уздырырга бик булыштылар. Мондый игътибар күңелебезне бик күтәрә, - диде Шаршады авылыннан Илгизә Хәсәнова.

ҖЫРЛЫЙБЫЗ ДА, БИИБЕЗ ДӘ

Сабантуй, әлбәттә, җыр-биюләрсез булмый. Сабантуйның иң матур бизәге - Кырынды Мәдәният йорты каршында эшләүче Эльвира Коробейникова җитәкчелегендәге "Балачак" ансамбле биюләре булды. Анда шөгыльләнүче кызлар һәм малайлар татар биюләрен дә, заманча биюләрне дә бик оста итеп башкардылар.

- Мәдәният йортында үтүче бөтен чараларда да катнашалар бу нәни артистларыбыз. Гомумән, бездә аларга аерып карау юк. Китапханә каршында оештырылган курчак театры артистлары да әле кайберләре, - дип мактады аларны китапханәче Фәридә Артемьева.

Ансамбль биючеләренең күз явын алырдай костюмнарына Сабантуйга килгән һәркем сокланды. Бу костюмнар да кайчандыр бәхет канатлары "көйгән" утыз балага гаилә җылысы биргән кырындылыларга бүләк икән.

Кечкенә Карина Коробейникова җырын рәхим-шәфкать орлыкларын мулдан чәчүче әниләргә багышлады. Чыннан да, дөньяга юмарт яктылык сибүче, рух күтәренкелеге бирүче әниләр күп районыбызда.

Салмак кына йөзгән күпертмә болыт, берничә тапкыр яварга ниятләп карады да бәйрәмдәгеләрнең матур костюмнарын чылатырга теләмичә, эстафетасын талгын җилгә, якты кояш нурларына калдырып бәйрәмгә күтәренке кәеф өстәде.

ЯРДӘМЧЕЛ, УҢГАН, ОСТА АВЫЛДАШЛАР

Авыл кешесенә миһербанлылык, мәрхәмәтлелек, һәрдаим бер-берсенә булышырга әзер тору кебек уңай сыйфатларны да күп күрдек бу бәйрәмдә. Авылдан читтә, табигать кочагында үтүче бәйрәм урынына ут китерүче электрик Минсәет Салиховка бик рәхмәтле оештыручылар. Зур казан асып тәмле хашлама пешергән, чәй кайнаткан Хәмит Аллабиргәнов, Рәис Яхин, Алсинә Алиуллинага да күп рәхмәт яудырдылар. Ә аш-су да әзерләшкән, калган бик күп вак-төяк оештыру эшләрен дә җиренә җиткереп башкарган, күп балалар тәрбияләүче җитез, уңган, игелекле Лариса Исхакова, Елена Гельмянова, Ләйсән Рамазановага да килүчеләр бик зур рәхмәтләрен һәм чиксез хөрмәтләрен белдерделәр.

ҖЫЛЫ ДИҢГЕЗ ДУЛКЫННАРЫ КЕБЕК

- Мин алты ел элек әти-әниле булдым. Гаиләң булгач бик рәхәт. Без - Шаршадыда хәзер 27. Сабантуйга ел саен киләбез. Бик ошый, - диде Ольга Найденова.

Язмамны күп бала тәрбияләүче әгерҗеле Алсу Шагалиева сүзләре белән тәмамлыйм: "Бу чара дәрткә дәрман өстәде. Бик озакка җитәрлек күңел сафлыгы, яшәү көче алдык. Бу кунакчыл кырындылыларның җылы мөнәсәбәте, кунакчыллыгы диңгезнең җылы дулкыннары кебек күңелне иркәләп тора. Кеше бәхетендә иң төп рольне җылы мөнәсәбәтләр алып тора икән... Мин бүген тагын бер кат балаларыбызның бүгенге бәхетен күреп, шундый нәтиҗә ясадым".

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Автор фотолары.

Белешмә:

Районда 83 тәрбиягә бала алган гаилә, ә опекага бала алган 92 гаилә бар. Аларда 305 бала тәрбияләнә. Безнең районнан бер бала да районнан читкә җибәрелми, барысы да гаиләләргә урнаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев