Урманнан чыршы алып кайтучыларны штраф көтә
Яңа елга аяк басарга санаулы гына көннәр калып бара. Күпләр өй түренә кибеттән сатып алынган чыршыларны куеп, аларны күз явын алырлык матур уенчыклар, җем-җем килгән утлар белән бизәсәләр дә, кайберәүләр хуш ис аңкытып торучы урман чибәркәйләренә өстенлек бирә. Әмма урманчылар райондашларны чыршы алып кайтырга дип урманга юл алу тыела дип...
Яңа елга аяк басарга санаулы гына көннәр калып бара. Күпләр өй түренә кибеттән сатып алынган чыршыларны куеп, аларны күз явын алырлык матур уенчыклар, җем-җем килгән утлар белән бизәсәләр дә, кайберәүләр хуш ис аңкытып торучы урман чибәркәйләренә өстенлек бирә. Әмма урманчылар райондашларны чыршы алып кайтырга дип урманга юл алу тыела дип кисәтә.
Яңа ел чибәркәйләре өй түрендә балкып утырганчы, урманчыларга күпме хезмәт куярга туры килгәнлеген кемдер белмидер әле. Аларны махсус плантацияләрдә 8-10 ел үстерәләр. Билгеле бер биеклеккә җиткәч кенә чыршыларны кисәләр һәм базарларга озаталар. Ә һәркем үзе теләгән урыннан яшел чибәркәйне кисә башласа, ни буласын күз алдына китерегез әле. Юл читләреннән, елга буйларыннан, авыллар яныннан иң купшы чыршылар юкка чыгачак дигән сүз бит бу. Алар урынына яңа үсентеләр утырткан очракта да бу чыршылар үсеп җиткәнче дистәләгән ел вакыт кирәк.
Яңа ел алдыннан яшь ылыслы агачларны саклау буенча махсус чаралар планы эшләнде. Урманчылар, полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдларга чыгып, ылыслы агачларны кисүчеләрне "кармакка" эләктерәчәкләр. Юлларда чыршы алып кайтучыларны тикшерү дә каралган.
Законсыз чыршы кисүчеләргә штраф та түләргә туры киләчәк:
физик затларга - 3000-4000 сум;
юридик затларга - 200-400 мең сум.
Моннан тыш, ылыслы агач кисүче 3000 сум зыянны да капларга тиеш.
БЕЛЕШМӘ:
20 декабрьдән Нариманов урамы, 4нче йортта урнашкан Әгерҗе урманчылыгыннан Яңа ел чыршылары сатып алырга мөмкин булачак. Белешмәләр өчен телефоннар: 22744, 22842.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев