Яңа ел бәйрәме хәвеф-хәтәрсез узсын
Татарстанда 10 январьга кадәр янгынга каршы көрәш көннәре дәвам итә. Шул уңайдан һәр учреждениедә һәм авыл җирлекләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү аеруча җитди контрольгә алынды. Районда бу эш күптән башланды инде. Мәсәлән, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, янгын сүндерүчеләр, газ хезмәте, энергетиклар белән берлектә Әгерҗедә куркыныч шартларда көн...
Татарстанда 10 январьга кадәр янгынга каршы көрәш көннәре дәвам итә. Шул уңайдан һәр учреждениедә һәм авыл җирлекләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү аеруча җитди контрольгә алынды.
Районда бу эш күптән башланды инде. Мәсәлән, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, янгын сүндерүчеләр, газ хезмәте, энергетиклар белән берлектә Әгерҗедә куркыныч шартларда көн күрүче 18 һәм күпбалалы 220 гаиләдә булып, өстәмә чаралар күрделәр. Бу гаиләләрдә яшәүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктажлар уздырылды.
Күзәтү эшчәнлеге хезмәткәрләре Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре узачак урыннарны да исәпкә алганнар. Әлеге объектларда хәзер профилактик тикшерүләр алып барыла.
- Янгынга каршы көрәш көннәрендә без полиция хезмәткәрләре белән пиротехника сату белән шөгыльләнүче нокталарны да тикшерәбез, - ди дознаватель Ренат Закиров. - Еш кына законлы төстә сатучы сәүдә объектларында да кагыйдә бозулар очрый. Мәсәлән, ут сүндергечләр куелмый, эвакуация юллары ябык була, пиротехника металл шкафларда саклана һәм башкалар. Рейдлар вакытында без пиротехник әйберләрне тиеш булмаган урыннарда шартлатучыларны да "эләктерәбез".
Нәкъ менә салют аттыру, "бомбочка"лар шартлатуның күңелсез хәлләргә китерүен бер генә минутка да истән чыгармасагыз иде. Кызганычка каршы, балалар да, өлкәннәр дә еш кына мондый фаҗигаләрнең корбаны була. Кагыйдәләрне дөрес үтәмәү нәтиҗәсендә бармаксыз, күзсез калучылар, битләрен пешерүчеләр турында да ишетеп беләбез.
Район башкарма комитеты карары нигезендә пиротехник әйберләрне сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метрдан да, йорт, авыл хуҗалыгы объектлары, автомобиль юлларыннан 50 метрдан да якын урында шартлатырга ярамый. Әгерҗедә андый урын итеп ипподром һәм шәһәрнең көнчыгыш өлешендәге Т.Гыйззәт урамы артындагы бушлык билгеләнде.
Ходай "сакланганны гына саклармын" дигән. Әйдәгез, гади генә кагыйдәләрне бергә искә төшереп үтик әле:
- чыршыны пластмасс уенчыклар белән бизәмәгез;
- чыршы астына мамык куймагыз;
- бина эчендә бенгаль утлары, "хлопушка"лар, шәмнәр кулланмагыз;
- пиротехниканы төзекләндерү һәм икенче кат куллану катгый тыелганын истән чыгармагыз.
Бу кагыйдәләрне төгәл үтәү иминлегегезне сакларга ярдәм итәр.
Екатерина САМСОНОВА.
Белешмә:
15 декабрьдән 10 январьга кадәр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме бермә-бер арта. Бу көннәрдә гражданнарга - 2-4 мең, вазифаи затларга - 15-30 мең, юридик затларга 400-500 мең сум штраф каралган.
Врезка
ИСТӘ ТОТ
Пиротехника сатып алганда сертификаты булуны тикшерегез.
Пиротехникага зыян килгән булса, кулланмагыз.
Көчле җил вакытында аны куллану катгый тыелганын истә тотыгыз.
Петарданы аяк астына ташламагыз.
Пиротехниканы кулланганда аның өстенә иелмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев