Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Ялган аракы сатучыны фаш иткән дүрт райондышыбыз премия белән бүләкләнде

Кичке сәгать 10нан иртәнге 10га кадәр хәмер, составында спирт булган сыекча (фанфурик), гомумән, законсыз рәвештә алкогольле эчемлекләр сату белән бәйле гамәлләр турында ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең "Халык контроле"нә хәбәр итсәгез, мәгълүмат дөреслеккә туры килгән очракта 1-3 мең сум күләмендә премия түләнәчәк. Дәлил сыйфатында фотоматериаллар да кабул ителә. Узган ел...

Кичке сәгать 10нан иртәнге 10га кадәр хәмер, составында спирт булган сыекча (фанфурик), гомумән, законсыз рәвештә алкогольле эчемлекләр сату белән бәйле гамәлләр турында ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең "Халык контроле"нә хәбәр итсәгез, мәгълүмат дөреслеккә туры килгән очракта 1-3 мең сум күләмендә премия түләнәчәк. Дәлил сыйфатында фотоматериаллар да кабул ителә. Узган ел безнең районнан шундый дүрт хәбәр юллаучы премия алды. Быел да бер хәбәр юллау очрагы булган.

Алкогольле эчемлекләрне законсыз сату турында Дәүләт алкоголь инспекциясенең 8(843)2789279, 8(8552)717303 "кайнар линия" телефоннарына да шалтырата аласыз. 23870 телефоны буенча район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә дә хәбәр итәргә була.

Ялган аракы сатучыларга каршы бергәләп көрәшкәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев