Яшелчәгә суперфосфат кирәк
Әгерҗедә яшәүче бакчачы Халидә апа ГОБӘЕВА кәбестә үстерү серләре белән уртаклаша. - Кәбестәне ачык грунтка утыртканда чокыр казыгач бер шырпы кабы тирәсе суперфосфат ашламасы сибеп балчык белән болгатам һәм өстенә су сибәм. Суперфосфат шунда акрынлап эри. Ә корткычларга каршы салкын су белән көрәшәм. Кәбестә башлана башлагач кояш чыкканчы яки баегач...
Әгерҗедә яшәүче бакчачы Халидә апа ГОБӘЕВА кәбестә үстерү серләре белән уртаклаша.
- Кәбестәне ачык грунтка утыртканда чокыр казыгач бер шырпы кабы тирәсе суперфосфат ашламасы сибеп балчык белән болгатам һәм өстенә су сибәм. Суперфосфат шунда акрынлап эри. Ә корткычларга каршы салкын су белән көрәшәм. Кәбестә башлана башлагач кояш чыкканчы яки баегач өстенә сап-салкын су сибәм.
Суперфосфатны помидорны ачык грунтка утыртканда да кулланам. Шулай ук аны балчык белән катнаштырып сибәм. Бу уңышны арттырырга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев